IV.

Тукай табутын күтәреп, зарлы халык зиратка юнәлгәндә, кечкенә Сибгаткә өч яшь була. Нәкъ чирек буын — егерме биш ел үтәр, ул Сиб-гат Хәким исеме белән олы әдәбиятка аяк басар, һәрбер чын шагыйрь сымак, ул әйрәнчелек чорын кичермәс. Талантлар арасында өйрәнчекләр булмый, осталар гына була. Осталар исә ачыла, киңәя, остара гына бара. Иң тәүге әсәрләрнең берсе «Учак» шигырен, йә, әйтегез, өйрәнчек шигырьме?

Менә Бөек Ватан сугышы тәмам. Җиңүче солдат аңлата алмаслык сагыну белән туган ягына борыла. Тыныч тормышка күчкән чорларда язылган «Туган як» шигырендә халык алдындагы җаваплылыкны иң гади, иң җылы, иң тос чаралар белән сурәтләүгә ирешә. Игътибар итегез, ни кадәр моң саркый бу юллардан:

Әүвәлге гадәт буенча

Борылдым сиңа тагын,

Исәнме, җанга газиз җир,

Илһамым, туган ягым!

Татлы бу борылу. Бер караганда, борыласы да юк сымак... Тумышын-нан ул халкына борылып туган бит инде ул. Әмма бу борылу икенче. «Кай­нар туп, кайнар пулеметлар»дан тыныч тормышка, сугыш сирәгәйткән рәтләрдән торып, кояшка борылу. Саумысыз, ягылачак учаклар... Та­лантларга бай әдәбият та байрак йөртүчеләргә мохтаҗ, һич арттырмый шуны әйтергә мөмкин: Тукайдан калган шигърият байрагын заман үзе Сибгат Хәким кулына тапшырды. Бу тарихи зарурият иде. Байрак йөртү җиңелдән түгел — бигрәк тә буыннар чылбыры менә өзелә, менә өзелә дигән чорларда! Хәлеңнән килсә, рәхим ит, ал байракны. Әйе, югарыда әйткән борылу, кырык үлем аша үтеп, байракка борылу иде:

Кыр җилләре иркәләде килеп,

Тукай моңы ерактан тартты.

 Әкиятләрең белән ачылды телем,

Казан арты, әй Казан арты...

Сибгат ага бөтен булмышы белән гражданин-шагыйрь. Аның био­графиясе халык биографиясе. Әсәрләре шушы җирнең елъязмасы. Бу шигърият ике моң кушылмасыннан бар булган бугай: аларның бе­ренчесе җилдә, камышта, яфракларда, халыкның тирән катламнарында ярала; шагыйрь өчен ул көйле бәет тә, озын көй дә, сеңләү-реквием дә, симфония дә. Икенчесе әдәбият, культура тарихында үлемсезлек яула­ган шәхесләрдән калган рухи байлыкны, традицияләрне үзләштерү, сиңа кадәр яшәгәннәр кичергән хисне яңадан кичерү, заман аһәңенә үз аһәңнәреңне кушудан туган моң. Шушы кушылмадан хатирәле әсәр туа:

Казан әле, Казан уянмаган,

Яфрак белән яфрак серләшә.

Йөрим таңда Ленин урамында,

Күңелем Ленин белән сөйләшә...

Лирика белән эпика тигез үрелгән бу шигырь үзеннән-үзе җырга керергә сорап тора. һәм ул атаклы җыр булып танылды да. Минем бер ва­кытта да махсус җыр язганым булмады, дип Сибгат Хәкимнең миңа кат-кат әйткәне бар иде. Шигырь җырга әйләнә һәм ул еш кына халыкныкы булып китә. Кызык бит, Хәмит Ярминең «Татар халкының поэтик иҗаты» дигән китабында Сибгат Хәким шигъриятенең халыкчанлыгы турында кызыклы күзәтү бар. Шагыйрьнең Ш. Мәҗитов тарафыннан көйгә са­лынган «Юксыну» исемле җырын белмәгән кеше юктыр. Халык иҗатын Җыю буенча соңгы елларда оештырылган экспедицияләр фондында «Юксыну»ның халык тарафыннан «язылган» 25, «Фазыл чишмәсе»нең 32 варианты саклана икән.

Үрләреңне менгәч, туган ягым,

Рәшәң белән битем юдым мин...

