Ул йөрәге белән мөстәкыйль

(1994 елның 4 маршында Әлмәт татар драма театры бинасында

«Аргамак» журналынъщ Саҗидә Сөлэйманова исемендәге беренче

әдәби бүләкләрен тапшыру кичәсендә әйтелгән сүз)

Кадерле ватандашлар!

Әлмәт һәм Татарстанның башка төбәкләреннән килгән җәмәгатьчелек вәкилләре!

Татар халкының сөекле уллары һәм кызлары!

Яз башында һәм Татарстан кичергән яңа шартларда үткәрелгән бу чараның сәяси-иҗтимагый әһәмияте «Аргамак» редакциясе даирәсеннән чыгып, бөтен татар милләте киңлекләренә барып тоташыр кебек, чөнки егерменче гасырның икенче яртысында иҗат итеп, татар шигъриятендә үлемсез йолдыз булып кабынган шагыйрә Саҗидә Сөлэйманова гомум-милли күренешкә әйләнгән бөек иҗатчы һәм шәхес. Кызганычка каршы, татарның бер-берсенә карата булган игътибарсызлыгы, рухани яктан чу­арлыгы, чын әдәби тәнкыйтьнең, шәхес фәненең булмавы аркасында, бу үзенчәлекле иҗатчы һәм шәхес әле булса ачылмаган, ул гына да түгел, киресенчә, оят булса да әйтергә тиешбез: аның турында әле бездә бүгенгә кадәр бер генә дә тирән, үзенә тиң булган мәкалә дә, фәнни тикшеренү дә, монография дә язылмаган. Бүген, яз башы белән, без бу тупас мәйсезлек бозларын ватарга, ягъни көндәлек тарихыбызда беренче тап­кыр Саҗидә Сөлэйманова иҗатына яңачарак караш ташлап, аны милләт кадәр милләткә үзе үк тудырган бөек казаныш рәвешендә кайтарып бирү өчен омтылыш ясарга тиешбез. Ул аңа мохтаҗ да түгел, аңа без, тереләр мохтаҗ, чөнки нәкъ егерме ел элек Саҗидә апа язганча:

Акыл-көчне салып, кичеп барам

Җен кагылган дөньям давылын.

Пәйгамбәрне канатына алып,

Очып бара ап-ак яулыгым...

Әйе, ул кысыр данлауларга мохтаҗ түгел, чөнки милләтенең неч­кәләрдән нечкә җанлы кызы — аның иң нәзек кыллы мандолинасы, табигатьтән бирелгән олугъ акыл һәм сиземләү белән белә:

Дәшмим, күп сүздән гарык.

Туктарлар әле арып.

Күмелеп калган сүзләрем

Бер чыгар ташны ярып...

