Тукай сабаклары

(Халык шагыйренең туган көне уңае белән)

26 апрель — Тукай туган көн.

15 апрель — Тукай вафат булган көн.

Икесе дә яз аенда, табигать яшәргән чакта.

Әмма 1886 ел язы белән быелгы яз арасында 102 ел гомер ята. Нин­ди генә заманнар кичермәде кешелек бу арада, нинди генә тетрәнү, бар булу һәм югалтулар шаһиты булмадык без бу чөрда. Агарасы җирдә бер мәгънәсез карайган, башыннан сөеп күтәрәсе урында шулай ук бер мәгънәсезгә түбәнсеткән һәм түбәнсенгән, Тукай кадәр Тукайны, яңа татар әдәбиятының нигезен салган бөек әдипне көчләп-көчләп халык язмышыннан аерырга, хәтта пролеткульт кысаларына куып кертеп, бур­жуаз шагыйрь итеп күрсәтергә маташкан чорлар да булмады түгел, бул-Ды. Ләкин нинди генә сынаулар аша үтелсә дә, Тукай халкын, ә халык исә Тукаен үз йөрәгендә саклады, әгәр инде үз сүзләре белән әйтсәк, аны «туплар да ватмады, уклар да кадамады». Ул «халкыбыз күңеленең һич тә тутыкмас вә күгәрмәс саф вә раушан көзгесе» булды, әле дә шулай һәм киләчәктә дә шулай булачак.

Тукай шикелле шәхесләр һәр кеше күңеленә үзенчә юл ярадыр ул. Бу мәгънәсе бер, әмма рәвешләре төрле. Тукай дигәндә, минем күз алдыма туңып бозланган тәрәзәләренә таң сарысы төшкән авыл өе килә. Инәй — безнең якта инәй диләр — шарт-шорт итеп янса да, әле һаман кызып китә алмаган мичкә утын өсти, ялкын шәүләләре ниндидер сих­ри манзаралар тудырып, аның борчулы йөзендә уйнаклый, ә мин, сәкегә утырып, ап-ак тула оек өстеннән чабата киям һәм чакрымнар үтеп, күрше авылга бишенче класска укырга барырга җыенам. Күңелемдә дәрестә сөйләнәчәк шигырь:

Галибанә яктырып, әкрен генә ал таң ата;

Моңланып, хәсрәтләнеп, ялкау гына ак ай бата...

Бер-бер артлы юк булып, күкләрдә йолдызлар сүнә;

Таң җиле куйды исеп, яфраклар аз-аз селкенә...

Татар шигъриятендә мин шушы «галибанә» сүзеннән дә яктырак, куәтлерәк, аннан да киңрәк итеп таң капусын ачкан сүзне хәтерләмим. Валдай калкулыкларыннан, Ука-су буйларыннан Тын океаннарының Та­тар Бугазларына кадәр таралып утырган халык кадәр халыкны тәрбияләде һәм тәрбияли бу сүз. Уйлап карасаң, галибанә — «каһарманнарча» дигән генә (!) сүз ул. Ничек әйтелә бит!

Таң җиле куйды исеп... Тукай таңыннан мин бүгенге таңыбызга сикерәм... Апрель... Яз... Илебезгә яңарыш алып килгән Апрелебезне дүртенче тапкыр кабатланышы. Юк, без аның еллыгын үткәрмибез чөнки максатлар ифрат та зур, без исә эшлисе эшләрнең башында гына... Әйе, һәр бөек шагыйрьнең чын бөеклеге һәр заман өчен үзенчә ачыла. Андый шәхесләрнең алдан күрүчән «пәйгамбәрлегенең» көче дә шунда бит. Гүяки алар үзләре яшәгән заманда киләчәк өчен дә яшәп калалар, үз мохитләренең бөтен шатлыгын, кайгысын һәм аһ-зарын йөрәкләре аша үткәреп, бәялиләр һәм киләчәк өчен сихәтле шифа булырлык киңәшләр калдыралар... Беренче Бөек рус демократик революциясе канатында ша­гыйрь булган әдипнең кешелеклелек демократиясе дә шунда, минемчә. Демократияне син аны ничек кенә бизәмә, матур сүзләргә төрмә, әгәр ул шәхес иреген, халыкның социаль иреген тәэмин итми икән, ул — төрмә; чын халык демократиясе булып җитешә алмый. «Без бишенче елны бер көнне уяндык таң белән...» Иваново-Вознесенскийда канга батырылган беренче эшче советлары таңы бит ул. 1905 нче ел таңы. Тукайга күрергә насыйп итмәгән 1917 ел таңы. 1985 елның апрель таңы... Араларында сиксән ел гомер яткан бу өч бөек таң арасында таң калырлык социаль гармония ята! Бүген килеп демократия һәм билгелелек өчен көрәш нәкъ шул шәхеснең социаль яктан чәчкә ата алуы өчен шәхес диктаторлыгына, ә халык демократиясе ничек борсаң, шул якка борыла торган «тыңлаучан демократия-түти»гә әйләндерелгән булган икән, бүген җәмгыятебез га­делсез рәвештә югалтылган демократик хокукларны аякка бастыра икән — бу безнең иң бөек җиңүебез. Диамат законнарына «Печән базары» чатларыннан өйрәнгән Тукай демократиянең иң асыл сыйфатын социа­листик демократиядә күрә. Карагыз әле, нәрсә ди егерме яшьлек Тукай .— әйе, 1906 елда!

