Яңа «Мин кайтырмын сезгә яңадан...»

(Фәнис Яруллин иҗаты һәм тормышыннан берничә сәхифә)

Мин аның Татарстан китап нәшриятында быел дөнья күргән «Җан авазы» дигән шигырьләр китабын укыдым, һава җитмәде миңа. Үткәнем бушанды, киләчәгем тыгызланды. Бүлмәмдәге һәр нәрсә, телгә килеп, миннән мөстәкыйльлек һәм шигърият таләп итте. Ә монда мәхәббәте янып чыккан публицистика — барысы да хәрәкәттә һәм һөҗүмдә, шигырьчелек һәм байронистикага урын калмаган, һәм көтмәгәндә мон­дый публицистик шигърият — югары ялкыннан яралган лирикадыр ул, дигән фикергә киләсең.

Соңгы укол бүген, соңгы укол!

Тәнем буйлап шуыша корыч энә.

Әйтерсең лә, салкын тәнле елан

Якынлашып килә йөрәгемә...

Әгәр җирдә мин гаепле булсам,

Гаепледер тууым белән генә...

Янып беткән гомер учагымның

Карап торам соңгы көлләренә...

Соңгы укол бүген, соңгы укол!..

Менә утыз алты ел инде — көн саен «соңгы укол». Бу уколны ка­бул итү бәлки урланган малга декларация тутыруга караганда күпкә «җиңелрәктер», чөнки, шагыйрь раславынча, «терелә шәфкать, чигенә зәхмәт — менә галәмәт. Сафлана җаннар, яңара таңнар - - менә — галәмәт». Урланган мал өчен кем милләт алдында хисап тотсын? Утыз алты ел урын өстендә яткан һәм көн саен «соңгы укол» алган шагыйрьнең милләт алдында намусы таз?, йөзе якты. Кош кебек очышта яраланган Шагыйрь милләте алдында декларация тутыра: анда 23 китап, шуларның Унбере шигырь, унысы — чәчмә әсәрләр, берсе — әкият, берсе — сәхнәәсәрләре китабы. Җаны белән күзлеләрдән күбрәк күргән, аяклылардан күбрәк йөргән, куллылардан күбрәк эшләгән һәм бер вакытта да шәхсән Кайгысын гомум ил, гомум милләт кайгысыннан югары куймаган, киресенчә, үз аһ-зарын эчкә йотып, безгә:

Әй дусларым, әгәр китеп барсам

Кинәт кенә сезнең арадан,

Моңаймагыз, бер легенда булып

Мин кайтырмын сезгә яңадан...

Һәркем аны кешегә сөйләгәндә

Тагы да бераз бизәп җибәрер.

Ул аяклы һәм канатлы булыр —

Шулай тоела миңа нигәдер, —

дип яшь аша шаян елмаючы шәхеснең татар милләте улы булуы бездә, «түбәнлек анатомиясен» кичергән замандашларда, Сибгат Хәким әйт­мешли, бер горурлык хисе уятырга тиеш. Мөстәкыйльлегебез кебек, бу горурлык хисе дә дефицит рәтендә. Милли горурлык җитмәү, сәяси көрәш җырлары урынына бары тик «таллар һәм миләшләр»не җырлау, нәтиҗәдә милләтнең миен кыеп алу татарның фаҗигасе түгелмени?

Нәсел алмагачындагы алмаларыбыз череде. Черемәгәннәрен импе­рия корты ашый: без, «мөстәкыйльләр» һәм «киң күңеллеләр», кичә әфган җирендә, бүген исә таҗик, молдаван, грузин җирендә «Рәсәй чиген» сак­лап һәм дөньяга аның никадәр «тынычлык сөйгән держава» икәнлеген раслап, улларыбызның гомерләрен өзәбез...

Ачтырмадылар табутны,

Саклап торды ике солдат.

Йөрде алар итек белән

Гүя йөрәкләрне таптап...

Кем мылтык бирде ул кулларыңа?

Төзәдең аны кем улларына?

Әй балам, балам — күзем карасы.

Күзем карасы — күңелем ярасы...

Казыла кабер. Ачыла табут.

Булмый хәтта моны сөйләп:

Фонарь уты сибелә эчкә

Һәм — ярыла шунда йөрәк.

Ата һәм ул — ике корбан,

Күз яшедәй ачы язмыш.

Кабына — сүнә «эһ» дигәнче,

Кеше гомере тик бер балкыш...

Соңгы елларда гына да «миротворческий», ягъни «аккоштай ак бурыч»лар өчен башын салган йөзләрчә егетләребезнең каберләренә күрсәтми күмелгән табутларын ачып, милләтебез кайчан «фонарь уты» белән яктыртыр икән? Юк, булмас ул. Татар рухы, шагыйрь әйтмешли, «Зәйнәп әби — түзем карчык». Татар рухы —- коллык рухы. Биш гасырда тупланып өлгергән коллык хисен җаннан сыргавыл белән куып чыгару өчен безгә, күрәсең, сыйфат яңартырга — бәрәңгечел рухтан корыч пат­риотка һәм Фәнис шикелле шагыйрәнә публицистика, ягъни җан белән шагыйрь, тән белән көрәшчегә әйләнергә кирәктер.