Саҗидә Соләйманова иҗаты һәм тоталитар шартларда татар милли рухы. Бәлки шушы ук тоталитар шартларда, коммунистик тәгълиматның иң югары идеалларында тәрбияләнгән, хезмәти һөнәре белән укытучы, журналистка, тарихчы булган шагыйрә иҗатында бу хакта кубарылып сөйләү өчен сәбәп тә, мохтаҗлык та юктыр? Юк, сәбәп тә, мохтаҗлык та бар һәм бик зур икән. Әгәр утызынчы-кырыгынчы еллар баласы буларак, ул бары тик язучылар берлегенә әгъза итеп кабул ителү, бары тик китап чыгару, дан-шөһрәт казану өчен туң бәрәңге шикелле шакырдап тор­ган шигырьләр кораштырган булса, мондый сөйләшүнең кирәге булмас иде, әлбәттә. Дөрес, Саҗидә Сөләймановага яшел байраклар күтәреп, мәйданнарда «Азатлык!» дип кычкырып йөрергә насыйп итмәде, бәлки ул аны, исән булган булса, эшләмәгән дә булыр иде, әмма милли фикернең, милли теләктәшлекнең иң алдынгы сызыгында торган булыр иде. Шагыйрьнең алтын фикере һәм кайнар хисе кечкенә бүлмәдән торып та мәйданнарга бөек дәва булып тама ала һәм тамарга тиеш тә. Менә ни өчен бүгенге татар милли-азатлык хәрәкәте белән Саҗидә Сөләйманова иҗатын иң нечкә, иң тере җепләр бәйли. Моның нигезендә шагыйрәнең Кол Гали, Мөхәммәдъяр, Нәҗип Думави, Габдулла Тукайлардан килгән миллилеге ята. Тоталитар шартларда тәмам рухи таркалудан, җаныңны иблискә сатудан Саҗидә Сөләйманованы гомумтатар масштабындагы миллилек коткарды. Шартларыннан чыгып, аңарда бу миллилек искит­кеч оста итеп яшерелгән. Вакыт-вакыт аны күрү өчен зирәк акыл һәм хис микроскобы кирәк, билгеле, ул ниндидер суверенитет, мөстәкыйльлек һәм бәйсезлек турында сүз алып бара алмый, ул милләте өчен кирәкле булган бердәнбер сүзне эзли, аны тапса, шатлана, үксеп елый, бер сал­кынга, бер кайнарга керә, тарих олавында берәүнең утырып, икенченең ^ӘЯҮЭ арттан арбаны этеп баруына хурлана. Тормыштан тизрәк китү Дәрәҗәсенә кадәр барып җитеп шомлана, сагына, инкарь итә, ялвара һәм берүк вакытта гражданлык горурлыгын саклап, туган телендә дөньяга эндәшә:

Актарылган хисләр язмышына

 Син ваемсыз икән, и акыл,

Боз акканда, атлап чапкан чакта

Мин йөрәгем белән мөстәкыйль.

Шагыйрәнең мөстәкыйльлеге язын сабантуйларда чапкан атлар-ар-гамаклар мөстәкыйльлегеннән милли-дәүләти мөстәкыйльлек масшта­бына күтәрелә.

Төн кичеп, җан өзеп, кочып

Утырган өстәлемне

Калдырып, озын олауга

Йөк булып өстәлимме?

Бирмәсме эзләгәнемне

Олаулар бэллүкие,

Бармасмы җырлап җырымда

Тукайның «Әллүки»е?..

Теркелдәшә, сер серләшә,

Тукталмый юллар йөге.

 Бүтәннәрне уятырдай

Сүз әйтсәм — килер йокы.

Үбәр дә керфекләремне,

Урар төн ефәгенә.

Ә ул сүз бара, мөгаен,

Олаулар күчәрендә...

Без бүген бу залда, Әлмәттә, бәрәкәтле Әлмәт туфрагында аерым бер горурлык һәм сыкрану белән әйтергә хаклыбыз: сәяси яктан елларның ябык, заманаларның искиткеч авыр булуына карамастан, ул монда, Әлмәттә, татарның егерменче гасырның икенче яртысындагы бөек ша­гыйре, тагын да гомумиләштерсәк, татар хатын-кызлары арасында бе­ренче бөек милли шагыйрә булып төенләнә һәм чишелә алды. Саҗидә Сөләйманова иҗаты аша шулай гармоник төенләнүең, шулай теләктәш чишелүең өчен зур рәхмәт сиңа, Әлмәт халкы! Әмма һәр чишмәнең башы була. Чишмәнең үзенчәлекле татыры исә чишмә яралган җирнең, туфракның татыры, моңы, катламнар киселеше белән билгеләнә. Ике катлам изүе кичергән һәм Сталин тарафыннан Башкортстан диеп ясалма аталган татар Тәтешлесенә, аны тудырган җиргә һәм халыкка мең-мең рәхмәт. Моннан нәкъ ундүрт ел элек без Уфадан шундый ук ике катлам изү аша кулларыбызны сузып, үлем түшәгендә яткан шагыйрәгә бе­раз гомер бүләк итү максаты белән, махсус вертолетта кирәкле дару да җибәргән идек — әмма нишлисең, безнең дарулар әҗәл даруы булып ба­рып җитешмәде: Газраил аның җанын кабул иткән иде... Кичер, Саҗидә апа, авыр туфрагың җиңел була күрсен!...

