III.

Тукай хәтергә төшкәндә, Сибгат Хәкимнең «Кырыгынчы бүлмә» поэмасы хәтергә төшми калмый. Әсәр белән таныш булмаган баш-корт-татар укучысы өчен шунда ук ачыклап китик: кырыгынчы бүлмә — Казанның «Болгар» кунакханәсендә Тукай яшәгән бүлмә ул. Би­шенче елгы революциядән соң татар мәгърифәте дөньясында булган яңарышның үзәге. Әгәр шулай әйтергә яраса, яңарыш шәмдәлләре янган бүлмә. Үткәннәр һәм киләчәк турында уйларга батып, яшермим, йөрәк талаганда мин еш кына әйләнеп кайтам бу әсәргә. «Кырыгынчы бүлмә»гә әйләнеп кайту Тукайга әйләнеп кайту ул. Алар аерылгысыз. «Кырыгынчы бүлмә»не белми торып, Тукайның халык тормышындагы урынын анык билгеләү мөмкин түгел. Аны укыганда халык шагыйренең ак мәрмәр сыны, заманның, җирнең, илнең, көннең катгый сурәте, «көфер почмаклары», «печән базарлары» күз алдына килә. Гомуми алганда, тормышның алгы сызыгы, җан өчен көрәш, «кызыл фикер белән кара Фикер алышкан» сызык шушы «печән базарлары» мәйданнары аша уза бит. Бу мәйданнарда бер генә Пушкин, бер генә Гарсиа Лорка, бер генә Тукай аумаган инде. Аһ, күпме тамырларны астын кисеп-корытып, күпме имән-талантларны гөрселдәтеп аударды бу мәйданнар. Ләкин тормыш котылгысыз матур һәм бөек: талантлар килә тора, китә тора, килә тора, китә тора...

Сибгат Хәким Тукай турында өч поэма язды. «Пар ат» 1939 ел, «Шагыйрьнең балачагы» 1940 ел. һәм, ниһаять, «Кырыгынчы бүлмә»

1971 ел. Моннан тыш Тукай шәхесе Сибгат Хәким иҗатында, бер яктырту чы-тазартучы илаһи көч буларак, шигырьдән шигырьгә күчә килә.
Аның үз «Тукай дәфтәре» бар. Тукай аны гомере буе озата килә. Кай­дан килә Тукай темасына булган бу кадәр тугрылык? Шагыйрьләрнең
икесенең дә бер «карьйә»дә, хәзерге тел белән әйтсәк, бер үк Арча районында туулары белән генә аңлатыламы? Алай дисәң, дөньяга «бер
карьйә»дән килгән әдипләр байтак кына ул. Әмма берсендә дә бу хәтле «тукайлыюжж. Әйе, Сибгат Хәкимдәге «тукайлык» бу халыкның
үзеннән килгән, табигатьнең үзеннән бирелгән хокук. Бу канда кайнаган кызыл кан тәнчекләре өермәсе. Үзенең «тукайлык» миссиясен шагыйрь
әле әнә кайчан
шиърияткә аякка баскан елларда ук сизгән. Ә мондый сиземләү бишектән үк килә. Мондый сиземләү хокукына бер генә инсти­
тут та диплом бирә алмый. Чын талант үзенең әдәбияттагы урынын белә,
дөрес чамалый һәм шушы олы бурычны җырга күчереп, яңа буыннарга
тапшыра:

Әти — Әтнә базарыннан —

Бәйрәм!

Чана башын тизрәк актардым,

Ат печәне, салам арасыннан,

Арасыннан чиста, ак карның

Күмәч чыкты, китап— Тукай чыкты,

Әкиятләре белән, кар белән

Тукай керде өйгә. Казанда аш,

Бөтен дөнья тулды пар белән...

Менә ничек ямьле монда! Менә ничек тере башланып китә поэма! Шушы юлларны укыганда мин әллә нәрсә эшлим, мондагы шигърият, мондагы ак кар... Мондагы күмәч, хуш исле печән һәм, ниһаять, китап

Тукай... Сихерли алар, сихерли, билләһи!..

Моннан ун елга якын элек, Тукайның 90 еллыгына багышланган кичәдә катнашу өчен Уфага килгән Сибгат Хәким, ялгышмасам, халЫ# шагыйре турында берничә генә кәлимә сүз әйтеп, анда Наҗар Тукай хакында бик тә тәэсирле доклад ясады — чыгышы шушындый юл­лар белән тәмамлаган иде:

Тукай дисәк — хәрәкәткә килә

Халык үзе, үзе бер тарих.

