Үз мәктәбе бар

Үз мәктәбе бар

(Хәким Гыйлэҗев иҗатына бер караш)

 1. Бу нурлар кайдан килә?

Әдипнең теле — әдипнең поэтикасы.

Нинди мавыктыргыч Фән бу!

Елганы ярлардан, җанны тәннән аерып булмаган кебек, әдипнең те­лен дә аның поэтикасыннан аерып булмый. Бер караганда, кызык кына килеп чыга түгелме: без теләсә кайсы шигырьне алабыз да, ритм, рифма, музыкаль яңгыраш, аллитерацияләр рәте һ.б. шундый салкын терминнар ярдәмендә аңа операция ясый башлыйбыз һәм... поэтика дигән мәңге тере күзәнәкнең күзенә ак тамызабыз. Сукырайтабыз. Ә бит шигырь —- ялкын­да! Ә бит шигырь әдипнең йөрәк домнасында янып чыныга — әйе, әйе, һәр иҗеге, һәр авазы, һәр аһәңе, ритмы һәм рифмасы, гомумән алган­да, шигырьның образлы планетасы җир яралуга охшаш яралу кичерә. Менә ни өчен үзенчәлекле шагыйрьләр бер-берсенэ охшамыйлар, менә ни өчен без аларны укып туймыйбыз һәм шигырьне укыган саен яңача аңлыйбыз. Билгеле, һәр зур әдип танып-белү үзенчәлеге аша тел-поэтика Үзенчәлегенә, тел-поэтика үзенчәлегеннән образлар системасының пла­нетар үзенчәлегенә килә. Бу факт. Ләкин бу үзенчәлек буш урында тумый. Ул үзенә кадәр янган кояш белән җылына, үзенә кадәр аккан сулар белән сусавын баса, үзенә кадәр булган матурлыкка соклана һәм иң Кызыгы шул: диалектиканың үз итү һәм инкарь итү законнарына ярашлы рәвештә, үзенең яңа кояшын, үзенең яңа елгаларын, яңа матурлыкларың бар итә. Әгәр шулай әйтергә яраса, ул дөньяны яңадан ярата. Кичәге үлән аныкы да, түгел дә. Кичәге таш аныкы да, түгел дә. Үзенә генә билге­ле булган образлар системасы белән алхимикларча эш иткән әдип ул заманның табибы, ә заманның чын табиблары, Андре Моруа әйтмешли, шик-шөбһә, икеләнү аша яңалыкка юл яра.

Зур шигърият һәрчакта да системалы. Дөньяның системасыз яра­луы мөмкин түгел. Шигърият биографиясе иң тәүдә халык биографиясе, аның культурасы бөтенесеннән элек халык туплаган прогрессив культу­ра. Талантларның да үзләренә генә хас система тудырып өлгермәве ихти­мал. Бу байтак субъектив һәм объектив сәбәпләргә бәйле. Ләкин шунысы хак: ул үз шигъри тукымасында буявы ачылып беткәнме, әллә ачылып өлгермәгәнме, халкының милли асылын алып килә. Шуның белән мил­ли иҗатчы милли үзенчәлекне интернациональ биеклеккә күтәрә. Менә ни өчен безнең бүгенге яшь әдипләрнең идея-эстетик фикерләү культу­расы башкорт халкы өлгәшә алган иң югары ноктада торырга тиеш. Ха­лыклардан халыкларга салынган юлларда мәңгелек сагыну ята тере йөрәк, тере моң, тере аваз! Менә ни өчен безнең, чагыштырмача яшь әдипләрнең, күңел кумтасында халкыбызның бөтен рухи байлыгы бу­лырга, аның талантлы уллары — Салават Юлаевлар, Мифтахетдин Ак­муллалар, Мәҗит Гафурилар, Мостай Кәримнәр туплаган хәзинә арткан-нан-арта барырга тиеш. Канәгатьләнү исә туктап калу белән бер. «һәр милләтнең бурычы дөнья алдында үзенең милли асылын ачып салу, — дип язган моннан бик күп еллар элек бөек акыл иясе Рабин-дранат Тагор. Әгәр милләт дөньяга беркемне дә бирмәгән икән, бу милли җинаять саналырга хаклы. Дөресрәге, бу үлемнән дә начар­рак, чөнки ул кешелек тарихы тарафыннан беркайчан да гафу ител­ми. Милләт үзенең иң кадерле, иң яхшы мирасларын бөтен кешелек байлыгы итүгә өлгәшергә тиеш».

Әлбәттә, һәр халыкның үзенең потенциаль мөмкинлекләре, соци­аль-тарихи җирлеге бар. Ләкин Рабйндранат Тагор әйткән максатка ом­тылу бу үзе бит әле кешенең күңел кыйбласы! һәркем үз офыгы белән туа. Кешеләр офыктан-офыкка килеп, бөтенкешелек офыгына тоташа. Ә шагыйрь офыгы ул бер юлы халык офыгы. Аның чикләрендә яшьле нәҗәгайлар уйный. Алар бөтенесе дә исәптә...

Мин бу мәкаләмдә шагыйребез Хәким Гыйләҗевның тел поэтикасын уйлап карамакчымын. Юк, әдәбиятта 40 елдан ары иҗат иткән әдипнең бөтен язма хәзинәсен айкау, аңа идея-эстетик яктан бәя бирү, образларын тәфсилләп анализлау минем бурычыма кермидер, һәм мин ул бурычны


үтәп тә чыга алмас идем. Мин нибары шигырьгә җәяү юл ярган бер гади гамәлче буларак, өлкән каләмдәшемнең халык йөрәге сандыгыннан алып яңадан бар иткән тел байлыгын яңадан бүгенге көн күзлегеннән күреп үтәсем килә. Бармы анда без көткән һәм үзебез белән алып китәсе кояш? Бармы анда без көткән нурлар? Әгәр бар икән, кайдан килә бу нурлар?