«Башка берни дә кирәкми», «Күңелем Ленин белән сөйләшә», «Кайада да йөрәктә» , «Мин беренче чәчкәләрне эзлим» һәм башка шундый Шигырьдән җырга әйләнгән җәүһәрләр халык йөрәгендә китмәскә урын алды. Әйдәгез, тиз генә поэмаларны барлап чыгыйк хәзер. «Үрләр аша» һәм Тукай турындагы поэмалар турында сүз булды. Эпик әсәрләрнең тематик киңлегенә генә игътибар итик. «Дала җыры» молдаван темасы, сугыш истәлекләре, 1948; «Бакчачылар» сугыштан соңгы авыл, 1952; «Сары капкалы йорт» — Ленин гвардиясе солдаты Ибраһим Йосфый язмышы, 1958; «Ленин фәрманы белән», «Кокушкино крестьяннарының Ленинга язган хаты», «Баһавиның моңы», «Языгыз, Җир уллары!» — татар хал- кы тормышында Ленин, 1958-1963; «Дуга» — Бөек Ватан сугышы, 1968; «Дәверләр капкасы» — «КАМАЗ», 1974; «Күги» Бөек Ватан сугышын­да халыклар дуслыгы, мари Күги — 1983... «Эзлиләр Европа буйлап» — Муса Җәлил һәм җәлилчеләр, 1981. Мондый санап чыгудан укучы, бәлки, моңсуланып та куйгандыр, ләкин мин аны бер дә юкка эшләмәдем. Мин моны Сибгат Хәким иҗатының беренче иң мөһим үзенчәлеген билгеләү өчен эшләдем: «Кырыгынчы бүлмә» поэмасы турында сүз алып барганда, мин анда гомум халык образын тудырырга тырышуда уңышлы омтылыш балкып тора дисәм, хәзер шуны киңәйтеп, өстисем килә ул киң планда­гы эпик иҗатчы; сан ягыннан гына түгел, сыйфат ягыннан да бүгенге татар шигъриятенең беренче санлы лиро-эпик поэмалар остасы Сибгат Хәким халыкның үзе белән бергә чынбарлыкның бөтен сфераларына үтеп керә һәм тормышның, көндәлек көнкүрешнең тарихилыгын ачып, халыкның энциклопедик рухын, батырлыгын, хезмәтен сурәтләргә өлгәшә. Эпик шигырьләрнең көтмәгәндә генә «иң лирик» җырларга әйләнеп китүенең сере шунда, мөгаен. Әйдәгез, сүзне тагын да авторның үзенә бирик: «Барысының да мәгънәләре бар икән: заман белән сөйләшеп яшәргә омтылганмын. Сөйләшү өчен урын бар: сүз арасына үзенең фаҗигасе белән сугыш килеп кергән, югалтулар әчесе, төзелеш мәйданнары, яңа буын кешеләре, туган илнең табигате, бәхәсләр, шатлык һәм әрнүләр... Ул поэмаларның формалары шагыйрьнең заманы белән бергә күзгә-күз карап, ачыктан-ачык сөйләшүе, бәхәсе дияр идем мин. Формалары гади. Халык тормыш турында сүз алып барганда чуар­ларга яратмый, кирәген генә сөйли. Минем өчен дә иң кирәге ха­лык рухы». Эпик мирас ягыннан, минемчә, бүгенге татар шигъриятендә Сибгат Хәким белән чагыштырырлык бүтән шагыйрь юк. Шулай да нәрсә җитми поэмалар рәтендә? Шундый ук эпик колачлы бер саф мәхәббәт по­эмасы җитешми. Нәрсә артык? Укучы дөрес аңласын иде: җир тойгысы, җиргә чүгү тойгысы артык, күк тойгысы җитенкерәми. Адәм баласы, нәрсә эшләтәсең, җир һәм күк улы бит...

Инде хәзер саф лирик Сибгат Хәкимгә, ягъни аның икенче үзенчәлегенә килик. Нинди ачышлар ята шигырьнең образлылык нигезендә? Андагы серләр бик тирәнгә яшерелгән, шуңа күрә алар «юк дәрәҗәдә» гади күренә. Сибгат Хәким беркайчан да ялтыравык, шалты­равык, кешенең һушын ала, «аяктан ега» торган чагыштыру, образлар кулланмады. Әйе, аның шигъри сүзе кара җиргә төшкән орлык сымак гади, тере, җылы һәм шытымлы. Мондагы метафоралар ничектер эчтән яктырып тора. Чөнки киләчәкләре бар. Образ да, орлык сымак, эчтән «шытып» чыга. Читтән ярдәм, импульс алмый. Әҗәткә керми. Әдипнең теләсә кайсы шигырен укыгыз, шушы фикернең хаклыгына ышаныр­сыз. Менә минем кул астына очраклы гына эләккән «Арышның саргылт серкәсе» дигән шигырьне алыйк. Сигез генә юл ул:

Арышның саргылт серкәсе

Ябышкан да арышка,

Селкенә иртәнге җилдә,

Күнеп көткән язмышка.