Чебен җанымны чын юлда бирәм мең кәррә, кызганмыйм.

Минем чен мәсләгем-юлым бөтенләй социаллардай...

Ике яшендә «аяклары бозга ябышып каткан», өч яшендә ана­сы җеназасын чыгарганда «әнкәйне кайтарыгыз!» дип капка астыннан «егълап» калган, дүрт яшендә бабасының «алты күгәрчене эчендә бер чәүкә» булган, мәдрәсәләрдә «суган сатып, борчак атып», ниһаять, ниба­ры җиде генә ел иҗат итеп, Рәсәйдә генә түгел, «Ауропада да күз өстендәге каштан газиз» шагыйрьгә әйләнгән һәм егерме җиде яшь өстендә, «күңеле тарсынып», якты дөньядан китеп барган Тукай, күрүебезчә, үзенең киләчәген «бөтенләй социаллардай» булган инкыйлаб белән бәйли. Җир йөзендә бүтән мондый шагыйрь-иҗатчы юк!

Безнең һәркайсыбызда табигый сорау тууы мөмкин: кадерләп сак­лыймы бүгенге Уфабыз халыклар дуслыгы җырчысы, башкорт халкының рухи яклаучысы булган Тукай истәлеген? Юк, сакламый. Бүгенге көндә шәһәребездә Тукай истәлеге белән бәйле булган бер генә мемориаль такта да юк, ичмасам. Оялырга кирәк иде дә бит. Әйтмичә булмый, гласность таләп иткәч, теләмәсәң дә, әйтмичә булмый: Тукай истәлеген халыклар тормышында мәңгеләштерү һәм шул юл белән халыклар дуслыгын ныгы­тыр урында безнең урындагы матбугат органнары Тукай тикле Тукай, ха­лык тикле халыкның изге иманыннан көлеп, шагыйрь үлгәннән соң, 76 ел үткәч, аның каныннан керле анализ алалар һәм «Агыйдел» журналын­да «Милләте, каны ягыннан Тукай башкорт булган икән» дигән сыман бер дә кирәкмәгән ачышлар» ясыйлар һәм гаепсез халыклар арасына кара песи җибәрәләр, һәм шуннан ары «изгелек»не эшли алмыйлар. Тукайның картинәсе-картатасы ягыннан папуас та булуы мөмкин, ләкин Тукай бит тарихка татар халкының улы һәм аның мәңгелек җырчысы буларак кергән. Газета-журналларыбызда мондый ачышлар ясаган язучыларыбыз каләм алырдан алда, иң элек кулларын, аннан таза куллар белән йөрәкләрен юсыннар иде. Минемчә, Уфада Тукайның истәлеген мәңгеләштерү, татар культурасының икенче башкаласы булган Уфаны мәгърифәтләштерү Тукай булган йортларга, биналарга такталар кую, бөтен халык, ике тугандаш татар һәм башкорт халыкларының матди җыемы исәбенә һәйкәл куюдан башланырга тиеш кебек. Җәмгыятебездәге кара көчләр нинди генә төсләргә кермәсен, нинди генә чокчынулар алып бармасын, без, татар җәмәгатьчелеге вәкилләре, Тукай культурасы вәкилләре, халы­клар дуслыгын, халыкларның рухи тигезлеген саклау юлында бернинди провокацияләргә бирелмәячәкбез, тарихтан бертуган татар һәм башкорт халыкларының дуслыгын күз карасы кебек саклаячакбыз!