2. «Закон булсын: корал тоттырмаска сөя белми торган солдатка...»

Хәким Гыйләҗевның шигырьләрен тыңлаганда, яисә укыганда мин үземне ерак ярларны тоташтырган күпердә кебек хис итәм. Күпернең ал таң нурлары яткан корыч конструкцияләрендә тыгыз җил. Бөтенесе дә бар бу җилдә: иген басуларының талпынып дулкынлануы да, тәүге очыш­ка әзерләнгән бала кошларның канат кагынуы да, яшенле яңгырлар алып килгән сафлык та... Анда хезмәт, анда җыр, анда кызыл комачларның тимер өрлекләргә дәртле суклыгуы... Анда тәүге буразна, ягъни трак­тор гөрләве, анда тәүге бишьеллыклар күтәргән завод гудоклары. Җил — Октябрь. Җил — заман. Анда иле өчен, көне өчен салкында туңган, җилдә какланган, бозга капланган, ләкин исән-имин сакланган, аякка басу белән крестьян тормышының бөтен авырлыгын җилкәсендә татып үскән, Ватан өстенә авыр сынау килгәч, кулына корал алып, мең үлем, мең югалту аша «Берлин кыегына хокук итеп байрак кадаган» буынның аһәңе яңгырый. Нәрсә генә эшләсәк тә, нәрсә генә күрсәк тә, без Ок­тябрь алдында җаваплы. Октябрь — еракта туган чишмәләребезнең азат дәвамы. Шагыйрь революция темасы белән йөрәккә-йөрәк тәңгәл килә һәм кешенең бәхетле язмышын Октябрь язмышының иң бөек казанышы итеп күрә:

Исемеңне әйтсәм:

Хәтта балаларга

Синең исемеңне кушалар.

Димәк, Октябрь, кешегә ошагансың,

Ә кешеләр сиңа ошаган...

Моннан да көчле якынлыкның булуын һәм аны моннан да гадирәк итеп әйтеп бирү мөмкинме? Әдипнең поэтик сурәтләү чаралары иҖатының тәүге адымнарыннан ук шундый төгәллеккә, кайнар темпера­мент белән сугарылган романтикага йөз тота. Хәким Гыйләҗевның шигъ­рияте әйдәп баручылар шигърияте. Ләкин әйдәп бару әле тамак яру Дигән сүз түгел.

Яуларда мин татыдым мәхәббәтне,

Ул — тәүгесе һәм ул — бер иде.

Үз гомеремдә тәүге тапкыр үптем,

һәм ул — туган газиз җир иде...

Монда шигъри тукыма бары тик тормыштан, аңа үз карашың бу­лудан, кочтэн килә торган капма-каршылыкка корылган. Лирик герой мәхәббәтне яуда татый. Ә ышаныргамы шагыйрьгә? Ышанмаган хәлдә дә нәрсә бу мәхәббәт кенәме? Әллә ике йөрәк сферасыннан чыга тор­ган ватанчылык күренешеме? Лирик герой үз гомерендә тәүге тапкыр үбә һәм ул... туган җире була. Тагы да капма-каршылык гармониясе. Шагыйрь интим лириканы гражданлык лирикасыннан, публицистик өскормадан аерып карамый. Әйткәндәй, лирика һәм гражданлык башлангычларының һәрвакытта да бербөтен булып үрелеп баруы Гыйләҗев шигъриятенең төп юнәлеше. Башкорт әдәбиятының киләчәк бер генә яшь каләм иясе дә бу җәһәттән Хәким Гыйләҗевтан туплаган бай мирасны читләтеп үтә алмаячак, әгәр читләтеп үткән хәлдә, уңышка ирешмәячәк. Гыйләҗев поэтикасының кырыслыгы сагынудан, ачык бизәкләргә саранлыгы төсләрне дөрес, анык сайлап алудан килә. Мондый кырыслык корыч кы­рыслыгы; ул ниндидер сихри көчкә ия булган ефәк хәнҗәр сымак мате-рияга үтеп керә. Бу, әлбәттә, бөтенесеннән, элек дөньяны танып-белүнең шәхси системасы буларак гәүдәләнә. Патриотизм монда, «Ил улы» поэ­масындагы Касыймов теле белән әйткәндә, «ипподромдагы аттай ажгы­рып» тормый, ә нәкъ әнә шул ефәк хәнҗәр булып үзәккә үтә.

Аргы якта таулар сыны калка,

Ә куеныннан шушы тауларның

 Язгы караңгы төн сызылып чыга,

 Мөгезенә басып яшь айның...

Бу шигырь сугышларның кызган мәлендә, 1943 елда язылган. «Караңгы төн сузылып чыга, мөгезенә басып яшь айның...» Бер үк йөрәктә туганмы бу шигъри энҗеләр? Йә кем әйтә ала, шушы лирикада күпме гражданлык, шушы гражданлыкта күпме лирик өзлегү бар? Юк, монда шигырь генә бар!