Мин Фәниснең көрәшчел рухын көн дә сагынам. Әгәр мөмкин булса, бу РУХНЫ һәр милләттәшемә әлегә түләнми килгән хезмәт хакы һәм «фе­дераль» бюджетка китә торган мәгънәсез акча исәбенә таратып биргән булыр идем. Аһ, ачыдан да ачы бу рухның хәлвәсе. Әмма ул кирәк, чөнки ул тормышыбызның тозы. Аны эзләп, мин шагыйрь яшәгән фатирга киләм. Аның белән бергә яшим. Иртән уяну белән, аның тормыш иркәсе Нурсөясе кечкенә комган белән җылы су алып килә, юындыра. Тешләрен Фәнис үзе тазарта. Электр кырынгычы белән үзе кырына. Сәгать сигездә алар кәһва эчә. Фәнискә дәрт кереп китә. Аннан эшкә керешә. Бар язга­нын карасы ике башында да булган ручка белән яза. Ике куллап, төшкә кадәр ике, төштән соң ике сәгать яза. Арый. Язылганны Нурсөя машинка­да бастыра башлый. Көндезге өчтә Фәнис көндәлек газета-журналларны актара башлый. Телефоннан шалтырата. Тавышы аның көр егетләрчә. Еш кына Илдар Юзеев, Гомәр ага Бәширов аңа үзләре шалтыраталар. Башкалар әллә ни борчымый. Хәер, бөтенләй борчымый бүтәнне бор­чу өчен үзенә борчылырга кирәк бит. Сызлана Фәнис. Әмма сиздерми. Урында озак ятудан тәне төрле урыннан тишелә. Нурсөя аның яраларын көн саен диярлек яңадан бәйли, эчке киемен алыштыра. Атнага ике көн — ванна көннәре. Мондый чакларда кешеләр кабул ителми... Әмма иҗат бара. Ул, мәңгелек ут кебек, туктау белми яна.

Мин Фәниснең егетләргә хас көр, тыгыз тавышын тыңлыйм:

— Әти 1942 елда фронтта һәлак булган. Алты бала дүрт кыз, ике ир бала калганбыз. Мин гаиләдә бишенче бала. Әтинең ничек һәлак булуын аның белән бергә сугышкан авылдашыбыз Мияссәр абзый Хәмзин күргән. Каты яраланганнан соң, кар өстендә туңып үлгән ул Мәскәү тирәсендә. Әни исән — 86 яшендә. Авылда, без алып биргән өйдә берүзе яши.

— Минем саулыгымны турникта ясала торган «кояш» дигән күнекмә алып китте. Үсмер чакта мин бик тә турникта уйнарга ярата идем. Ихата­да турник биш җирдә куелган, хәтта бәрәңге бакчасында да бар. Армиядә мин Себердә — Канск шәһәрендә хезмәт иттем, һава укчылары мәктәбендә сержантлыкка укыганда, турникта күнекмәләр ясыйм. «Кояш»ны ясаган­да кулларым ычкынып китеп, бездән ун метрларда утырган офицерлар янына очып төшкәнмен. Аңымны югалтканмын. Госпитальгә озаткан чы ике тәүлек вакыт үткән. Ике-өч көннән аякка басармын дигән кеше — мин озак вакытлар госпиталь һәм шифаханәләрдә аунаганнан соң, аңладым: гомерлеккә гарипмен. Шул көннәрдә гүя кояшның үзеннән миңа шигырьләр төшә башлады. Үз кулларым йөреми, телдән күчереп алырга алты кешелек палатада татар табылмый. Табылса, яза белми. Яза белсә, шигырь дигән сихри юлларны өсте-өстенә яза... Авылга кайтардылар. Беренче шигырьләрем район газетасында алтмышынчы еллар башында басыла башлады. Беренче тапкыр миңа шагыйрь Марс Шабаев игътибар итте. 1962 елның февраль урталарында аның «Татарстан яшьләре»ндә мәкаләсе чыкты. Рәхмәт инде аңа. Шуннан авылга аксакалларыбыз Гомәр Бәширов, Сибгат Хәким, Абдулла Гомәров килеп чыкты. Мине Казанга күчерү, бер бүлмәле фатир бирү турында сүз башланды...

Мин Фәнискә карыйм да, йөрәгем актарыла. Балачакның бозлы тәрәзәсе аша бик һәйбәт күренә: хәрби фуражка, галифе кигән налог агентлары сыерны җитәкләп капкадан чыгып баралар. «Коткарыгыз!» — дип ялвара солдат хатыны. Өйдә анадан тума дип әйтергә мөмкин алты бала. Бишенчесе менә әле минем күз алдымда шикәрдәй ак урын өстендә ята. Коңгырт күзләр. Кап-кара чәч. Өстендә ап-ак күлмәк. Шундый ук ап-ак мендәре астында тарак, дарулар, кайчы. Шунда ук телефон. Радио. Газета-журналлар. Кирәк чакта тотынып борылып яту өчен түшәмнән төшерелгән элмәк.