Бер сүземне таңда сайратырга,

Төнге бикләремә ут төртеп,

Мин иң изге гөнаһларымны да

Кош җименә салам күпертеп.

Гөнаһлылар кере кунмый аңа, Т

аң аттыра былбыл тирәктә.

Ай былбылым, җаным, янып бетәм,

Тирәгеңә көлем кирәксә...

Төче катлама сыман әдәбиятчылык исе килеп торган «лирик ге­рой» атамасын кулланудан баш тартып, Саҗидә Сөлэйманова иҗатының нерв җепселе булган ОЛУГ МӘХӘББӘТ темасын яктыртасым килә. Шагыйрәнең шәхсән Мәхәббәте шәхси мәхәббәттә чагыштырыла алмас дәрәҗәдә өстен. Менә ни өчен аның лирикасындагы мәхәббәт сортлар­га һәм сыйныфларга бүленми, еш кына аның капма-каршы полюсында Нәфрәт тора. Аның өчен кешене, аерым шәхесне ярату ул Туган ил, туган халык, туган җир, туган чишмәләрне ярату.

И туган авылым яңгыры,

Коендыр әле, чылат!

Таралсын алтын толымнар

Чык тамган таңнар сымак.

Юдыр бер лаклы башмакның

Тәкәббер елкылдавын.

Болыным, сулар чәчрәтеп,

Каз көтеп йөргән чагым, —

Син һаман җилбер чәчле кыз,

Кояшлы, чыклы, садә...

Аһ орып китмәсәң дә соң,

Таш орып китмәсәнә.

Яшь чаклар, кемнәр ни эзләп,

Як-якка сибелмиләр?..

Кайтабыз, яңгыр белән без

Апалы-сеңеллеләр...

«Йөрәге белән мөстәкыйль» шагыйрә мәхәббәтне шуның өчен тыныч бүлмә, бөркү үзәннән торып түгел, тау башына менеп күрәсе һәм татыйсы килә:

Бер йөзәсе иде колач салып!

Кулларымны бәйлим ни белән?

Ниятләрем яулап алу булса,

Төзәмичә туры тидерәм...

Кермим кеше биләмәләренә,

Үз җиремдә ташка таш өям.

Мәһабәт тау түбәсенә басып,

Мәхәббәткә шуннан баш иям...

Менә тагын бер мисал. Шагыйрәнең бөек мәхәббәте һәрчакта да бөек газап, бөек нәфрәт белән тәңгәл килә. Ул яктыда — караңгылыкны караңгыда яктылыкны онытмый торган камил шәхес:

Кем әйтә сөю ләззәт дип?

Дөресе, сөю — газап.

Йөгәнен өзгән йөрәгең

Әллә кол, әллә азат.

Ут белән су арасында

Тукталыр урын эзләп,

Үрсәләнеп өзелә үзәк.

Дөресе, сөю — бизгәк.

Нигә соң эчәм җилләрне

Көйгәнче иреннәрем?

Ник керәм утлар эченә

Күргәнче күмерләрен?

Күпмени иккәнләрем лә,

Азмыни түккәннәрем?

Ник тагын кышның салкынын

Үзәккә үткәрәмен?

Чөнки

Синдә план гел юк, диләр.

Һәм дә нефть бик аз, диләр.

Көн кадагына сук, диләр.

Рекорд куярлык яз, диләр...

Көлә шагыйрә, яшь аша көлә, чөнки замандашлары аны аңламый­лар. Еш кына ул тапкан йөзек кашларын ашлы суга чумыралар. Шагыйрә яшәгән мохит, гади күренсә дә, алай ук гади түгел, чөнки ул менә ничә дистә ел халык байлыгын факелларда яндыру исәбенә һәм бер тиенсезгә читкә озата. Бүгенгәчә туры оран салалмыйча, «мөстәкыйль йөрәге» белән сыкрый:

Исәнме, Әлмәт, исәнме!