Шагыйрьнең кырык еллык поэтик өлгеләре белән җентекләп та­нышканнан соң, шундый фикергә киләсең: Хәким Гыйләҗев беркайчан да «саф шагыйрь» булырга тырышмады. Ул беркайчан да шигырьне «яса­мады», лирик геройга төче күмәч ашатмады. Табигать аны үзе шагыйрь итте, чөнки башкача мөмкин түгел иде. Ул ачыклыкны яратты, ләкин бервакытта да тигез урында түңгәләк, подтекст дигән нәрсә эзләп маташ-


мады. Әгәр көз халәте шигырьгә килеп керә икән, анда реквием сымак елап шыбырдаган яфракларга яуда үлгән сугышчыларның каны сауды, лирик герой икеләтә уйламый «сөя белми торган солдатка корал тоттыр­маска» дигән катгый хөкем чыгарды. Шагыйрь гомере буе «метафоралар патшасы» булудан качты, импульсив бизәкләргә караган сымак шикләнеп карады. Реаль буяулар дөньясына ни җитә!

Постта торам

Ул төн айсыз иде...

Йөри иде яшь кыш салкыны,

Ә уйларым айдан якты иде,

Таш эретерлек иде ялкыным.

...Утыз кабат бардык атакага

Кул яссуы тиклем җир өчен.

һәм ант иттек, үбеп

Ал кан тамган

Сталинградның ватык кирпечен...

Тел һәм поэтик чараларның бодай орлыгы сымак тос һәм якты, образларның бөтенләй көтелмәгән сүзбәйләнешләрдән хасил булуына игътибар итегез, укучы. Йөреп яткан яшь кыш салкыны... Айдан якты уйлар... Таш эретерлек ялкын... Кул яссуы җир өчен утыз атака... Ал кан тамчылары ялтыраган кирпеч ватыклары... «Кул яссуы җир» өчен атака утыз тапкыр кабатланган тәңгәлдә солдат үзе дә җырын кул яссуы хэтлем итеп кенә яза... Сүзләрне сайлап әйтмәү мөмкинме соң? Бу урында ка-пылдан А.П. Чеховның «Әгәр мин миллионер булган булсам, кул яссуы кадәр генә әсәрләр язган булыр идем» дигән канатлы әйтеме хәтергә төшә Дә, ирексездэн елмаеп куясың. Әйе, бөек юмористның кинаясе безгә тагы Да аңлашыла төшә. Әйе, тарих алдында гади солдат икеләтә-өчләтә мил­лионер булып чыга түгелме соң? Кул яссуы кадәр җир өчен утыз атакага бара һәм шушы ук кул яссуы җирдә киләчәккә шушындый үлемсез җыр яза: «Һәм ант иттек үбеп, ал кан тамган Сталинградның ватык кирпе­чен...» Бу Хәким Гыйлаҗевлар буынының безгә васыятьнамәсе. Әгәр әдип, «безнең каһарманлык сагышларга җир күтәрә алмас һәйкәл куяр­лык», — ди икән, бу башкача әйтергә мөмкин булмаган хакыйкать.

Шагыйрьнең иң зур байлыгы мәхәббәт. Шагыйрь мәхәббәте аерым категория. Туган илне сөю үзе, аерым кешегә, сөйгәненә карата сөю хисе дә шушы бер бөек мәхәббәт орлыгыннан ярала. Туган иленә сөю никадәр зур булса, кешегә карата сөю хисләре дә шулкадәр көчлерәк һәм сафрак. Лирик герой үзенең хисләре атмосферасында тулысынча эреп бетә:

Киткән чакта винтовкам юк иде,

Ләкин кораллы идем инде мин:

Йөрәгемдә синең мәхәббәтең,

Фатихасы туган җиремнең...

Шигырьнең электр чылбырын тәшкил иткән бу образлар тирәннән яңартылганнар. Алар Европа илләренә генә түгел, фашизм оясы —-Германиянең үзенә азатлык китерүче совет солдатының ни кадәр юга­ры культуралы гражданин, нечкә күңелле шәхес икәнен сурәтли. Совет солдатының этик-эстетик байлыгы Хәким Гыйләҗев шигырьләренең үзәк өлешен тәшкил итә. Халкының меңьеллык тел-авыз культурасын, язма әдәбиятын яхшы белгән солдат дошманга каршы табигать белән бердәм оборона линиясендә тора. Кан һәм үлем эчендә кешенең вәхшилеге өчен, оялып табигатькә туры карарга уңайсызлана һәм караган хәлдә дә, хистән буыла-буыла аның матурлыгын данлый башлый:

Баланнарның чәчкә аткан чагы,

Былбылларның гашыйк чаклары...

Үрдәк оялаган түмгәкләрне

Снарядлар ташлый актарып...

Сары суда нәни бәпкәләрнең

Назлы каны кала сызылып,

Бу тугайда күпме кош оясы,

Кеше язмышлары тузылыр...