Түзмим, барып ябышам бауга,

Тешләшәм һәм тарткалашам.

Бауның башы сыртка төшә,

Ә мин ярсыйм, ә мин шашам.

Эттән болай бөтереләм,

Эләктерәм сыйракларын:

Тегәләрнең йөзләренә

Чәпим сыер «коймак»ларын...

Аңламыйча тордым берни,

Башым бик нык чатный иде.

Күзем ачсам, әни ярсып,

Шул орденны таптый иде:

«Ил өчен дип бирдең җаның —

 Менә сиңа, менә сиңа!

Җан урнына кайтты даның —

Менә сиңа, менә сиңа!

Җан сатканнар майда йөзә —

Менә сиңа, менә сиңа!

Көчсезләрне бар да изә —

Менә сиңа, менә сиңа!»

 

Нәрсә ул Мәҗит абзый Гафуриның «Фәкыйрьлек белән үткән те­реклеге?!»

Дөнья әдәбиятында мондый тетрәткеч юллар сирәк, Аларны безгә галифе киеп, «совет властен» бүләк иткән кешеләр алып килде.

Нурсөя сөйли:

  Алтмышынчы елларның башы. Мин Яңа Бистәнең мехкомбинат кичке мәктәбендә укыйм. Ниндидер «гарип» шагыйрьнең өенә ба­рып укыту кирәклеге турында сөйли башладылар. Укытучыга ияреп без, кызлар да, киттек. Аннан без аның янына үзебез генә йөри башладык. Үзем татарча укымаган булсам да, Фәнисне укыту һәм шигырьләрен
күчереп язу өчен татарча укырга-язарга өйрәндем. Ышанасызмы, Ай­дар, мин аны бөтен бәхетсезлеге һәм таланты белән яраттым. Мин Мари республикасының Әлмәмәт авылында туып-үскән татар кызы, ниндидер мәрхүмлекләргә дучар ителеп булса да, шундый ук татар егетен бәхетсез итә алмый идем. Көтеп-көтеп, Фәнис аякка баса алмагач, без 1965 елдан бергә яши башладык. 1967 елда язылыштык. ЗАГС хезмәткәрләре өйгә килделәр. Өйләнешкәч, тәмсез телләр — алар татарда җитәрлек! — Ка­занны тутырдылар: имеш, фатиры, акчасы һәм даны өчен кияүгә чык­канмын... Беренче елларда нинди генә «гөнаһсыз» сораулар бирми иде, оятсызлар... Менә утыз ел инде бергә яшибез. Аллага шөкер, мин үземне бәхетсез дип исәпләмим. Фәнис тә шулай бугай...

Фәнис сөйли:

  Нурсөя ярдәме белән 1970 елда читтән торып Казан универси­тетының татар филологиясе бүлеген тәмамладым. Аның белән бергә без әдәбиятка башкаларны да кертә алдык, дип әйтә алам. Мәрхүм Газиз Кашаф-Үзиле, мәсәлән, беренче әсәрләрен безгә алып килде. Шагыйрәләр Резидә Әхтәмова, Чулпан Әхмәтова, прозаик Люция Шәрәфиевалар да беренче адымнарында безнең ярдәмне шактый тойганнардыр. Нурсөягә килгәндә... Минутлык батырлыкны, бәлки, һәр юләр дә эшли аладыр, ә
гомер буе мондый батырлыкны, һәркем эшли аламы? Күптән түгел ул мине самолет белән Таҗикстанга алып барды. Ел саен туган авылыма алып кайта. Күтәреп чыгара, күтәреп кертә. Әйтергә дә онытканмын, безнең бит «Запорожец» дигән машинабыз бар... Минем өчен өйрәнде Нурсөя машина йөртергә...

Сау-сәламәт килеш, зиннәтле фатирларда яшәп, «Мерседес»ларда йөреп, мәхәббәтне дефицитка әйләндергән йөзләгән милләттәшләребезгә бер бөек сабак бу язмыш. Шуның өчен алар безгә яңадан кайтачак. Җирдә тормыш һәм милләт булганда, бу ике сөекленең бер илаһи язмышы безгә гел-гел кайта торачак, Бу язмамны үземнең кайчандыр язылган шигырь белән тәмамласам, укучы, шәт, аңлар:

Нурсөя белән сөюнең

Мәгънәсен яшәрттегез.

Тарихта калачак бит ул

Сезнең мәхәббәтегез.

Шатланыр иде Тукай,

Балкыр иде Исхакый.

Үлемсез култамгаң, Фәнис,

Уттан алып, бозга куй —

Нужа күрмә никакуй.

Фәнис һәм Нурсөя. Их, алар турында кино төшереп калырга иде!..

Айдар Хәлим.

1994.

 

 

 

Используются технологии uCoz