Мин дә бу җирнең вакытлы

Кунагы, иркәсе күк,

Торам әз генә эләгеп,

Арышның серкәсе күк...

Гаҗәеп, көчле, хискә бай әсәрләр! Кайсысын гына укымагыз, уй­ландыра. Карагыз, «Ромашкалар төшеп килә» шигырендә табигать нинди җанлы, нинди хуш исле:

Һавада сөт исе, җып-җылы сөт,

Иң куесы сөтнең, иң шәбе.

Башын арыш сөткә мана төсле,

Агарырга, ахыры, исәбе....

Мәкаләмдә мин «тәмле» исләр керсен арыштан диебрәк башла­ган идем. Кайда барма, безне тере арышлар, хуш исле болыннар озата килә...

Өченче үзенчәлек — Сибгат Хәким иҗатының тел-стиль үзенчәлеге ул. Халыкка «якынлашу» йә булмаса, аннан «ераклашу»га, кыскасы, оригиналь булуга исәп тотып, шагыйрь бер вакытта да үзе дә аңламас Дәрәҗәдәге хисләр өермәсендә (моны спонтан хисләр, диләр шикелле) торып калмады, тел-стиль өлкәсендә шаккатырлык экспериментлар яса­мады. Ләкин бу әле Сибгат Хәким новатор түгел дигәнне аңлатмый. Еш кьща тыштан новаторлык булып күренгән нәрсә чын новаторлыктан читтә булып куя. Сибгат Хәким кебек басынкы, басылып эшләгән останың яңалыгы тормышның үзе кебек. Бөтенесе дә кадимгечә һәм бөтенесе дә яңа. Нәкъ күңелең күреп өйрәнгән бүгенге авыл сымак: шул ук йортлар, шул ук елга, шул ук өянкеләр... Тукта, анау өянке янәшәсендә гомергә булмаган ниндидер «Көнкүреш хезмәте күрсәтү комбинаты» төзеп куйганнар түгелме? Җитмәсә, ике катлы! Әдип бер вакытта да үз объектына атык якын да, аннаң артык ерак та булырга тырышмады. Нәкъ таманча гына. Тормышның үзе сымак. Әдипнең тел-стиль, ритм үзенчәлекләре шуның белән билгеләнә сымак. Шагыйрьнең күзе-колагы урамда. Кулы урам пульсында. Өстән караганда, менә бу шигырьдә ни кадәр «оеп кал­ган» гадилек:

Иске тегермән таллары

Таныр күк, абайлар күк;

Тегермән чираты көтеп

Утырган агайлар күк...

Ә бит бу алдата торган, хәйләкәр гадилек. Мондагы тирәнлеккә буй салсаң, төшеп югалырга мөмкин. Менә тагын бер мисал. Шагыйрь «КАМАЗ» төзелешендә йөри. Иске авыл урамында күп катлы йортлар төзелә. Йөз яшьлек тирәк күләгәсендә тавык чебешләре. Янәшәдә хәзер сүтеләчәк авыл йорты «артыннан» килгән газраил-кран:

Әйләнә өстә, биектә,

Әйләнә тилгән-кран,

Мин — сабый, жәлләп чебешне,

Кранга тамак кырам...