Шигырьгә котмэгәндә генә тел-поэтика чараларының без алдарак игътибар итеп куйган («...Язгы караңгы төн сызылып чыга, мөгезенә басып яшь айның») формалары килеп керә. Кайдан алар? Халык җырларыннанмы? Дастаннарданмы? Әйе, дип кистереп кенә әйтүе кыен, ләкин монда халыкчанлыкның дастаннарга биргесез мисалы! Авторның поэтик чаралар линиясен хәрбиләрчә, ничек анык коруына игътибар итегез. Әйтерсең, ул түгәрәк буйлап оборона тота да шартлата, түгәрәк буйлап оборона тота да шартлата... Баланнарның чәчкә аткан чагы — бе­ренче түгәрәк. Былбылларның гашыйк чаклары — икенче түгәрәк. Үрдэк оялаган түмгәкләрне — өченче түгәрәк. Снарядлар ташлый актарып — бу инде поэтик минаның шартлавы. Сары суда нәни бәпкәләрнең назлы каны сызылып — беренче түгәрәк. Бу тугайда күпме кош оясы— Нишләр, тагы да нишләр икән, дип көтә укучы. Кеше язмышлары тузылыр... Кош ояларын гына түгел, кеше язмышларын туздырачак икән мәрхәмәтсез сугыш! Ә кеше язмышларын чит җирдән килгән хас дошман
гына түгел, «арабызда йөргән хас дошман» да туздыра. Әлегә мародер үз яудашының кесәсен актара. Ул үзеннән үзенең мәхәббәтен урлый. «Кы­рык биш язмыш миңа тапшырылган һәм дүрт чакрым җирнең язмышы...» Ләкин солдатлар кырык алты. Кырык алтынчы солдат мәхәббәт. Күзгә күренмәс, иң бөек көчкә ия булган солдат. Мәхәббәте бар солдат ялгыз түгел. Ул һәрчак икәү. Тик бу «дөньясына күптән кул селтәгән, мылтык асып йөргән бичара» гына ялгыз. Чөнки аның мәхәббәте юк. Ул әлегә кесә актара һәм форсаты булу белән нейтраль зона аша теге якка чыгачак. Автор кан агудан хәл эчендә яткан лирик геройны мародер белән ничек кенә булса да исән-хисапны өзәргә өнди:

Егет — солдат, бәлки соңгы кабат

Күтәрерсең горур башыңны?

Кул яралы? Йөрәгең белән капша,

Капша, солдат, патронташыңны...

Йөрәк белән патронташны капшау... Моның бары тик шигърияттә генә булуы мөмкин. Капма-каршылык гармониясен монда да оста фай­даланып, автор «46 нчы солдат» поэмасында сурәтләнгән вакыйгалардан безнең көнгә сикереш ясый һәм рухи мародерлыкка үзенең хөкемен чы­гара:

Кайберәүләр безнең ышанычны 

Паспорт тышлыгында йөретә.

Без паспортны түгел, кешенең үзен

Үтә күреп инде күнеккән...

Бөек Ватан сугышы һәм аннан соңгы елларда башкорт совет шигъ­рияте хәрби лириканың байтак гүзәл өлгеләрен бирде. Әгәр шундый өлгеләрдән бер мәхәббәт бинасы төзегән хәлдә һәм Хәким Гыйләҗев шигырьләрен таш итеп йорт нигезенә салган очракта, алар гомерлеккә чыдар иде сымак.

Хәким Гыйләҗев, бер сүз белән әйткәндә, солдат шагыйрь.

Ләкин бу хакта — алдарак.

3. «Ышанычлы куллар Сәхипьямал куллары!»

Чәчмә әсәрләрдә һәр әдипнең тел-поэтикасы аеруча нык ачыла. Бу, әлбәттә, проза теленең үзенчәлекле стихиясенә бәйле. Мондый гомум күренеш Хәким Гыйләҗев прозасына да хас. Юк, без монда икенче бер фе­номеналь күренешкә тап булдык шикелле: әдип үз иҗатында шигырьдән һәм очерктан турыдан-туры романга сикерде һәм бер омтылышта тулаем әдәбиятның алтын фондына керде. «Погонсыз солдатлар» романының дөнья күрүенә егерме ел тулып килә. Ул әле һаман да укучының кулыннан төшми укыла һәм укылачак. Үз иҗатым белән ниндидер микъдарда авыл темасына якын торган, аның «авырткан нокталарын» ниндидер кимәлдә белгән кеше буларак, шуны да әйтә алам: роман күтәргән проблемалар бүген дә яңа, актуаль, әсәр, әйтерсең, бүген генә язылган. Моның сере нәрсәдә?

Монда, минемчә, өч сәбәп бар.

Авыл турында яхшы роман язу өчен авылны белү, аны сөю генә җитми шул әле. Иң зур байлыгың талантың, ягъни тел-куәтең, системага са­лынган поэтикаң кирәк. Нәрсә ул перспектива? Нәрсә ул персонажның килеш-килбәте, портреты? Нәрсә ул характер? Пейзаж? Әлбәттә, тел! Бөтенесе дә тел! Шулай итеп, без өченче сәбәпне ачыклыйбыз: Хәким Гыйләҗев үз романына сайрап торган, классик тел бүләк итә алды. Юк, «милли үзенчәлекле» булырга тырышып сыптырган бер шивә, бер авыл сөйләше, ниндидер ярым-йорты, гарип тел түгел, ә чын халык телен, атап әйткәндә, Бәләбәй калкулыгы башкортларының бөтен татар-башкорт хал­кына аңлашыла торган әдәби сөйләшен. Хәтерегездәме, романның тәүге сөйләме: «Дала өстеннән давыллы яңгыр үтте...» Хәтерегездәме, фронт­тан кайтып төшкән Әмир Котлыбаевның фуражкасына башак җыйганы?

