Озата килүче

1.

Сибгат Хәким...

Белмим, кайчан килеп керде икән тәү тапкыр миңа, таулар арасында Югалып калган авылның чабаталы малаена, бу юллар:

Ачып куйдым вагон тәрәзәсен —

Тәмле исләр керсен арыштан...

Чорнап алды алар мине, биләп алды. Үзем дә арышлар арасын­да яшим дә бит!.. Маңгай күзе бар, йөрәк күзе икенче шул. Менә мин китаплар салынган «токчай»ны селти-селти, Олы Кәркәледән Бәләкәй Кәркәлегә кайтып барам. Изүләр ачык. Күктә кояш һәм тургай. Тургай нәкъ минем өстә генә сайрый. Ул сугышта ятып калган әтиемнең йөрәге сымак тоела миңа. Әйе, тургайның тормышымны җиңеләйтәсе килә. Көн саен ун чакрым ара үтеп, йөреп укыйм мин. Ашказанында буш. Ә янәшәдә, күз күреме җитмәс офыкларга тартылып, арыш дулкынлана. Димәк, арыш баш коса. «Ачып куйдым вагон тәрәзәсен...» Ә нинди була икән ул вагон? Их, бер күрергә иде! Бу чакта шигырьне кем язганлыгы мине бөтенләй кызыксындырмый иде. Иң мөһиме шул, алар мине уратып алган мохитнең үзеннән «саркып» чыккан бердәнбер «дөрес» шигырьләр иде. Ул заманда мәктәптә шигырьләрне күп ятлата торган иделәр. Ятлан­ганнары хәтердә калмаган, ә менә «ятланмаганы» ятланган, хәтердә дә калган. Ә безнең, кем әйтмешли, догалык урынына иртәсен дә, кичен дә телдән төшмәгән, әгәр мөмкин булса, тәүлекнең егерме дүрт сәгате буена җырларга әзер торган җырыбыз?! Кем соң аның авторы? Нәрсәгә автор? Кирәкми! Безгә җыр кирәк, җыр!

Чылтырап аккан чишмәгә

 Суга дип килгән идем;

Тиз генә әйләнеп өйгә

Кайтырмын дигән идем.

 Өздереп нигә карадың,

Ник тоттым чиләгемнән?

Суларым түгел, ялкыным

Түгелде йөрәгемнән.

Кызарып янган шәфәкътан

Күзләрем ал алма дым;

Тибрәнде телем, әйтергә

Сүзләрем табалмадым.

Инешкә төшкән сукмакның

Читләре үлән генә.

Вәгъдәм бар сиңа, белмәсен

Тик күрше-күлән генә...