Бүген кайсы берәүләр тик кранны, кайсы берәүләр тик чебешләрне күрү ягындалар. Бу шигырь герое үзе чебешне кызгана, үзе кранга та­мак кыра. Заманчамы бу? Заманча. Каршылыклымы бу? Каршылык. Әнә шундый замандашны тәрбияләдек бит без дистә еллар буе үзе берүзе кызгана-жәлли, шунда ук икенчесенә тамак та кыра. Шагыйрь рух рәссамы, ул монда хакыйкатькә тугры калган. Чебешне жәлләп, тамак кыру трагедия бит бу! Башкача мөмкин дә түгел монда кран­ны гына яклап, алдынгы, чебешне генә яклап регрессив булудан өстен, күпкә өстен тарихи чынбарлык. Сибгат Хәкимнең тел-стиль, ритмик берәмлегендә галимнәребез тарафыннан бөтенләй диярлек ачылмаган каршылыклар хәзинәсе ята. Мин моның өчен бөтен күңелемнән куа­нам һәм күптән әйтелергә тиешле фикерне авызымны тутырып әйтәм: Сибгат Хәким бөтен булмышы, каны һәм тәне белән халык шагыйре, ул татарның Тукай, Такташ, Муса Җәлил, Фатих Кәрим, Туфаннар рәтен бер горурлык хисе белән дәвам иткән бөек шагыйре.

Әдипнең тел-стиль үзенчәлегенә кире кайтканда Пабло Неруда сүзләре хәтергә төшә: «Без язган телнең кайсы вакыт бөтенләй күрелмәгән ераклыкны айкавы мөмкин, дип язды ул үзенең «Инкарь итмим: мин яшәдем» исемле китабында. Язучы үзе өчен кием яки үз тәненең тире­се булып хезмәт иткән телне ничек куллана алуы белән ачыла: аңа гына хас тын алышы, җиңнәре, ямаулары, тир һәм кан таплары булган тел... Менә шушы нәрсә бит инде ул стиль...»

Бер үк вакытта стиль тормышка тугрылык, шул тормышның моңын тотып алуга бәйле күренеш. Сибгат Хәкимнең биографиясе буйлап килгән хәлдә бу бәхәссез. Гомерлек «Тукай дәфтәре». Сугыш. Сугыштан соңгы авыл темасы. Илленче еллар башы. Баулы нефте эпопеясе. Сиб­гат Хәким Баулы промыселларында. 1953-54 еллар. Моабит, Плетцен-зее гильотиналарыннан кайткан Муса Җәлил. Сибгат Хәкимнең «Җәлил дәфтәре». XX съездның шифалы еллары белән иленә кайткан Туфан... Сибгат Хәкимнең «Туфан дәфтәре»... Шагыйрь «Дуслык» трассасында. Шагыйрь «КАМАЗ»да. Еллар аша шагыйрь яңадан Курск дугасында... Бер-ике шигырь бастырганнан соң, үзен «бөеюжә санап, башкала урам­нарында «тырай тибеп» йөргән егетләребезгә нинди кешелекле үрнәк! Уйлан, яшә, эшлә, беркайчан да хәтереңнән чыгарма:

Якты, шатлыклы, борчулы

Төрле көн бар язмышта;

Мусаның канлы шәүләсе

 Калка һәр ел августта...

Милли траур итеп ел саен билгеләнергә хакы булган 25 август. 1944 ел. Көндезге унике сәгать. Менә алар, хәзер башлары киселәчәк унбер батыр. Унбер татар егете. Дөнья тарихына, икенче бөтен дөнья тарихына кереп калган бу батырлык белән халык мәңге моңсу горурланачак. Ша­гыйрь моны беренчеләрдән булып тотып ала.

Плетцензее. Кешелекнең анда

Кулы белән салган тасмалар.

Тасмаларда: «Татар шагыйренә,

Коммунистка» дигән язмалар...

Плетцензее төрмәсе Көнбатыш Берлинга керә. Полициягә мондый язмалар, билгеле, ошап бетми:

Тасмага ул үгез кебек карый,

Сөзим, дигән төсле, кай төшен.

«Коммунистка» күзе төшә аның,

Планшеттан ала кайчысын,

Ул шул сүзне кисә шытырдатып,

Шул өлешен кисә тасманың,

Әйтерсең лә, Совет шагыйренең

Икенче кат агыза яшь канын...