«Әмир берничә башак алып, учында угалап, юк, умады, кылчы­клары кулына кадалу белән үк башаклар үзләре коелып төштеләр. Әмир аларны авызына сипте. Туган туфракка тамырланып үскән җылымса бөртекләрнең тәмен үз авызыңда тою нинди әйбәт! Әмирнең күңелендә капыл гына шунда утырып курмач ашау теләге туды. Хәтта чикәсе буйлап селәүчән уйнап куйды. Эчтән генә бала» лык дип уйласа да, Әмир, үзе дә сизмәстән, бер урында туктап, фу­ражкасына башак уа башлады. Фуражка тулгач, бодай бөртекләрен чалбар кесәләренә салды. Атлаганда кесәдә салмаклык тоела, әле генә кояшта кызынып утырган бөртекләрнең җылысы тәнгә үтеп керә. Аның туган авылына алып кайтып барган иң зур байлыгы да шул иде бугай...» Язучы соңгы бер сөйләм белән авылга кайтып барган фронтовикның киләчәк язмышын ачып сала — әйе, кесәләргә салган бо­дай бөртекләренең салмаклыгын тою беркайчан да китмәс инде Әмир Котлыбаевтан. Авылдан китү уе белән кайткан булса да, аның язмышы егерме яшендә колхоз йөген үз иңенә салган Маһиралар, беркатлылыгы белән үзенчә бөек, эчкерсез Җәмгиләр, Рәсәй авылларына илткән зур юлларның теләсә нинди борылышларына һәйкәл куярлык туры сүзле,
гаҗәп кечелекле Сәхипъямаллар, төтенен дә гел «турыдан чыгарган» ис­киткеч
сабыр Миңлегали бабайлар, үз мәхәббәтләреннән үзләре оялып йөргән саф йөрәкләр — Әкълимә һәм Фатихлар белән бәйләнәчәк инде. Язучы Әмир күңелендә барган үзгәрешләрне аерым зур осталык белән ача алуына ирешә. Телнең сыгылмалылыгына, фигыль формаларының нинди бай кичерешләрне бирә алуына игътибар итегез: «Ындыр үзенә генә хас шау-шу белән тулган иде. Беразга гына бушанып калган барабанның куәтле гүләве, ат куучы малайның нәзек тавышы белән озын-озын итеп кычкыруы, җилгәргечләрнең ырамлы тавышы — монда бөтенесе дә ничектер җанлы, ямьле, илһамлы да. Монда хәтта ашлык чанының да үзенә күрә бер тәмле исе бар, танау эченә кереп, аны кытыклый һәм, хуш исле насвай кебек, күздән яшь чыгарган­чы рәхәтләндереп төчкертә...»

Нинди генә кичерешләр юк шушы кечкенә генә өзектә! Әлбәттә, тагы да бер без бәяләп җитмәгән сыйфат ул да булса шул заманның ка­батланмас фотосурәте сакланган монда, һәм бөтен нәрсә тере. Бөтенесе дә хәрәкәттә. Әдип берничә юнәлеш белән индивидуальләштерүнең иң югары ноктасына элгәшеп куя. Тоз түгел, ә «алама вакланган сары тоз», коштабак кына түгел, ә читләренә путал йөгертелгән коштабак, ә кашык исә «шул ук путал белән бизәлгән кашык». Менә үтеп барышлый гына «тамызылган» картина: «Идарәдән ерак түгел бердәнбер ябык ындыр та­багында җилгәргечнең лакы-локы, лакы-локы иткән тавышы ишетелә». Менә күрсәтмә стиле. Сүзләр ничек үз урынына шыплап утыртылган: «Әнә келәт артында торган молотилканы алыгыз. Атларны безнекен җигегез. («Безнең атларны җигегез» түгел — А.Х.) Корган тегермәнен кулайлаштырыгыз».

«Погонсыз солдатлар» — халык көченә, аның акыл-энергиясенә дан Җырлаган гаҗәеп тере әсәр. Геройларның аерымланышы да әнә шул төп юнәлеш — аларның халыкка ышану-ышанмавына нигезләнгән. Күрсәтмә артында кешене күрмәгән Хәбибуллин, Хәбировлар Сәхипьямал кулла­рына тупас көч чыганагы итеп кенә карасалар, Әмир Котлыбаев, Маһирә, Яубасаровлар бу кулларның илаһи энергиясенә ышана. «Әмир аңа каршы Утырган Сәхипьямалдан өстәл читендә авыр төшеп яткан кулына күз сал-Ды, кайчандыр назлы булган кул хәзер имән тамырыннан эшләнгән чук­марны хәтерләтә иде. Тамырлары бүртенеп, яргаланып бетсә дә, шушы кулдан мичтән яңа чыккан икмәк, яңа савылган сөт исе аңкыйдыр сымак Нце Әмиргә. Шуңа күрә ул бер үк вакытта бер дә чукмар түгел, ә сабый баланы иркәләп сыйпарга яратылган бик йомшак, бик назлы кебек то-елды. Сугыш барган чорда да ни генә күрмәгән бу куллар! Бер кулыбыз мылтыкка, икенче кулыбыз шушы кулга тотынганга җиңдек түгелме соң без! Ышанычлы куллар Сәхипьямал куллары!» Погонсыз солдатлар... Ватанчылык хисе...