Җәмгыятебездә үзгәртеп кору өчен көрәш көчәйгән көннәрдә Тукай­ны, бигрәк тә аның публицистикасын, кабаттан уку зиһенне үзеннән-үзе халык язмышы турындагы уйларга һәм тормышыбызда Тукай сабакла­ры дигән гыйбрәтле төшенчәгә алып килә. Без бүген Тукайга сабакка киләбез. Без үзебез кимендә урта белемлебез. Без имтихан тотабыз. Ял­гышларыбызны төзәтә алырбызмы? Алырбыз. Көчебез җитәрме? Җитәр. Кем идек, кем булдык? Шушы сорауга җавапны тапмый торып, бер генә кеше дә бүген үзен үзгәртеп коруның актив көрәшчесе итеп тоя алмая­чак. Тукайның, минем карашка, иң беренче сабагын демократия сабак­лары дип атап булыр иде. Ләкин вафат булган заманнардан алып тарая барган, ахырда ишеккә уелган күзләвек рәвешенә генә калдырылган де­мократия, күмәк хуҗалыклашу һәм культ заманнарында, аннан соңгы елларда җибәрелгән ифрат зур гаделсезлекләр, адәм башы белән уйнау һәм, соңыннан килеп, утыз ел буе «демократия уены» уйнап торгынлык томаннары аша без, ниһаять, партиябез башлап җибәргән яңа чорга — «яктылык һәм демократия мөмкин кадәр күбрәк булган» (Ленин) искит­кеч матур заманга килеп кердек. Аны рух җимереклеге, әхлаксызлыктан чыгу заманы дип атап булыр иде. Безгә инде демократизм шартларында яшәргә өйрәнергә кирәк. Дөрес, без аңа әзер түгел идек. Аш белән аткан­га таш белән атарга, изгелеккә явызлык белән кайтарырга һәм үз-үзебезгә бикләнергә, нәтиҗәдә бөеклек, мин-минлек чирләре белән чирләргә һәм бөтен игътибарны кием-салымга юнәлтергә һәм, кем әйтмешли, ашка-занын «крахмал клетчатка»сы белән тутырырга, көне-төне эчәргә, акча һәм алтын туплап, халык һәм чын социализм идеалларыннан читләшеп яшәргә өйрәнеп китеп бара идек. Ниһаять, безнең йөзләребезгә яңа әхлак нурлары калка башлады. Фикер офыкларыбыз киңәя. Әмма рәтләрне барларга кирәк. Бер дә юкка ямьсезләшеп, бозылышып яшәмибезме без? Сүз һәм эш берәмлеге белән тормышыбызның һәм бер-беребезнең күңел чикләрен киңәйтмибезме? Кылган ямьсез эшләребез өчен бер-беребез алдында тәүбә итәр көн җитте. Бу — хак. «Уйларыбыз яңа булсын, сак­лан! Искермәсен! ди Тукай. — һәм җәнҗалдан, ызгыштан кыл кадәр искермәсен!» Бүген әйтелгән диярсең!

Демократияле  булу  культурасын  күздә  тотып,   халык  шагыйре «дөньяны ярты йомык күз белән күрмәскә» чакырды, демократия дип «тротуарга сыймый, урамга чыгып, халыкны сөзгән сыерлар»дан көлде. «Күңелеңне каралтма, ашап кикермә, игендәге чикерткәдәй сикермә», дип тә өстәде. Менә ул Тукайның демократия сабаклары. Үз чамаңны, абруеңны, кем улы, кем кызы икәнлегеңне бел. Шуларны матурлык аша расла. Әмма Тукай демократиягә бер вакытта да соры кортларны күз йо­мып гафу итү итеп карамады. Азмы соры кортлар үрчеттек без соңгы ел­ларда?! Үзгәртеп кору соры кортларны көйдерү бит ул.

Аристократ-сорыкортлар, калын корсак, кечек башлар,

Ашыйлар соң бирән булган кешеләр, ну, гаҗәп, ай-яй!

Вә һәрберсе — губернатор, кикерәдер дөбер-шатыр,

Тамак туйгач, төкер-какыр, бөтен эч май гына, май-май!..

Матур булыр бу корсакларга каршы чаралар корсак,

Тотып ярсак боларны без, заман үткәрми, картаймый...