Җан атып кайтып киләм.

Ни гомер тәбрикләмәдем

Хәерле иртә белән.

Җил иссә, ялкын исеннән

Җиксенә идем бер мәл, —

Факеллар җилфердәвенең

Җегәрен җилгә бирмәм...

Милләтебезнең каны кебек кадерле җиребез каны — нефтьнең җегэрен җилгә бирмәү — ул бит бөек шагыйрәбезнең изге васыяте. Әмма бердәнбер васыять түгел, Саҗидә Сөләйманова калдырган иң бөек васы­ять — ул татар милләтенең миллилеккә кайту мәҗбүрияте. Ягъни үз мил­ли интересларың турында кайгыртырга өйрәнә башлау. Татарга хас бул­ган өч әшәке сыйфаттан — конформизм — яраклашу, бөекдержавачыл хакимият барлыкка китергән тәртипләр, өскормалар, фикерләр, икенче сортлылык белән килешеп яшәү, үз-үзеңне сату исәбенә эндәшмәү-тын-дашмау, коллаборация ягъни гомуммилли интересларны онытып, кулда тупланган өч тиенлек байлыкны саклап калу өчен вак җанлылык күрсәтеп, милләтеңә каршы көчләр белән хезмәттәшлеккә керү һәм татар­ны милләт буларак череткән, таркаткан, җанын чуарлаган меркантилизм — торгашлык, ярминкәлек, вак исәп белән яшәп, тормышка май бөргән күзләр, тук карын аша гына карау сыйфатларыннан арыну. Киң катлам татар мөстәкыйльлекнең зарурлыгын аңлый, әмма милли хәрәкәткә бармый, чөнки әнә теге өч сыйфат җибәрми. Шуңа күрә ул үзенең вак җанлылыгын аклау өчен «безнең яшел байрак күтәреп йөрергә вакы­тыбыз юк, без бәрәңге үстерәбез» кебегрәк фәлсәфә уйлап чыгара баш­лый. Әлбәттә, бәрәңгене эстон да, литвалы да, ләхләр, чехлар да үстерә, әмма алар милли азатлык белән бәрәңгене бутамый, бәрәңге үстереп, кол да, азат гражданин да булырга мөмкин — мәсьәлә милләтнең сәяси аңлылыгында гына...

Алга төшеп, этләр абалыйлар,

Арттан килеп кайчак тешлиләр.

Ә бүреләр горур — Куылалар,

Түбәнлеккә ләкин төшмиләр,

Һичкемдә дә хәзер шик тудырмый

Фән исбатлап биргән бу бәя.

Урманнарда бүре сирәгәйсә,

Урамнарда этләр күбәя...


Бу безгә васыять.


Атлан атларга

Ат казанмаганда,

Чык мәйданга

Йөрәкне май сармаганда,

Җан асраганда,

Баракта,

Казармаларда!

Дәрәҗә җилкәңә менеп басмаганда,

Муенга лавр яфрагы асмаганда

Ас таганнар,

Оч, тирбәл, атын!

И, батыр, атың ялында

Җилфердәр

Минем чиккән тастымаллар!

Бу да — васыять.

Туган илгә, туган телгә

Туры Тукай һаман сафта.

Мәрмәр ташта

Чакматаштай

Тора Тукай:

— Сатылмаска!..

Сатылмаска! Тукай, Такташ, Туфаннар, Хәкимнәр һәм инде Саҗидә Сөләймановалар аша килеп җиткән изге чакыруга без тугрымы? Без яши­безме, әллә яшәгән булып кыланабыз гынамы? Гомумән, без исәнбезме?

Хөрмәтле эл мәтлеләр, милләттәшләр!