Юк, дошманны җиңеп кайткан хәрби формадагы погонсызлар түгел, погонсыз солдатлар! Күбрәк менә шушы Сәхипьямаллар тыл тормышының бөтен авырлыгын үз җилкәләрендә тартып, бөек Җиңүне тәэмин иткән хатыннар бит алар чын погонсыз солдатлар! Әмир кайту белән Илбайдагы фатирыннан Сәхипьямалларга күчергә мәҗбүр булган Маһирә төнне газаплы уйларда үткәрә. «Ирләргә елмаер хәл юк, әллә ни уйлый башлыйлар. Хәтта сезнең мактаулы Әмирегез дә... Сугыш вакы­тында... Юк, Сәхипьямал апа, арыдым мин. Биек үкчәле туфли, крепди-шин күлмәк киеп, уйсыз-моңсыз гына яланда чәчкәле яланда йөрисем килә.... Мин бит яшьлекнең ни икәнен дә белмәдем...»

Сәхипьямал белән Маһирә бергә үткәргән төн — газаплы төн сурәтләнеше — башкорт әдәбиятының иң якты битләре ул. Акылы белән дәүләт башында торырлык Сәхипьямалның юатучы ролен генә башкара­сы килми. Ул рухы белән көрәшче. Бер үк вакытта хатын-кыз буларак, язмышына ачына һәм бер үк вакытта хатын-кызның түземен һәм тырыш­лыгын бөек көч итеп тоеп, горурлана, аны Җиңүнең материаль нигезе итеп таный:

«Ат түзмәгәнне, без ачлы-туклы бичә-чәчә ничек түзгәнбез икән?.. Тәртәдән тарткалап та җай чыкмагач, капчыкларны җилкәгә салдык. Итәкләрне кыстырып, балакларны сызгана биреп, әй, ба­рабыз, бата-чума, әй барабыз, агай. Капчыкларны җиргә куеп бул­мый су. Нинди таза бичә мин бер кат сөрлегеп егылдым. Кап­чык күкрәгемне изде дип торам... Шунда Җәмгинең хатыны бар иде. Бәләкәй генә ыксым какча хатын иде, мәрхүмә... Менә шул минем уңайга капчык күтәреп килә бит, агай. Кызарынган, бүртенгән, үзе ләм-мим. Кат-кат әйтеп тә карыйм, тыңламады, мәрхүмә. «Сездән калышырга әллә», дигән булды. Авылга җитәрәк кенә: «Авыр? арыдым», дип капчыгын ташлады, күзләре шардай, бите кин­дер кебек... Әй замана... Җәмги бичәсен әйтәм, кайткан да егылган. Шуннан тора алмады бит, мәрхүмә. Эче төшкән... Өч айлык авыры булган...»

Менә кемнәр ул погонсыз солдатлар! Колагымда Хәким Гыйләҗев тавышы:

«Романны язу ләззәтле дә, газаплы да булды. Тема белән тулышкан­мын. Туган авылым Каңны-Төркәйгә кайтсам, ярсыйм кулыма


ала алмыйм. Чөнки бөтенесе дә үз, бөтенесе дә якын, бөтенесе дә минем геройларым... Октябрьскийга китәм дә «Девон» кунакханәсендә ятып язам. Яңадан авылга кайтам һәм яңадан Октябрьскийга... Авыл якын, балкондагы тәрәзәмә иген исе бәрә...»

Хәким Гыйләҗевнең Яубасаровы, Әмир Котлыбаевы бүгенге авы­лга иң кирәк кешеләр. Азык-төлек программасын тормышка ашыру өчен көрәш нәкъ менә шундый фидакарь шәхесләрнең булуына һәм аларның оештыру сәләтенә бәйләнгән дә инде. «Безнең арада юк бәләкәй кешеләр һәм зур кешеләр, тик көчлеләр һәм көчсезләр генә бар». — Яубасаровның бу сүзләре хәрәкәт итүче көчкә әверелеп, халыкның бетмәс-төкәнмәс рух чыганакларын ачып сала.

Романда Маһирә Әмир, Маһирә Хәбибуллин, Әкълимә Фа­тыйх параллельләре гаҗәеп осталык белән сынландырылган. Менә «Ка­лай әтәч» Хәбибуллинның портретын ничек кенә бирә автор: «Кулга ма­зут буялган, өс-башны чаң баскан, сакал-мыек кырылмаган. Район оеш­маларында шулай күренү үзе ни тора! Кем дисәләр — Райфо Хәбибуллин. Эш кешесе!» Аның теле дә балта түтәсе сымак тумпак: «Общественный малга антигосударственный караш. Карамыйлар, малларны югалталар». «Рапортмы?» дип Хәбибуллин бу сүзнең мәгънәсен эзләп, уйлап тор­ды, мәгънәсен әйтә алмагач:

Рапортмы? Рапорт ул зур нәрсә, иптәшләр, дип куйды».

Автор персонажларның тел-характер үзенчәлекләрен масш­таб белән сурәтләп, югары художестволыкка ирешә. Романдагы һәр геройның үз сыны, үз йөзе, үз теле бар. Геройларының кичерешләрен сурәтләгәндә автор аеруча үзен көчле сизә. Менә бер генә мисал. Фронт­тан сыңар кул белән кайткан Фатыйх белән Әкълимә арасында очраклы аңлашылмаучылык килеп чыга. Бер-берсе алдында гаепсез ике яшь бер­бере енә рәнҗеп яшькә манчылган. Әкълимә һәм үз язмышы турында авыр уйларга баткан Фатыйх солдат каршында янган утка карап тора. Ә тышта ләчтитче Фәрхия «сайрый»:

«— Кит, апай, килмәгән җире юк бит. Шинеленең шинеле сы­лап куйган диярсең. Билен өзеп тора. Куй инде, Бәдигельямал апа, Иллә без сантый яшибез дә^ соң. Бер дә кием тектереп кия белмибез, ^одасын карау юк, фасонын карау юк. Белер-белмәс кешегә илтәбез Дә бирәбез. Аннан, әйдә, капчык кебек йөрибез, биле дә юк, чурты Да юк. Тәнне капларлык булса, шул җиткән. Иллә сантыйбыз соң, а"а, ә?»