Халык йөрәгенең төененә төште бу җыр. Ул безне, сугыш башын­да, аннан соң туып, аякка баскан үсмерләрне чыклы сукмак буйлап «Фазыл чишмәсе»нә алып килде. Ә бу чишмә инде язмыш дигән су иде. Уналты гына юлдан торган бу җырны кайларда гына җырламадым мин. Мин генәме? Буыннар. Ничәмә ничә буыннарны үз чишмәсенә оза та килә ул. Кызганычка каршы, озата килүче җырлар күп түгел, Гомер буе күңелең хыянәт итмәгән, башка җырларга алыштырмаган җыр бит ул «Фазыл чишмәсе». Миңа килгәндә, мин аны Өязе тугайларыннан ки­ерелеп печән чабып кайтканда җырладым. Ерак калмык җирендә, ләлә чәчкәседәй кызарып, безнең буровойга кунган калмык кояшына карап җырладым. Шушы ук җыр хәрби хезмәткә озатты һәм һәрчак янымда булды. Шушы ук җыр мине Казанга чакырды һәм шушы ук җыр ел­лар аша мине кабат туган җиремә алып кайтты. Чөнки «суларым түгел, ялкыным түгелде йөрәгемнән». Йөрәкләреннән су түгел, ялкын түгелә торган патриотларны күбрәк тәрбияләсен иде безнең шигырьләр. Бер карасаң, без, көнбатыш «башкортлар», никадәр бәхетлебез; безнең ике туган телебез, ике туган әдәбиятыбыз бар. Өйдә татарча сөйләшеп, та­тарча укысак та, ул тел безнең гомумтелебезнең яртысы гына бит. Аның икенче яртысы «башкорт теле» бит. Шуңа күрә кайсысы башкорт, кай­сысы татар китабы — аерып тору юк. Булсын гына! Икесен дә бердәй укыйбыз. Политикага да керү юк! Безнең өстәлләрдә, парталарда һәм күңелләрдә менә кемнәр рухи оборона тота иде: Тукай — Гафури — Такташ — Давыт Юлтый — Муса Җәлил — Туфан — Баязит Бикбай — Мостай Кәрим — Сибгат Хәким —- Нажар Нәҗми... Алар барысы да татарлар, тик, нишләмәк кирәк, кемгәдер ал арның кайберләрен «башкорт» итәргә кирәк булган!.. Бу мәңгелектән килгән бергәлекне күз карасы кебек саклау бик мөһимдер. Тукайлар, Гафурилардан, Тукай Уфага килеп киткәннән соң язган истәлекләрдә әйтелгәнчә, бер-берсен карашыннан аңлаган, «милләтнең елап туйган ике баласы»ннан калган изге васыять бит бу. Татарстан һәм Башкортстан республикалары ара­сында ясалма чик булса да, халыклар арасында чик юк. Илфак Сма-ков кемгә якын түгел дә, Илһам Шакиров кемгә якын түгел? Фәридә Кудашева кемгә якын түгел дә, Әлфия Афзалова кемгә якын түгел? Ә шагыйрьләребез? Татарстанда Мостай Кәрим белән Наҗар Нәҗмине үлеп яратсалар, Башкортстанда исә Хәсән Туфан белән Сибгат Хәкимне шулай ук үлеп яраталар. Чөнки барысы да бер халык балалары! Мон-Дьш бергәлек безне Мендәрле Кул чишмәләреннән Фазыл чишмәләренә алып бара, Фазыл чишмәләреннән Мендәрле Кул чишмәләренә алып кайта. Халык арасында Ык елгасы аша күпер хакында «Дөньядагы иң озын күпер» дигән канатлы сүз йөри. Уфа һәм Казан вакытлары арасын­дагы ике сәгатьлек аермага бик төпле, бик кинаяле ишарә ясала монда. Канатлы сүзнең иң тәүдә кем теленнән очып чыгуын әйтүе кыен. Ьәрхәлдә, бу күпер алай озын булмасын иде. Халыклар дуслыгының Ленин үзе салдырган күперләреннән бит ул мондый күперләр. Та тар-башкорт сәнгатенә хезмәт иткән һәр сәнгатькәр шуны белеп, шуңа таянып эш итсен иде.