Мин тирәннән изге аһәң — Саҗидә Сөләйманова аһәңен ишетәм. «Минем милләттәш ватандашларым бу залдан, кэнсирт караудан бигрәк, рухи чистарынып, тазарынып, милләтебезгә кирәк иң гүзәл сыйфат — азатлык сыйфатын кабул итеп чыксыннар иде», — ди бу кадерле аһәң. Мин дә сезне шуңа чакырам. Сез бүген, бу сәгатьтә, бу минутта, бу се­кундта үзегезнең төзелми калган дача-йортларыгыз, сатып алынмый калган автомобиль, күлмәк-костюмнарыгыз, шифоньерыгызга әлегә менеп кунакларга өлгермәгән чәй сервизларыгыз турында онытсагыз һәм татар милләте, Татарстан халкы кичергән бу кискен тарихи момен­тны гражданин, татар милләте улы-кызы буларак, бары тик АЗАТЛЫК турында гына уйлап кичерсәгез иде. Азатлыктан да бөек, милләттән дә кадерле байлыклар юк. Бары белән канәгать булып, милли тормышыбыз­ны җанландыру, аңа шәхси өлеш кертү турында ут йотсагыз иде. Бүген татарың үстергэн-киендергэн баланы җитәкләп, урыс балалар бакчасы­на, урыс мәктәбенә илтү — җинаять. Культурасызлыкны культура дип аңлатырга тырышып, унике татар арасында бер урыс булганда да урысча сөйләшеп, телне, илне, милләтне рәнҗетү — җинаять. Татар башын белән күпчелек татарлар эшләгән коллективларда урысча гына планерка, оперативкалар үткәрү җинаять. Татар трамвай, автобус, троллейбус­ларында татар җире, татар шәһәрендәге тукталышларны урысча гына игълан итү —- җинаять. Татар җирендә үстерелгән игеннән ипи пешереп, аны «Московский, Тульский» дип атау — җинаять. Татар чималыннан урысча этикетка белән товар җитештерү җинаять. Ил өчен миллион­лаган татар корбан булган җирдә урамнар, колхозлар, предприятиеләрне адәм җанын кыйган Калинин, Ворошилов, Ленин исемнәре белән йөртү - җинаять. Бармы бездә аз гына булса да милли горурлык, гарь һәм гамь дигән нәрсә? Күңелегезгә авыр кабул итмәгез: сезне нык яраткан­га гына боларны әйтми калсам, Такташ әйтмешли, «бик күңелсез булыр мин үлгәч». Әйе, Әлмәт һәм аның төбәге алдарак аталган теге өч чир белән аеруча зарарланган. Мин моны Әлмәт халкының дистә еллар буе нефть нәтиҗәсендә Татарстанның башка төбәкләренә караганда яхшырак яшәве, яшәүнең сәяси мәгънәсе, милли азатлык төшенчәсе нә гаиләдә, нә мәктәптә, нә радио-телевидение, газета-журнал, нә әдәбият тарафыннан тәрбияләнмәү нәтиҗәсендә, аның дөнья куа-куа бурсык өннәренә кереп бикләнүе, шәхси индивидуализм йогынтысына артык нык бирелүе белән аңлатам. Күзләрдәге май ярысын алып ыргытып, йөрәкләрдәге томанна­рын таратып, бу залда, Саҗидә Сөләйманова рухында мунча кереп, ко­лаклардагы сагызны тазартып, бөтенләй икенче кеше булып яңарып кай­тып китүегезне телим. Йокыдан уяну, ялган интернационализм уены уй­нап, егет-кызл арыбызны урыска кушу һәм урыс балалары тәрбияләүдән туктау, үзебезне үз җиребездә хуҗа итеп тоеп, горур басып йөрү һәм милли яңарыш программасын бернинди шик-шөбһәсез тормышка ашы­ра башлау — бүген Әлмәткә генә түгел, бөтен татар халкына кирәк бул­ган дефицит сыйфатлар. Димәк, дефицит товарлар, бартер талоннарын­нан оятлы кызарып, миллилек дефициты даирәсенә керергә кирәк. Мин йөрәкне ярып төшкән аваз ишетәм:

Табигатькә бар бәндәләр тигез —

Җир куенына сала кадерләп.