Мең сынаулар аша халкына исән-имин кайткан Хәсән Туфанны аңлата алмаслык шатлык, куаныч белән каршылады Сибгат Хәким. Мин алар дуслыгының шаһиты. Күпләр көнләшерлек дуслык, ике олы җанлы шәхес дуслыгы, истәлекләр әдәбиятында бөтенләй өйрәнелмәгән дуслык бу. Яшерен-батырын түгел, ике зур шагыйрь арасында мондый теләктәшлек сирәк очрый. Андыйлар еш кына тынышмый, җилкә аша карашалар. Сибгат Хәким Хәсән Туфанга үз остазы итеп карады. Аңа ба­гышлап, үзенең гүзәл шигырьләрен язды. Үзләреннән соң килгән буынга әдәбиятка бергә һәм бердәм хезмәт итүнең гражданлык дәресләрен бирде. Монысы да сер түгел: хәзер бит, кем әйтмешли, «бөекләр заманы». Әзрәк кенә сәләте булса, үзләренә мәйдан җиткерә алмый, «сөзешә» башлый безнең бүгенге кайсыбер шигъри рекрутларыбыз. Әүвәлдә әйткәндәй, гомерем булса, мин бу дуслык — Хәсән Туфан белән Сибгат Хәким дус­лыгы турында берәр махсус мәкалә язармын әле. Бу икенче тема. Хәзергә «Карт кеше, борчу уңайсыз...» дигән шигырьгә генә тукталасым килә. Авыл егетләренә хас шаянлык, авыл картларына хас акыл, саф киная белән сугарылган ул.

Карт кеше, борчу уңайсыз,

Эш төшә, эзләп керәм.

Яшьләр — шигырьләр,

Туфаннан Мин сәгать төзәттерәм...

Хәсән Туфанның ике нык яраткан мәшгуле бар иде: чәчкә үстерү һәм сәгать төзәтү. Шигырьгә кайтыйк. Сүз шуның турында. Карый сәгатьне Туфан. Мактап та ала. Янәсе, унсигез ташлы икән...

Шагыйрь — сәгатьче, күзәтәм,

Сиздерми, эчтән көләм.

Каптыра кылын, шигырьнең

Рифмасын эскәк белән

Ләктерә төсле, уйланып

Өемә атлыйм сүлпән,

Туфан сәгатем сүткән күк,

Язганым кире сүтәм...

Ирексездән елмаеп куясың. Татарстан язучыларының дачалары ур­нашкан «Аккош күле»ндә булган хәл бу. «Аккош күле» дигәч, бер истәлек хәтергә төшә. 1975 елда булса кирәк, без хатыным белән Казанда булып кайттык. Хәсән Туфан һәм Сибгат Хәким белән очраштык, әлбәттә. Ләкин очрашу бик үзенчәлекле үтә: минем хатыным бик оялчан, гадәттән тыш тыйнак кеше. Язучыларның өйләренә керергә җөрьәт итми, тышта, эскәмиядә утырып кала. Күпме генә үгетләмә, ышандырып булмый аны. Сүзе бер: «Сез — әдәбият кешеләре, үзегезнең генә сөйләшер сүзегез бар, комачауламыйм». Тышта иптәшем көткәнне онытып җибәреп, мин Сибгат агайда шактый озак утырып ташлаганмын. Артык тәэсирләнеп китеп, мин аның барлыгын бөтенләй истән чыгарганмын хәтта. Менә Сибгат Хәким агай мине озата чыга. Карасам, — хатын. Лны күреп, мин югалып калдым, көтелмәгән шагыйрьне күреп, хатыным югалып калды. Ничә секунд үткәндер, һушыма килеп, шагыйрьне аның белән таныш­тырдым. Сибгат Хәким, дөресен әйтергә кирәк, миннән мондый «кеше­лексез номер» көтмәгән иде.

  Ничек?! диде ул миңа аптыраулы караш ташлап. Бу карашта
ачу да юк түгел иде. Ничек инде алып кермәдең?! Юк, юк, болай ки­
лешми! Әйдәгез, чәй эчәбез...

Шагыйрьнең гадилеген бик ошатып өлгергән хатыным, аның белән капма-каршы утырып, чәй эчүгә уңай караса да, безнең вакыт юк иде инде. Безгә — аэропортка. Сибгат Хәким урман аша үткән матур сукмак­лардан безне автобус тукталышына кадәр озата барды. Кул селтәп калган шагыйрьне күргән дустым сизмәстән генә канатлы сүз әйтеп ташлады:

  Озата килүче шагыйрь...

Шагыйрем, сезнең тавышыгыз бүген татар шигъриятендә саф нота булып яңгырый. Әгәр мин халыкны шартлы рәвештә имәнлек итеп күз алдына китерәм икән, сез анда башкаларга яктылык бүләк итү максатын­да биеккәрәк үрләгән имәннәрнең берсе. Шулай булсын!

Айдар Хәлим.

Мәскәү каласы. Гыйнвар, 1985 ел.

Используются технологии uCoz