Һәр чын шагыйрь бөтенесеннән элек шәхес, әлбәттә. Характер, ка­батланмас холык. Атлам. Караш. Кичереш. Иртә килү. Соңлау. Кайнап күтәрелү. Сабырлык, басынкылык аша юл яру. Киная белән җиткерү, Турысын әйтү... Таланттан башка безне менә шундый әллә күпме күзгә күренгән һәм күзгә күренмәгән сыйфатлар безнең шәхесебез булып төйнәлә һәм көндәлектәге үзара мөгамәләбезне хәл итә. Әйе, тормыш­та исә без аларга әлләни игътибар да итмибез шикелле. Без «бары тик яшибез», һәр кеше кебек, шагыйрьләрнең дә үзләренә генә хас гадәт-кыланышлары, гүзәл сыйфатлары һәм, хрестоматия теле белән әйткәндә, «җитешмәгән яклары» бар. Бу табигый. Мин Сибгат Хәкимне егерме ел беләм. Мин аның искиткеч тыйнаклыгы, үзеннән-үзе яраттыра тор­ган басынкылыгы, гадилеге, мөлаемлыгы һәм башка матур сыйфатлары турында уйланам да яңадан уйга калам: кайларда, тарихның кайсы бо­рылышларында, нинди шартларда яралган, тернәкләнгән, ныгыган һәм, ниһаять, характер буларак оешкан бу сыйфатлар? Әлбәттә, Болгарлар, Кол Галиләрдән килә алар. Ләкин Болгар хәрабәләрен кичергән характер өчен бу кадәр тыйнаклык артыграк түгелме? Күз алдына Тукайның «җил дә вакытында искән, яңгыр да вакытында яуган» Казан артының Сок­рат сымак акыллы картлары пәйда була. Алар җирнең үзе сымак кичерә һәм түзә белә. Чын игенче-крестьяннар. Сибгат Хәким, шушы җирнең улы буларак, үзе үк беренче игенче. Беренче крестьян. Ул бөтен барлыгы белән буразнадан. Аланнардан, урманнардан. Күз алдыгызга китерегез. Әйткәнемчә, дала имәне сымак базык гәүдә, һәрчакта да аз гына уңга борылып күтәрелгән баш. Хакыйкатькә тугры булыйк йомры баш. Акыллы, хәтта бераз хәйләкәр караш. Гомумән алганда, илһамлы, нин­дидер канатлы караш. Колакны әйтәсе дә юк — ул гаять сак. Гүя ша­гыйрь «былтыр кыскан» мари урманнарында кошлар тавышын тыңлый... Күңелдә яралган елмаю менә-менә йөзенә бәреп чыгачак... Менә сезгә Сибгат Хәким.

Характер, холык, гадәт...

«Характер — ул үз табигате белән иҗтимагый һәм шәхси хәл-әхвәлнең диалектик бәйләнешен раслый торган үлчәмә, сыйфат» , ди эстетика фәненең күренекле белгече Александр Буров. Әгәр без харак­терны, бу җәһәттән Сибгат Хәким шигыренең характерын, ягъни эле генә әйтелгәнчә, иҗтимагыйлык белән шәхсилек кушылмасын, югарыда аталып киткән сыйфатлар — тыйнаклык, басынкылык һ.б.ш. сыйфатлар белән чикләсәк, бу бик ярлы һәм бер яклы булыр иде. Әлбәттә, алар гына җитми. Миңа әле Такташ, Җәлилләрдән мирас булып калган күкрәү, әйтер идем, тамак яру җитми, һәм бу шулай да. Безнең татар-башкорт шигъриятенә, аның әһелләренә, Евтушенколарга хас булганча, мәйдан киңәйтү, киңәйтелгән мәйданнарда кешеләрне җылытырлык учак ягарга омтылу, иң изге теләктән чыгып тамак яру җитми. Без «тый­нак», без «биргәненә шөкер». «Учак җылысы» дидем дә тагын уйга калдым. Сибгат Хәкимнең иң яраткан образларының берсе бит ул. Учак. Чишмә... Учак җылысы, кешеләрне җылыту тойгысы аны бөтен гомере, бөтен иҗаты буйлап озата килә. Әгәр безнең әдәбиятчылар, академик хезмәтләреннән беразга гына аерылып, иренми-нитми, шагыйрьнең тел байлыгы белән кызыксынып, сүзлек төзесәләр, анда учак, чишмә дигән сүз-образларның еш очравына таң калырлар иде. Менә аның әле 1939 елда язылган «Учак» шигыре:

Яр буенда ялгыз бер ут яна,

Кем ял иткән анда? Кем яккан?

Туктап мин дә җыеп чыбык салдым,

Аерылыуы кыен учактан.

Ташлап китәр идем бик кызганам,

Сүнәр көйрәп торган күмере.

Яңадан соң аны кем тергезер?

Дәвам итсен өчен гомере?

Шигырь итеп яздым сине, учак,

Син күпмегә кадәр яшәрсең?

Тиз сүнәрлек булсаң, мин яныңда,

Кабызырмын, миңә дәшәрсең!