Юлчыларга нинди серләр сөйли

Ак каенлы телсез каберләр?

Сез ишетәсезме? Адәмнәр, сез ишетәсезме?

Сиңа, Казан, яңа җырчыларны

Тукай тарта, гүя кисәтә:

— Гөлбакчага керсәң, күңел кошы,

И алданма купшы бизәккә,

Һәр мизгеле елның исәптә.

Сулыгып-сулыгып, ярга дулкын кага,

Сугып-сугып, сәгать кисәтә...

Шагыйрә әле моннан егерме ел элек Татарстанга һәм татар халкына бәйсез дәүләт төзү декларациясен ачып салган түгелме? Ул шигырь кебек «секретный» жанрда «мөстәкыйльлек!» дип тамак ярмый, әлбәттә, чөнки ул шигырьне үтерү булыр иде.

Безнең җанны кайгырткансың, Тукай,

Атлы бүләк калдырмагансың, юкка —

Без, ахры, куркак.

Һәр тарафта битарафлар арта,

Гарип җаннар уза, җыен юха, —

Ә без чукрак.

Ә бүләгең, бәлки, түгел юкка —

Сикереп менеп атланырга атка,

Атылырга чорның күкрәгенә,

Синең кебек, Тукай.

Ә без туклар.

Милли аңын, милли азатлыгын туклык хакына саткан милләтнең киләчәккә хакы юк. Аның туган теле, чагыштырмача сакланган хәлдә дә, кухня тарлыгыннан чыкмаячак. Шагыйрә моны тирәннән аңлый, авыр кичерә һәм татар милләте кебек кайчандыр гаярь милләтнең «замананың күкрәгенә басып, җыр башлаган кыю яшьләренең» мәйданга чыгачагына өметләнә:

Сибелгәннәр урман-далаларга,

Күтәргәннәр җирнең чирәмен.

Тукай моңын, Такташларның гомерен,

Үткәннәрнең моңын җырга салган

Туфаннарны сагынып киләмен.

Сибгатләрне, Исәнбәтләреңне,

Истә мәңге исән ядьләреңне,

Үткәннәрне таптамаучыларны,

Бүгенгене бирми ятларга.

Татар китабының изге йортын,

Якын, ерак фикердәшләрне,

Замананың күкрәгенә басып,

Җыр башлаган кыю яшьләрне

Сагынып киләм, чорлар чорналышкан

Казаныңда, Казан, кайнарга.

Соңгы богауларны өзгәләргә

Мусаларың чыкты мәйданга...

Саҗидә Сөләйманова бер укуда барысы да аңлашыла торган беркатлы шигырьче түгел. Аны аңлау һәм якын итү өчен иң тәүдә бөтен меңъеллык татар әдәбиятын, аннан дөнья әдәбиятын яхшы белергә, димәк, иң юга­ры мәгънәдә мәдәниятле һәм милли булырга кирәк, чөнки бары тик мил­ли үзенчәлек кенә әдәбиятны дөнья китапханәсе шүрлекләренә күтәрә. Димәк, татарга бүген, иң тирән мәгънәсендә әйткән хәлдә, урыс импе­риясе тарафыннан чүплек һәм ташландыкка әйләндерелгән үз биләмәсен чистартучы милләт көрәшчесенә әверелергә кирәк. Халыкта, колхоз эше бетми, дигән канатлы әйтем йөри. Мин залдан, менә шушы «кол­хоз эшләрен», вак мәшәкатьләрен бер генә тапкыр онытып булса да, Саҗидә Сөләйманова шигырьләрен укуын үтенер идем. Әмма, яшермим, зал аны юньле-рәтле белми, чөнки милләт әлегә милли түгел. Паспортта «татар» дип язылу рухың белән татар булуны аңлатмаган кебек, Саҗидә Сөләйманованың атаклы шагыйрә буларак, Әлмәттә тууы әле аны Әлмәт белә дигән сүз түгел.