Менә ул чын демократиянең икенче канаты. Кешелеклелек һәм за­конлы таләпчәнлек» Изүче һәм изелүче сыйныфлар «булмаган» илебездә үрчегән соры кортлар — шул ук кичәге эшче һәм крестьян баласы мәктәп ашханәсеннән, сабыйлар авызыннан өзеп, урлап өенә ит ташыды, аны сатып, келәм һәм машина алды. Бер туганына анонимка язып, ата-ана­сын урамга куып чыгарды, чөнки аны җирдән-судан, илдән-халыктан, Җырдан-телдән аерылган әхлаксызлык чолгап алган иде. Адәм белән адәмчә исәнләшә белмәсә дә, ул адәмнән көлә, кимсетә белде. Тукай андый соры кортларны кызганмаска чакырды. «Җинаять хөкемгә тигез: монда килегез! Ничә... еллардан бирле көтелгән җәза таңы атты... Көлдегез! Галимнәрне танымадыгыз. Тугры сөйләгәннәрне кыстыг-ьв, издегез, шәкертләрне (укучы бала, студент һ.б. дип аңларга кирәк - А.Х.) теләнчедән дә яман күрдегез. Җавап бирегез! Нигә елаган булып торасыз... Бушка еламагыз! Монда сезне кызганучы юк...», — дип язды Тукай.

Тукайның икенче зур сабагы халыклар дуслыгын саклау иде. Ул үзе халыклар дуслыгы җырчысы булды да. Минемчә, Тукайның безнең көннәргә калдырган иң бөек васыятьләренең берсе Россия балыкларының дуслыгын ныгыту, аларны социаль азатлык өчен көрәш тирәсенә тагы да тыгызрак туплау. Мәшһүр «Китмибез»не генә хәтергә төшерик: «Иң бөек максат безем: хөр мәмләкәт хөр Русия!»

«Олугъ юбилей мөнәсәбәтләре белән халык өмидләре» шигырендә әдип бу теманы тагын да тирәнәйтте:

Рус җирендә без әсәрле, эзле без,

Тарихында бер дә тапсыз көзге без.

Рус белән гомер кичердек сайрашып,

Тел, лөгать, гадәт вә әхлак алмашып...

Һич бетәрме тарихи бу бергәлек? —

Без туган бер җепкә теркәлеп.

Без сугышта юлбарыстан көчлебез.

Без тынычта аттан артык эшлибез.

Шул халыкныңмы хокукка хакы юк? —

Хаклыбыз уртак ватанда шактый ук!

Аңлашыла, басып алучысын мактау Тукайга милләт мәнфәгать­ләреннән чыгып, теләккә ирешү өчен генә кирәк иде. Тукай башкорт халкы һәм аның культурасы өчен дә тирәннән борчылды. Менә чахотка сарысы йөзенә калка башлаган шагыйрь 1912 елның җәй башында Уфага килә. «Такта арбага буш салган дилбегә кеби, үрле-кырлы сикереп», ул извозчикта «Сөбах» китапханәсенә килә һәм әрҗәләрдән карават ясап, бераз ял итә. «Тау башында тәртипсез таралып утырган» Уфаны яратып өлгерә ул. «Монда чәчәк тә, агач исе...» — дип яза ул Кәбир Бәкергә. Хәле авырая барган Тукай Мәҗит Гафури белән кат-кат очраша. «Читтән безне караган кеше, икебезне әле генә хисапсыз каты шаярып, соңрак аналары кыйнап, бер минут элек кенә елаудан туктаган балаларга охшатыр иде». Башкорт халкы, аның искиткеч гүзәл җырлары белән кызыксынырга, аларның киләчәге хакында борчылып язарга форсат таба. «Петербург профессорлары хәзер башкорт халкының бик тиздән монкариз бу­лачагына (бетәчәгенә А.Х.) иман иткәннәр. Башкортларның гадәт вә әхлакларын язып һәм кием вә зиннәтләрен музей өчен тикшереп ятмакталар икән. Әгәр Фаяз әфәнде (Әхмәтфаяз Даутов А.Х.) кеби чын башкорт рухы вә башкорт моңы белән җырланган җырлар да грамофоннарга алынып калса, моның... азмы әһәмияте булыр иде?! — дип өнди шагыйрь. Ләкин милләтебез диңгезенең энҗеләре төптә ятып, «ул-бу»лары гына өскә калка шул...»

Менә ул чын туганлык мөнәсәбәте. Милләтебез дип, бер бөтен итеп карый ике тугандаш халыкка шагыйрь мондый җаваплы аралыкта.