«Мин яныңда, кабызырмын...» ди яшь шагыйрь. Карагыз, нинди тирән мәгънә! Бу бит гомерлек программа! Менә ни өчен алтмышынчы елларда язылган «Үрләр аша» поэмасы каһарманы Халисә көнбатышка нефть торбасы сузып бөтен Европаны җылыта икән... Ә бит ире Ярулла­ны шушы Европадан, дөресрәге, Германиядән килгән афәт һәлак иткән... ^Кабызырмын, миңа дәшәрсең...» Шигырь иҗади программа булып яҢгыраса да, игътибар итегез, ул ничек тыйнак, пышылдап кына әйтелә. *? бу пышылдау укучы йөрәгенә таулар яңгыратып килеп җитә. Менә каршылык талантның «тамак яруы» була да инде. Әйе, әйткәнем , тагын бер тапкыр әйтәм: таләп талантка тигез. Ә учак яна, яна! Әмма Диалектиканың, тормышның тап килүе, парлылык, ягъни симметрия за-. Тынычлыкның үз учагы булган кебек, сугышның да каһәрле бар. Кем алар белән шаяра? Җитәкчелек итә? Сугыш исен сизә шагыйрь. Гитлер үзенең канлы бармакларын инде Европага батыра баш­лаган... Бу заманнардан кырыклап ел узгач, шагыйрь илләр буйлап Вап-царов, Фу чик, Җәлил, Леркаларны эзләр һәм «Эзлиләр Европа буйлап» дигән поэмасын иҗат итәр. Менә ул сугыш учакларының канлы эзләре. Әммаәлегә 1940 ел.

Бер хәбәр килә, учакта

Ут сүнде кебек;

Җилләр дә менеп тауларга

Үкседе кебек...

Киләчәк югалтуларны сизенә, ләкин учакның тәмам сүнәчәгенә ышанып бетми:

Пионерлар алан уртасында

Дөрләттеләр учак кичкырын.

Малай — очкын, саклыйм йөрәгемдә

Шул учакның мин бер очкынын...

Шагыйрь үзенчәлекле, каршылыклы чынбарлыкта яши. Аның үзенең шәхси тормышы да шундый. Иҗат уты да нәкъ әнә шундый кар­шылыклы: ул йә бар, йә юк. Табигатьтән бирелмәсә, аны, акча сымак, эшләп кенә табып булмый. Утының чи икән, үзеңә үпкәлә. Шагыйрь ме­талл эретүче сымак кайнар цех эшчесе. Ул гел ут белән эш итә. Шагыйрь өчен өченче ут иҗат уты реаль утта сынала икән. Тормыштанмы иҗат утың? Шигырьләр әнә шул реаль утта яна алырлык дәрәҗәдә шигырь бу­лырга тиеш. Монда гаҗәеп көчле киная ята, әлбәттә. Сугыш башланыр алдыннан гына язылган «Янмый» шигыре бүгенге көндә, кайсыбер шак­тый «чи» шагыйрьләребезнең «үз таләпчәнлекләрен раслау» ниятендә, имеш, ничек итеп шигырьләрен яндырулары турында еш кына дөньяга кычкыра башлаган заманда, аеруча усал һәм гадел яңгырый. Шигырьләр янмый. Чөнки учак та, кәгазь дә, кем әйтмешли, «акылсыз» түгел ре­аль дөнья матдәсе, һәм менә нигә янмый:

Ул язган шигырен нигәдер

Сөймәде, яратмады;

Дусларына укытмады.

Массага таратмады.

«Кем белә, үлеп китәрмен,

Язганым дөнья күрер;

Бер усал телле әдипнең

Кулына барып керер»,

Яндырыйм әле үзен дип,

Шырпыны сызган иде,

Янмады шигырь, аңарга:

 «Син мине кызган», —диде.

 Утыннар янып беттеләр,

Ә шигырь көйрәмәде;

Диде ул: «Минем шагыйрем,

Язарга өйрән әле.