Әйе, беренче чиратта татар халкы. Гомуми алганда, халыклар. Тукай калдырган эзләр еллар ераклаша барган саен яңарачак. Быел, бөтен дөнья җәмәгатьчелеге Тукай тууга йөз ел булуны билгеләгән елда, без — та­тар-башкорт халкы, аның интеллигенциясе, бөтен төрки халыклар кебек, шагыйрьнең безнең туган культурага, мәдәнияткә иңдергән өлеше, тот­кан роле турында хәзерге биеклекләрдән торып бәя бирәбез һәм аның ал­дында баш иябез. Бу урында, мин үз язмышым турында да уйланам, һәм бер дә урынсызга түгелдер. Карагыз әле, ничек кызык килеп чыга: Тукай үзе мине җитәкләп туган телемә, бер үк вакытта башкорт теленә, куль­турасына һәм Сибгат Хәкимгә алып килсә, Сибгат Хәким исә дәверләр аша үз иҗатындагы Тукайга алып килде. Нәрсәсе белән диалектик түгел бу бәйләнеш? Монда ни кадәрле байлык һәм ни кадәрле мөмкинлек! Ту­кайны һәр башкорт үз милли шагыйре итеп кабул итә. Тукай исеме белән мәктәпкә барган ул. Тукай яктысы яткан китаплар Уфа һәм Казан матбу­гатларында басылып килгәннәр аңа. Тукай һәрчак аның янында.

Тукай янда... Рухы кагына өстә,

Йөрәк сизә» тоя, сикерә,

Аның белән мин барырга риза

Җир читенә, дөнья читенә...

Илтә алга, чокырларын күрми,

Куллар минем аңа тотынган,

Очам алга, исергәнмен тәмам

Илаһи рух — Тукай рухыннан...

Мин кайсы чакларда, миңа мәгълүм булган даһи шәхесләрне күңелдән үткәрәм дә, шундый фикергә киләм: һәр бөек иҗатчының үзенш генә хас тәрҗемәи хәле — биографиясе бар. Әсәрләре белән аерылсалар Да, алар тормыш шартлары, көнкүреш ягыннан аз аерылалар. Тукайның язмышы да, иҗаты да кабатланмас. Россиянең, патша самодержавиесенең «үги баласы» — татар халкының үзе сымак ятим улы — өч яшьлек Тукай яланаяк зәңгәр бозда басып тора... Нинди бөек кеше нинди кыерсыту­лар кичермәгән, ләкин беркемне дә Тукай сымак, базар чатында «Бала бирәм, кем ала? Асрауга бала бирәм, кем ала?» дип кулдан сатмаганнар Шикелле... Шагыйрь күпме генә талантлы булмасын, язылачак җырлар күктән төшми, хәтта алар да конкрет шартларда телгә килә... Сиксән си гез бүлмәле йорт-утарларда яшәгән граф-ландскнехт әдипләргә җиңелрәк булган, әлбәттә. Җиде яшендә Державиннар, Жуковскийлардан дәрес алып, булачак даһиларга да күпкә җиңелрәк булган. Ләкин әдәбият та­рихы, гомумән, тарих моны исәпкә алмый. Плебеймы син, әллә патри­циймы — аның өчен барыбер. Син аңа тик бөек әсәр бир. Берьяктан, бик гадел, икенче яктан, бик зур гаделсезлек. Ахырысы шуңа, Пушкиннар да, Тукайлар да кабатланмый. Алар мәңгелек сагыну. Беркайчан да үтми торган сагыну. Салкын «Болгар» кунакханәсенең кырыгынчы бүлмәсендә үлемсез әсәрләр тудырып, егерме җиде яшендә икенче бер ханәдә, Клячкин шифаханәсендә дөнья куйган Тукай горурлык кынамы?! Гыйбрәт бу, гыйбрәт! Иске дөньяга гына түгел, киләчәккә, бөтен дөнья тарихына гыйбрәт... Зәңгәр апрель бозлары гына алып китә алмады бу кайгыны. Ә әлегә гомер кылы өзелмәгән, ул урын өстендә мендәрен бераз күтәрә төшеп, соңгы шигырьләренең корректурасын көтә, тышта яз, баш очында — үлем, гүр фәрештәләре очып йөри; ятимлек, күрелгән авыр­лыклар, кыерсытулардан тарсынып оча бу күңел, дөнья читлегеннән оча, ә «көфер почмагында» рух белән сату итү, «Печән базары» мәйданында һәм чатларда мал белән сату итү кызганнан-кыза....