Тукайның безгә васыять иткән өченче олуг сабагы — мәгърифәтле булу. Без үзгәртеп коруны бүген чын мәгънәсендә кадрлар революция­се, рух һәм мәгърифәтчелек революциясе дип атыйбыз. Бу бик тә дөрес. Шуңа күрә ул хакта партиябез һәм хөкүмәтебез җитәкчеләре чыгышла­рында, массачыл хәбәрдарлык чаралары вәкилләре белән очрашуларда еш әйтелә килә. Уку-укыту, белем бирү-белем алу өлкәсендә бурычның әхлактан, гыйлемнең мәгърифәттән, хиснең акылдан аерым хәлдә гәүдәләндерелүе, бигрәк тә шәхесне гражданин һәм интернационалист итеп тәрбияләүдә иң мөһим, иң хәлиткеч, иң төп чара булган туган телнең инкарь ителүе җәмгыятебезне моңача тарихта күрелмәгән бәлаларга алып килде. Үзәк матбугатта бу хакта күп һәм тирән итеп языла. Тагын да Тукай сүзләре белән әйткәндә, «мәлгәнәт, пычрак вә ялган берлә тулды безнең эч, бар начарлыктан, бозыклыктан гыйбрәт безнең эш». Карагыз, нинди тап килмәүчәнлек килеп чыкты бит безнең тормышта: илдә меңәрләгән хезмәт батырлары, без квартал саен, ел саен капчык-капчык медаль та­раттык кибетләрдә сайлап алырлык әйбер юк. Планнар үтәлми. Хезмәт батыры фабрикада итек тегә, аның күкрәген йолдыз бизи, әмма ул үзе теккән итекне түгел, чит ил итеген кия. Әгәр гомуми урта белемебез чын мәгърифәтчелек белән сугарылган булса, әдипнең әдәпле сүзе сабый күңеленә тиешле җирлектә сеңдерелгән булса, килеп чыккан булыр идеме мондый әхлаксызлык. Әлбәттә, юк. Халыкчанлык, Тукай һәм Пушкиннар рухы белән тәэмин ителмәгән мәгърифәт кешедә күбрәк «престиж», бары тик тук яшәү турында гына кайгыртып яшәүне тәрбияләп, шәхесне вак буржуаз интереслар сазлыгына батырды. Менә ни өчен бездән фидаилек, рухи каһарманлык, инанганлык югалды, мәгънә белән хис, эчтәлек белән калып арасындагы гармония югалды. Сагыныр урында ләгънәт укыдык. Елар җирдә шаркылдап көлә торган роботларга әйләнә башладык. Хәтта «бар эшләренең очына чыгып беткән» шагыйрьләребез дә, инде эшлисе эшләре калмагач, иртәнге тупсага басып, кәгазь кошлар очыра башла­ды. Бу инде мәгърифәттән җәяү качкан шигърият иде. Ә кайда халыкның зары? Нәрсә, ул без төзегән социализмда бары тик шатланып-көлеп кенә яшиме? Бар бит аның зары, бар. Бар гынамы? Халык барда шатлык та, моң-зар да булачак. Җир моңы, халык моңы, таң чыгы белән сугарыл­маган белем бирү системасы халыкның үзенә каршы көчкә әйләнде, Җәмгыятьне, русча әйткәндә, «приобретательство»га алып килде. Бу хакта партиябезнең халык мәгарифенә багышланган февраль (1988) пле­нумында, СССР Язучылар союзының соңгы пленумында ачыктан-ачык әйтелде. Тукайга мөрәҗәгать иткәндә, мәсьәлә күптән ачык:

Ике юл бар бу дөньяда: бере будыр — бәхет эстәү.

Икенче шул: гыйлем гыйшкында булмак — мәгърифәт эстәү...

«Бәхет» сүзен Тукай бу урында бай, мул яшәү мәгънәсендә ала. Икенче бер шигырендә әдип «нигә, дим, изге мәктәптән, сабый чаклардан аерылдым?» — дип ачына. «Ике сүзне кушып, бер җөмлә тәртип итә белмәгән» кешеләрнең талантка ничек язарга кирәклеген өйрәтүләреннән көлә. Ә мәгърифәт күктән төшми. Ул үз кулында. Үзең төзегән, утына-суына үзең түләгән, тәрбияви эшкә үзең контрольлек иткән мәктәптә. Шул мәктәптәге кара тактада һәм мөгаллимнең (нинди матур сүз бу — мөгаллим!) якты күңелендә.

Яз, газиз углым, кара тактаны сыз акбур белән!

Һәм кара күңлеңне ялт иттер сызып ак нур белән!

Өч наданга алмашынмас бер язу белгән кеше,

Мәгърифәт эстәр, иренмәс һич кеше булган кеше...

Карахмәтләр белән социализм төзеп булмый. Җимереп кенә була, чөнки «бар мең пот тәгассып (фанатизм А.Х.) бу мидә» һәм «мин бел эм л ек» дәгъвасы бер мең вагон». Бу мидә йөзләп тискәрелек амба­ры, мең пот сыра һәм аракының пары бар, ди шагыйрь.