Син йөрәк ялкыннарыңны

Сал миңа күбрәк итеп,

Мин дөрли-дөрли янармын,

Торырсың исең китеп».

Менә нинди таләпчәнлек белән тормышка керә лирик герой. Шагыйрь исә шушындый ук таләпчәнлек белән шигърияткә керә. Шигърияткә керү - утның күзенә керү бит ул. Шундый ук каһарман таләпчәнлек, нәфрәт белән сугышка керә. Ләкин аның сабый күңеле бу гарасатның чынлап та башлануына ышанмый кебек. Ул сугышның кирәклеген аңламый. Кабул итми.

Үзәнлектә җилләр уйнап йөри,

Яфракларны куып түбәнгә.

Маңгаенда кызыл йолдыз яна, —

Кем ул күмелеп йоклый үләнгә?

Гүя бернәрсә дә булмаган кебек. Җилләр, яфраклар, кемдер йок­лый... Шунысы гына сискәндерә: нәрсә, үткәндәге, якын үткәндәге югал­тулардан исәңгерәп йоклыймы ул? Әллә бүген бер-бер хәл булганмы? Маңгаенда кызыл йолдызлар янган егет кайчан уяныр? Уянырга тиешме ул? Түбәнгә куылган яфраклар күмеп китмәсме аны? Юк, китмәс! Ул бит тере, Шигырь бит шуны раслап тора түгелме?

Кем ул күмелеп йоклый? Милләте кем?

Нинди изге сәгать! Шагыйрьнең күмелеп йоклаган егеткә борылып, Ул эчеп үскән чишмәләрнең исемен беләсе килә. Сорау арты сорау:

Кай өлкәдән? Кайсы авылдан?

Илендә кем булып хезмәт иткән?

 Бу сугышка кайчан алынган?

Укучы чынлап сискәнеп куя — сугыш икән бит бу... Ә сораулар тирәнәйгәннән-тирәнәя бара:

Балалары бардыр, бәлки, аның,

Туганнары бардыр, кем белгән.

Ләкин безгә менә шунысы ачык:

Нәрсә ачык? Нәрсә?

Туган җире өчен ул үлгән.

Бикфорд шнуры сымак шигырь янып килде-килде дә, үзәк образ-ди­намитны шартлатты. Кызыклы алым бит. Ләкин әсәр тәмамланмады әле. Автор, һөҗүм алдыннан рекогносцировка үткәргән гаскәрбаш сымак, бары тик гаскәрләрне генә урынлаштырып бетте. Шунысына игътибар итегез, аның һич кенә дә үтерәсе килми каһарманны. Үлгәнлегенә ышан­дырасы килми. Карагыз, нинди тере ул:

Бантына ул җылы бүрек кигән,

 Туңмас өчен көзге салкыннан.

Карап ята батыр көнбатышка

Күчеп барган фронт артыннан...

Бу — 1943 ел. Фронт дигән корыч ташбака әлләни тиз күчеп барыр­га да ашыкмый. Ул корбаннар сорый. Сибгат Хәким сугышкан Калинин өлкәсе җирендә генә дә 200 мең совет сугышчысын корбан итеп алды. Авторның фронтны тизрәк алга күчерәсе, шуның белән хәтта һәлак бул­ган батырларны да кабердән күтәрәсе, юатасы килә бугай, һичшиксез, татар фронт лирикасының шедевры бу шигырь. Әйе, хәзер инде лирик герой шигырьдән шигырьгә дошман яккан ут-янгыннарны сүндерүче бу­лып сурәтләнә. Ләкин тормыш учагын тергезгән совет солдатын хәзер икенче образ — кошлар алмаштыра:

Тегендә дошман чигенә —

Авыллар дөрләп яна;

Без җиңеп алган авылга

Шул кошлар күчеп бара.

Газета килеп җиткәнче,

Кошларга карыйм иртән:

Күренми алар, фронт та

Төн белән алга киткән...

(«Кошлар»)

Используются технологии uCoz