Килдем кышын, ачу белән чаттан

Иске дөнья бәрде карларын;

Бәрде биткә, бәрде минем йөзгә,

Аның саен ныграк каргадым.

Тынгысыз чат тынгы бирмәс канга,

Үзем тынгач, шушы чат тынар,

Тукай тавышы, кычкыра күк Тукай,

Бер генә сүз яңгырый: саттылар...

«Кырыгынчы бүлмә»дә шагыйрь үзен күп планлы поэма остасы итеп танытты. «Үрләр аша»да яуланган плацдарм монда тагы да киңәя төшә. Әдип өчен Тукай темасы һәм сугыш темасы — алар, бөтенесеннән элек, халыкның үткәне һәм бүгенгесе темасы. Дугада ядрә астында шуышкан солдат үлемсезлеккә таба шуыша. Ул — халык вәкиле, димәк, Тукай вәкиле.

Калдырмагыз ташлап мине кырда,

Пулеметлар кайнар, туп кайнар...

Янда һаман Тукай, мин аңладым:

Язмышларда икән Тукайлар...

Кайда гына булмасын, шушы язмыш аны тарихи «Болгар» чатЫ-на алып килә. Бу чатның беркайчан да тыныч торганы юк. Халык чаты. Сугыштагы һәм тыныч тормыштагы югалтулар... Бөтенесе дә кырыгын­чы бүлмә, «Болгар» чатында исәпкә алына:

Минем өчен мәңге изге бу йорт,

Бүлмәсендә, күрәм, бар уты –

Чатта «Болгар», почмагына аның

Тиеп узган Сәйдәш табуты...

Менә нинди чат бу. Олы тарихы булып та, тарихы язылмаган чат. Россия империясенең прогрессы юлына әрдәнә булып түшәлгән халык чаты. Бөтен галәм буйлап «чәчелгән дә сибелгән» халыкның сагышлы чаты. Кол Галиләр, Батырша, Карасакал, Ризаэтдин хәзрәт, Мулланур Ва-хитовлар, Галимҗан Ибраһимовлар һәм Муса Җәлилләр мәңгелек исәптә торган чат. Әйе,

Килде шагыйрь, Тукай килде җиргә,

Язганнары безгә бүләге. Күрсәт,

Тарих, бар кайгысы белән

Татар халкы сыйган бүлмәне,

дип Тарихның үзенә сорау бирергә авторның тулы хокукы бар. Үзе дә шушы чаттан һәм окоптан күтәрелгән әдип буларак, Сибгат Хәким олы категорияләр белән эш итә. Вакланмый. Халыкның күзенә туры карый. Ә халык категориясе тулаем Тукай категориясе инде ул. Халыкның диңгез сымак төпсез күзләреннән алынган моңны аның үзенә кире бүләк итә. Сибгатчә баетып бүләк итә. Ә үзе күренми, хәтта шәпләнми дә — сайра­ган сандугач күренми бит! Ул уйлана, борчыла, куана, елый, үкенә, үтенә, кире кага, хуплый, сагына, юксына кон туса, меңләгән кичерештә кай­нап, Тукай алдында — намус алдында җавап тота:

Өем тыныч, Аккош күле тыныч,

Тыныч түгел нигә бу җаным?

Чорны чорга якын куеп карыйм,

Вөҗданына аның — вөҗданым.

Өч гомерен аның яшәп җирдә

Чагыштырыр эшем бармы соң?

Җырны җырга якын куеп карыйм,

Намусына аның — намусым...

Эзли күңел, ник ул җитми һаман?

Ник борчуда уза күп айлар?

Калдырып зур мирас, нәрсәнедер

Алып китте кебек Тукайлар...

Менә шулай Тукай аша бәяли үз хезмәтен шагыйрь. Нинди матур, нинди дөрес, нинди мөлаем каты бәгырьлелек! Их, бөтенебез дә шундый булсак иде дә бит! Сүз дә юк, көчле поэма «Кырыгынчы бүлмә». Аны укы­ганда йөрәк кысылып-кысылып куя. Хәзерге заман татар шигъриятендә тоташ халык образын шушындый ук уңышлы сурәтли алган башка эпик әсәрләрне хәтерлим. Чөнки «Кырыгынчы бүлмә»гә автор «Үрләр аша» килә. Бу минем карашым, әлбәттә. Бәлки, әдәбиятчы галимнәр башкачарак уйлыйдыр. Ләкин, шунысы гына: алар ни уйлаганнарын әйтмиләр. Академиклар «тыйнак». Ничек кенә булмасын, мин үз фикеремне якларга һәрчак әзермен.

 

 

 

Используются технологии uCoz