Мәгърифәт ул синең атаң-анаң тәрбиясендә һәм телендә, туган чишмәләрнең чылтыравында, туган кошларның сайравында. Моннан да гуманлырак тагы нәрсә бар? Кеше ни өчен җиргә килә? Үзеннән соң тормышны, халык күңелен тагын да матурлабрак китү өчен килә. Башка телдә укып та белемле булып була, әлбәттә, әмма чын мәгънәсендә гый­лемле интернационалист, гармониягә үскән шәхес булу мөмкин түгеллек дәрәҗәсендәге кыен эш. Сүз аерым кеше турында түгел, ә мәгърифәтле халык категориясе турында бара. Үз мәгърифәтеңне үзләштермәгән хәлдә гомумкешелек мәгърифәтен башка сыйдыру авыр нәрсә. Ленин бу хакта: «Бөтен кешелек тарафыннан бар ителгән гыйлемне үзләштергән очракта гына коммунист булып була», — дигән иде. Ул безгә «пропаган­даны... халыкның үз телендә алып барырга» кушты. Монда бернинди аңлашылмаучылык юк. Идея ана сөте һәм ана теле белән бала күңеленә җиңелрәк керә. Бөтен дөнья педагогикасы бу хакыйкатьне расласа да, без, билгеле чорда чамасыз зур югалтулар аша, бүген килеп, шушы дөреслекне яңадан килеп аңладык шикелле: туган тел һәм туган мәгърифәт, мәдәният җирлегенең ашы, зәме һәм яме. Әйе, без бүген килеп, аерым бер сагыну, аерым бер кичерү белән бөек Тукаебызның «туплар да ватмаган, уклар да кадамаган» шигырь юлларын укыйбыз:

И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле!

Дөньяда күп нәрсә белдем син туган тел аркылы...

И туган тел! һәрвакытта ярдәмең берлән синең,

Кечкенәдән аңлашылган шатлыгым, кайгым минем...

Шушы шигырь уңае белән күптән түгел булган бер көлкеле вакый га хәтергә килә. Күптәнге танышым, завод директоры, миңа башлангыч класста укып йөргән улының Тукай шигырьләрен яттан сөйләве турында мактанды. Мине бик кызыксындырды бу. Танышым чакырып та торгач, өенә киттек. «Менә үзең күрерсең». Малай өйдә юк иде. Ниһаять, кай­тып керде ул. Исәнләшү-нитү юк. Әтисе аны бүлмәбезгә чакырып кертте -— анда китаплардан киштәләр сыгыла. Русча гына сыптыралар болар. Күңелгә шунда ук шик төште. Балалары белән туган телендә сөйләшмәгән ата-анадан инабәт көтмим мин. «Туган тел» шигырен укырга булгач та, малай шунда ук әтисенә шарт куйды: «А что дашь?» «Читай, читай, на-счет подарка решим потом!» ди әти кеше. һәм малай каты «г»ларны йомшак «г»лар белән «бизәкләп», укып китмәсенме: «И тугьан тел, и ма­тур тел, папкам-мамкамның теле! А что дашь?» Мин һушсыз идем. Менә нинди «белемле» балалар тәрбиялибез бит без. һәм шушы төссез һәм ис­сез космополитларны интернационалистлар дип мактыйбыз. Туган телен белмәгән «интернационалистлар» бервакыт үзләренең никадәр алданган-лыкларын аңлаган очракта төзәлмәс милләтчеләргә әвереләләр. Телен белми, культурасын белми, мәдәниятнең чишмәсеннән авыз итмәгән ә кара милләтче. Еш кына милләтчелек күренешенең чыганагы менә кайда ята.