Шунда ук:

«— Әкълимә генә күрешергә кул да бирмәгән, качкан, ди, теге.

Әйтер идем инде, кеше-фәлән ишетеп, оятка калуым бар, Әкълимәнең үзенә кара, Зөфәр белән әйттерә, диләр...

Фатыйх баштарак Фәрихәнең лыкылдавына көлемсерәп утыр­са да, Әкълимә турындагы сүзләрне ишеткәч, үзе дә сизмәстән, уча* янына чүкәеп, аны буташтырырга тотынды. Учак, утлы күмерләрен чырт та чырт чәчрәтә-чәчрәтә, тагы да шәбрәк яна башлады. Бер күмер аның битенә чәчрәп, көйдереп алды да шунда ук сүнде...»

Озын-озын өзекләр китергәнем өчен гафу үтенәм, укучым. Әгәр мөмкин булса, мин бу романның сүзен-сүзгә «тәмләп» карарга әзер идем. Әй, тәмле бит ул чын әсәрнең чын теле, халык теле!

Ә безгә — яңадан шигырьгә.

4. Таң сагышы ташта, агачта...

Хәким Гыйләҗев —- солдат-шагыйрь, дип кенә әйтү — бу әле бер нәрсә дә әйтмәү. Солдатлык тойгысы Гыйләҗев иҗатының эчке струк­турасы, әгәр, шулай әйтергә яраса, эчке уставы. Әгәр солдатлык тышкь күренеш булып кына калса, аның нигезе күптән инде таркалган булыр иде. Аның идеаль көче — мәхәббәт. Аның полк байрагы — мәхәббәт. «Аксап кайттым, намусым аксамады, ук-садагым әзер көрәшкә, бәлки, янгын бетмәгәндер янып... Әле дә мин солдат, иптәшләр!» — дип ора салса да, оранның төп авырлыгын ул соңгы сөйләмгә түгел, ә аннан ал;: килгән «бәлки янгын бетмәгәндер янып...» дигән сүзбәйләнешкә яшергән. Монда зур киная ята, әлбәттә. Солдатлык тойгысы тема аша түгел, еш­рак йөрәк аша килә. «Кургаш булып тама күз яше... Ул пуляга охшаш. Бәхилләшкән салют пулясыдыр, күрәсең», — ди ул шагыйрь Сәлах Кули­байга багышланган икенче бер шигырендә. Ул солдат булып илне яклый һәм солдат булып борчыла. Солдат булып батыр һәм, курыкканда, солда булып куркак. Бу теманың шигърияттә яшәү системасы. Бу тел-по-этика чараларының, психологик тупланышның бербөтен кардиограмма­сы. Чагыштырырга мөмкин булмаган урында да кып итеп кенә утыра бу чагыштырулар, әгәр образның формасына, асылына туры килсә:

Таң сагышы алган бар Галәмне,

Таң сагышы ята Магашта.

Таң сагышы сеңгән бар үләндә,

Таң сагышы ташта, агачта...

Таң сагышы нинди татлы хис ул,

Атачак шул таңның сагышы.

Яшәү илһамын да уята ул

һәм ешайта йөрәк кагышын...


Ни кадәр гүзәллек һәм борчылудан туган нечкәлек!

Ил-ана, гомумән, ана темасы Хәким Гыйләҗев иҗатын меридиан­нарга бүлә. Шуңа бу теманың чиге юк. Ул гел үсештә. Еш кына Ана белән бала бер-берсенә тартылган, бер-берсен эзләгән, ләкин табыша алмаган материяләр. Ятимлек. Сугыш белән бәйле ятимлек. Бу теманың Хәким Гыйләҗев иҗатыннан да калку куелган бүтән иҗатны мин хәтерләмим башкорт әдәбиятында. Юкка гына анасының шәүләсен ил буйлап эзләми «Ил баласы» поэмасының герое Мәрдәнов. Фронтта да эзли аны. Бала анасын идеалга төрә, чөнки ул аны бөтенләй хәтерләми һәм шагыйрь каен образы аша тел-поэтикасының тирән катламнарын ача:

Толымнары каен чугы кебек:

Каен кебек ап-ак йөз-буе,

Буе-сыны каен кебек зифа,

Каен кебек моңлы-сагышлы.

Кулы — йомшак, аккош болыт кебек;

Ә күзләре төнге күк кебек;

Тын алышы иркен дала кебек;

Коралайдай җитез адымы...

Колак төбендә Хәким Гыйләҗевның карлыккан тавышы хасил була: «Чын исемем — Локман-Хәким. Гаиләдә унбер бала идек: Хәйрулла, Миңнулла, Гайникамал, Абдулла, Мәҗит, Илдус, Әнисә... Әтием һәм әнием бик яшьли китеп бардылар. Туганнарымнан без Абдулла белән икәү генә торып калдык. Тугызыбыз чәчәктән үлделәр... Бөтенесен дә үзем җирләдем...»

Сүзне шагыйрьгә бирик:

Башкаемны күкрәгемә куеп,

Ана назын татып үсмәдем,

һәрбер хатында мин гомер буе

Ана карашларын эзләдем...