Алтмышынчы еллар башында Хрущев кәҗәләрне «совет власте» до­шманы дип бетертте. Атлар, искелек күренеше буларак, Советлар Сою­зыннан дөнья бойняларына сугымга озатылды. Шуның белән татардагы ир-ат төшенчәсендә егерменче гасырда гына ялгана алмаячак рухи өзеклек килеп чыкты. Атлар сугым кузовына, ирләр хәрчәүнәгә, хәрчәүнәдән мич башына күтәрелде. Сез карагыз, татар атларының күзләрендәге яшьләрне шагыйрә ничегрәк тасвирлый:

Кара тасма юл сузылган,

Ике якта ак кар.

Машиналар узышалар,

Машинада атлар,

Җирән кашка моңсу гына

Карап бара юлга.

Дан казанган мәйданнарың

Кайда, кара юрга?..

Райком упалнамучлары авыл ихаталарында читәннән читәнгә сике-Реп, галифеләрен ерта-ерта кәҗәләр аулаган чакта, Гагарин Галәмгә менде. Менә шундый әйтеп бетергесез каршылыклы, Ватансыз, милләтләрне алып, алар исәбенә интергаиләләр корып, үзен ишәйтергә матакан һәм тарих чоңгылына тәгәрәп төшкән милитаристик дәүләт инде ул безнең «сөекле» Русиябез. Русиянең биш гасырлык йөк аты һәм туйдыручысы, сакчысы, хезмәтчесе булган татар милләте күзләрендә дә бүген машинада бойняга китеп барган җирән кашка күзләрендәге яшь тамчысы елтырый.

О Россия!

Халкым өчен

Иван патша түгел изге:

Җир йөзендә мәгърур көчең

Түгел корал күплегендә,

Көчкә каршы үчтән ауган

Азмы тарих чүплегендә, —

дип, шагыйрә моннан утыз ел элек бу иң соңгы һәм иң кансыз, кешеле­ксез империянең бетәчәген алдан күргән.

Шуның өчен, шартлардан чыгып, рәсми идеология кушкан шигырьләр дә иҗат итәргә мәҗбүр булган һәм аларның кайберләрен чың инану белән язган Саҗидә Сөләйманова стратегик мәсьәләләрдә Рәсәй белән бервакытта да килешү шартнамәсенә кул куймады һәм горур ки­леш тормыштан китеп барды. Сәяси аңы булган милләтнең горурлыгы түгелме бу:

Фәлән вакыт гомерең калган, диеп,

Син куркытма, доктор, өркетмә.

Күреп торам: язмыш өстәлендә

Имза куелмаган беркетмә...

Беркетмә — ул шартнамә. Халык кул куймаса да, аңа хакимнәр кул куйды. Мәскәү авызына су капкач, «Вечерняя Казань» селәгәйләрен агы­зып мактагач, үз хакимнәребез җәмәгатьчелек биргән бер генә сорауга да җавап бирә алмыйча, аны күккә күтәргәч һәм өч еллык авыр көрәшләрдә кыйналганнан соң, милли хәрәкәт алып биргән мөстәкыйльлектән көлеп, өстәл башында Ельцин, өстәл очында безнең җитәкчеләребез утыр­ган сурәттә куелган Шартнамә чынлап шәптер ул, егетләр. Әмма нәрсә эшләмәк кирәк? Милли хәрәкәт тарафыннан ныклы басым булмаган Татарстан Президенты белән мин дә, Ельцин урынында булсам, бары тик шундый шартнамә төзер һәм шундый юл белән генә «мөстәкыйль, суверен, халыкара субъект» булган Татарстанны «в составе России»га куып кертер идем. Сорау туа: Саҗидә апа исән булса, нәрсә әйтер иде икән? Изелгән милләт кызы буларак, ул бу шартнамәнең нинди әкәмәт икәнлеген аңлап, ул аны барыбер милли азатлык юлында бер адым да алга, тик һаман да «в составе России» дип бәяләгән булыр иде. шунысы да хак: яңарыш, алга барыш стабильлеген торгынлык, искегә кагылмау стабильлеге белән бутаган, барлык милләтләрне берләштергән халык фронты булмаудан файдаланган җитәкчелек бу шартларда белән моннан да яхшырак Шартнамә һәм килешүләргә кул куя иде. Бу үзебезне аклау өчен түгел, э татар милли тойгысының никадәр түбән дәрәҗәдә икәнлегенә ачынып әйтелә.