Бүгенге Уфа һәм Башкортстан шартларында татар баласына ни­чек мәгърифәтле булырга соң? Алтмышынчы елларның азагында, җитмешенче елларның башында Уфада биш татар мәктәбе эшләп килгән булса, бүген анда бер генә дә татар мәктәбе юк, без хәтта авыз тутырып, татар классы бар, дип тә әйтә алмыйбыз. Бүгенге көндә Башкортстан татарларының хокукларын кайгыртучы бер генә рәсми оешма да юк. Авыр шартларда оешып китәргә маташкан татар клубына, әгъзалары авыр җинаятьләрдә гаепләнеп, аларга «халыклар дуслыгын какшатучы» ярлыгы тагыла. Башобкомның информацион бюллетененең өченче са­нында, Башобком бюросының 7 мартта кабул ителгән карарында, район комитетларына җибәрелгән «объективка»да, инде менә бүген килеп, Үзәк комитет органы булган «Партийная жизнь» журналының 8 нче санындагы мәкаләсендә иптәш Дилмөхәммәтов (Башобком секретаре — А.Х.) безне «ике халыкны» каршы куюда гаепли. Без мондый законсызлыкларны тук­татырга чакырабыз һәм протест белдерәбез. Татар халкы ихтыяҗларын кайгыртып сүз әйтүне «ике халыкны дошманлаштыру» белән бутау, татар Мәктәпләре, балалар бакчалары өчен гадел көрәшне «сепаратизм», ике Республиканы кушарга җыену» белән бутау бу Башобкомның соңгы ва-кытта җибәргән күп кенә идеологик хаталарының берсе. Татар халкының Радио Һәм телевизион трибунасы юк. Үзгәртеп коруны тормышка ашыру юлындагы көрәштә Иске Татар иҗтимагый оешмасының роле турында дөрес информация бирүне тыю, аның турында бары тик имеш-мимеш һәм дезинформация тарату шартларында халык безнең клубтан планлы рәвештә читләштерелә. Бер үк вакытта башкорт телендәге массовый ин­формация чараларында татар телен һәм халкын кимсетү чәчкә ата, рес­публикада бердәнбер тел итеп башкорт теле атала. Татар балаларыннан һәм ата аналары авызыннан «башкорт теленең татар теленә караганда нечкәрәк, матуррак, өйрәнү өчен җиңелрәк булуы» турында сөйлэтелә һәм мәкаләләр яздырыла. Менә сезгә шундый бер материал... Без мондый законсызлыкка каршы протест белдерәбез һәм мондый күренешләрне тук­татырга чакырабыз, халыкларны каршы кую менә кайда ята ул. Билгеле булуынча, Башкортстан Мәгариф министрлыгы үзенең 1988 ел 28 декабрь карары белән татар телен татароязычный «диалект башкирского языка» дип атады һәм татар районнары РОНОларына башкорт телен дәүләт теле, республикага исем биргән халык теле битлеге астында рәсми әйләнешкә кертергә күрсәтмә бирде. Хәзер бу документның политик яктан хата бу­луы танылган һәм ул РОНОлардан кире алдырылган, имеш. Башобком секретаре иптәш Дилмөхәммэтов бу документның нинди шартларда ка­бул ителүе һәм нинди шартларда яңадан җыйдырып алынуы турында республика матбугатында ачыктан-ачык хәбәр бирмичә торып, без бу «имеш-мимешкә» әлегә ышанмыйбыз. Менә шундый махинацияләрнең битлеген алып ташлаучы кешеләр аппарат тарафыннан «халыкларны до­шманлаштыручы» итеп тамгалана.

Тукайның безнең көннәр өчен калдырган дүртенче сабагы, минемчә, сабыйда хезмәткә сөю тәрбияләү. Әлбәттә, хезмәткә сөюнең нигезендә һаман да шул мәгърифәтлелек һәм ата-ананың баланы эшкә өйрәтүе тора. Хезмәт — ул тәрбиянең материаль шартларда гәүдәләнүе. Әгәр кеше тәрбиясез икән, син аны күпме генә эшкә өндәмә, ул барыбер юнь күрсәтмәячәк. Эчәргә, урлашырга һәм башка шундый ямьсез нәрсәләргә генә каерып торачак. Хезмәт тәртибе — ул иң тәүдә тәрбиялелек тәртибе. Безнең буынны, мәсәлән, мәктәп тә, әти-әниләребез дә эшкә өндәмәде — Тукай шигырьләре һәм конкрет хезмәт аша тәрбияләде. Кызганычка каршы, безнең күпчелек ата-аналар һәм башка тәрбия оешмалары һаман да «өнди», әмма тәрбияләми генә. Мин авылда чакта эшсез килеш кайда барып бәрелергә белмәгән балаларны күреп әрним. Авылда бит, авылда! Дөрес сайламаган тәрбия чаралары хезмәткә иренеп карауга, аңардан читләшүгә китерә. Тукай исә эшкә «өнди», тик бөек шагыйрьләргә хас булганча, мәңгелек һәм бәхет, олуглыклар аша өнди:

Зур бәхетләр сызганып эшкә бирелгәннән килә,

Аһ, оят, хурлык, түбәнлекләр иренгәннән килә.

Һәр олуглар эшләгәнлектән олуглыклар таба,

«Уйнады» дип, бирмиләр ошбу җиһанда мәртәбә...