Шушы шигырьдән соң утыз ел үтәр:

Анам кулы кебек шушы җилләр

Үзе йомшак, үзе кытыршы.

Җилләр түгел, йөри чал чәчемдә

Анам бармаклары саташып.

Тагы да еллар үтәр, һәм ана образы Чәрмәсән тугайларыннан яңадан Калкып чыгар:

Гаҗәп кеше иде минем әнкәй,

Пыйма төпләүче һәм тегүче,

Чыгып китәр иде зур биләмгә

Моңлы бер җыр, тапкыр сүз өчен...

Менә кайдан килә икән Хәким Гыйләҗев поэтикасының бер-берсе белән бәйләнмәскә тиеш булып та, тыгыз гармониягә береккән сүз бәйләнешләренең чишмә башы! Менә кайдан килә икән аның шигырьләрен укыганда туган күпер һәм җил образы! Күпер башында ана тора икән ләбаса! Менә кайдан килә икән бу шигъриятне ефәк хәнҗәр белән чагыштыру!

Хәким Гыйләҗевның соңгы елларда язылган «Минем ыруым», «Учаклар», «Ачулы шигырьләр» һәм башка цикллары турында зур-зур гыйльми хезмәтләр язып булыр иде. Бу шигырьләрдә табигать һәм кеше арасындагы ара йөрәк белән йөрәк арасына тиклем кыскара. Шагыйрь кешенең рухи сафлыгы өчен куркусыз көрәшкә керә һәм «үтерелгән шомыртлар»ның киләчәктә кешедән үч алу мөмкинлеген кисәтә. «Җимешләрең пешеп өлгермәгән, ботарланып юлда ятасың», дигән юлларны укыгач, ирексездән Мостай Кәримнең «Олимп тавына көтү җибәргәннәр, каберлектә печән чабалар», — дигән тәгъбире хәтергә төшә. Табигатьнең теле бар, ди шагыйрь.

Безгә кирәк чәчкә телен белү,

Кырмыскалар телен белергә!

Шул хикмәтнең асылын, серен эзләп,

Дим ярлары буйлап йөгерәм, —

ди ул «Табигатьнең үз сүзләре була» шигырендә. Патриотизм белән «ажгырып» торган чын лирика өлгесе түгелме бу? Цикл «Ачулы шигырьләр» дип аталса да, шигырьнең ачуы дару сымак шифалы. Әгәр безнең шигърияттә тирән лиризм белән сугарылган шушындый «ачулы» шигырьләр күбрәк булса, без, бәлки, күпкә байрак булган булыр идек. Кызганычка каршы, алар аз әле, аз. Бу лирик-публицистик бушлыкны хәтта Хәким Гыйләҗев та тутыра алмый.

Дөнья имин хәзер, нигә кирәк

Ачу-нәфрәтле бу шигырьләр?

Дошманнан да хәтәр мещаннар бар!

Атып түгел, сугып егарга

Хакыбыз юк. Алар бергә яши

Бер үк баррикада ягында.


Илбасар түгел, алар җанбасарлар

Бавырыңа саркый, канына, —

дип ачына шигырьнең лирик герое.

Хәким Гыйләҗев иң югары мәгънәсендә шагыйрь-гражданин булды һәм шулай булып кала. Үзенең югары художестволы шигырьләре белән ул үз мәктәбен тудырды, һәм, шик юк, яшьләр бу мәктәпнең асыл кита­бын үзләре белән киләчәккә юлга алачак.

Бәлки, бер уңайдан, Хәким Гыйләҗевның тел-поэтикасы, шигъри системасы ачылып беттеме, дигән сорау да урынлыдыр? Әйе, тулаем ачылып беттеме? Шагыйрь үзе бирергә тиешле байлыкны тулаем биреп өлгердеме? Хакыйкатьнең күзенә туры карап, әйтергә кирәк: юк, ачылып бетмәгән. Юк, биреп өлгермәгән. Бәлки монда Хәким Гыйләҗевның ша­гыйрь буларак бик аз язуы да комачаулыйдыр? Мөмкин. Бәлки шагыйрь кырыгынчы-илленче елларда публицистик шигъриятнең өстә яткан сыйфатларына, актуальлеккә күбрәк игътибар биреп, сыйфат нисбәтен күз уңыннан ычкындыргандыр? Шулай да булган булуы мөмкин. Бик мөмкин.

Ләкин, ничек кенә булмасын, шунысы куаныч: безнең шигърияттә башка беркем белән буталмый торган Хәким Гыйләҗев системасы бар. Безнең шагыйрьдән яңадан-яңа поэмалар, шигырьләр, хикәя-романнар котәргә хакыбыз бар. Гражданин-шагыйрьлекнең эчке иҗат кануннарына кагылып, бөек төрек шагыйре Назыйм Хикмәт болай дигән иде: «Бөтен гомере буе гражданин һәм шагыйрь булырга омтылган, бу җәһәттән ниндидер тәҗрибә туплаган карт шагыйрь буларак, мин беләм — үз халкымның иң изге өметләре һәм теләкләре, үземнең һәм халкымның көрәше турында язу ни кадәр кыен. Турыдап-туры агитация буразнасына төшеп китү куркынычы бар. Андый шигъриятнең кирәклеген дә инкарь итмим. Андый шигырьләр яудагы пәрдә кебек. Бу шагыйрь туплар белән дә ата белергә тиеш. Безнең гасырда хәттә ракеталар белән дә».

Айдар Хәлим.

15.01.1983.

 

 

 

Используются технологии uCoz