Әмма Саҗидә апа җитәкчеләребезнең Рәсәй парламентына «прас-туй липутат» итеп сайлануларын аңламас һәм сайлауга бармас иде. Анда мин дә бармаячакмын һәм сезне дә шуңа чакырам. Ышанам ки, татар интеллигенциясенең һәм халкының намуслы, аек акыллы өлеше сайлау­ларга бармаячак. Әмма алар сайланачак һәм Рәсәй парламенты микрофо­ны артында чиратта торып һәм, имештер ки, бердәнбер шушы юл белән «мөстәкыйль», әмма инде суверен булмаган, «халыкара бәйләнешләргә Рәсәй рөхсәте белән хокуклы булган», әмма «халыкара субъект булма­ган» Татарстан дәүләтенең интересларын яклаячак. Урыс әйтмешли, поживем — увидим.

Безнең милләтебез биергә бик ярата. Газеталарда басылган сурәтләренә караганда, җитәкчеләребез дә бик матур бии. Көе «Әпипә» булса да, башкарылышы белән аның «Барыня» булуы мөмкин, әлбәттә. Сөекле шагыйрәбез монысын да алдан күргән:

Биючегә әллә аяк кирәк?

Биючегә, дуслар, хис кирәк!

Биючегә кирәк кайнар йөрәк,

Сылу гәүдә, ачык йөз кирәк.

Биючегә, дуслар, канат кирәк!

Ә без канатлы милләт. Безнең канатлар әле ныгына гына башлады. Соңгы вакыйгалар татар милләтен айныту, үз язмышын үзе кайгырта баш­лау юлында шактый көчле стимул булып тора. Тагын да урыс әйтмешли, «нет худа без добра».

Безне бирегә Саҗидә Сөләйманованың үлемсез рухы чакырды. Аның искиткеч тирән шигърияте һәм бүгенге халәтебез турында йөгереп үтешли генә әйтелгән кайбер беренчел фикерләрем менә шулар. «Аргамак» жур­налы башлаган һәм ел саен Әлмәт, Чаллы, Түбән Кама шәһәрләрендә Үткәреләчәк бу бәйрәмнәр безне милләт буларак берләштерүгә ярдәм итсә, без бик шат булыр идек. Безнең алдагы бурыч та шуңа чакыра бит: шулай адым арты адым ясап, цивилизацияле юл белән татар дәүләтен аякка бастыру.

Каплар булса юлын карлы бозлар,

Ярсына да елга, болгана.

Кар сулары белән җыен чүп-чар

Агып төшә язын елгага.

Җир яшәрә, елга болгана.

Бу дөньяның әллә азмы кере?

Җыйсаң, булыр иде сазлавык.

Саф гәрәбә кебек чишмәләре

Ургып чыга тау-таш актарып.

Елга ага һаман сафланып.

Суга төшсәм, чылтырап аккан чишмә

Сорый иде: «Сеңлем, ни йомыш?»

Шул чишмәнең саф тамчысы булып,

Агымыңа чыгыйм, әй, тормыш!..

Игътибарыгыз өчен зур рәхмәт. Хәзер «Аргамак» журналының Саҗидә Сөлэйманова исемендәге әдәби ярышында җиңеп чыккан әдип­ләребезгә бу бүләкләрне тапшырырга рөхсәт итегез.

Айдар Хәлим.

ЧаллыӘлмэт. Март, 1994.

 

Используются технологии uCoz