Тукайның бишенче сабагы — ул кешегә, яңарышка юл ярган беренчеләргә, талантларга, җегәрлеләргә игътибарлы булу, ал арны үстерү. Бүгенге тел белән әйткәндә, кадрларны сайлый белү. Билгелелек, үзгәртеп кору шартларында кеше белән кеше, җитәкче белән коллектив арасындагы төс нисбәте күзгә күренеп аерымланды. Күзгә күренә — күз буяп булмый. Йөзгә бәреп әйтә алу җитәкчеләрнең коллектив алдында­гы җаваплылыгын бермә-бер арттырды. Ләкин яңалыкның тәҗрибәсе җитәрлек дәрәҗәдә булмаган кебек, дистәләрчә еллар, эпохалар буе­на тупланып килгән консерватизм һәм бюрократиянең аның каравы үз «тәҗрибәсе» гаять зур. Ул яңа шартларга яраклаша, демагогиянең нечкә төрләрен уйлап таба, төшенчәләрне алыштыра: батырны куркак, алдын­гыны артта калучы, гаделлек таләп итүчене тамак яручы, итагатьлене тәлинкә тотучы дип начар данын тарата. Демагог һәм эшлексез җитәкче үз тирәсенә үзеннән дә эшлексезләрне туплый, чөнки ул шундыйлар арасында гына «даһи» күренә. Талантларны җене сөйми һәм, Наполеон әйтмешли, «ике әйбәт генералга караганда, бер начар генералны артыграк күрә». Фикерләр, платформалар бәрелеше — ул шәхесләрдәге граждан­лык нисбәте бәрелеше. Без бүген кичергән чорның тарихта кабатланышы юк, шуңа күрә бу юлда югалтулар да котылгысыздыр. Газеталар язуынча, безнең күпме менә дигән кадрларыбыз искелек тарафдарлары тарафын­нан тукмалды, гаделсезгә эшеннән алынды, кайсыбер очракларда инде «тәмам үзгәреп җиткән» искеләр яңадан эш башына үрли башлады. Ае­рым хәлләрдә нәкъ Тукай әйткәнчәрәк килеп чыкты шикелле: «Гөнаһлы кешегә сорамый-нитми оҗмах бирелде, оҗмахка керергә тиешлеләр иң куркыныч тәмугка җибәрелде». Тукай революцион шартларда «интелли­гентлык» төшенчәсенә зур басым ясый:

Сөям мин сезне, сез чын яшь егетләр,

 Өмит бар сездә, сез интеллигентлар...

Нәкъ әнә шул интеллигентлык җитми шул бездә. Сайланучыларга Да һәм сайлаучыларга да. Кешеләрнең Конституция алдындагы тигезле-Ге аларның талант һәм акыл ягыннан тигезлеге дигән сүз түгел әле. Ке­чене күрә һәм таный белү — интеллигентлыкның беренче күрсәткече. «Кешенең йомшаклыкларына бәйләнмәгез, иптәшләр! — дип язган иде Ленин. — Талант — сирәк. Аны даими рәвештә һәм саклык белән булыш лык итәргә кирәк...» (Әсәрләрнең тулы басмасы, IV басма, 35 нче том, 68 нче бит.)

Кызганычка каршы, чын талантлы яшьләребез җитәкчелек эшенә авырлык белән юл яра әле. Иске кадр нык, «иске» булса да урында то­табыз — матур итеп пенсиягә озатасы бар. Имеш, уңайсыз. Әгәр иптәш җитәкчелек итә белмәгәне өчен, әйтик, бүлек мөдире вазифасыннан алы­на икән, аны икенче ведомствога тагын да җитәкче итеп куябыз. Шуңа күрә безнең «департемантлар»да бер үк йөзләр күзгә чалына, шул ук «йоклаган» кешеләр, чын яңалар сирәк... Безгә Балтик буе республика­лары тәҗрибәсен куллана башларга бик вакыт. Әгәр җитәкче эшли ал­маганы өчен урыныннан алына икән, ул белеме буенча эшкә җибәрелә. Укытучы булгансың икән укыт, инженер булгансың икән произ­водствога кит. Югыйсә, яшь, күтәрелергә тиешле яңа кадрларыбыз Тукай язган хәлдә кала бит: «Синең уйныйсың, йөгерәсең килә; сиңа бер тал чыбык бирәләр дә, казлар көтәргә кушалар». Олы эшләргә җигелергә ти­ешле егетләребездән озын-озак «казлар көттермик» инде — заманы икен­че бит! Аларны көтәләр!

Әйдә, халыкка хезмәткә,

Хезмәт эчендә йөзмәккә:

Бу юлда һәр төрле хурлыкка,

Зорлыкларга түзмәккә!

Шулай итеп, халыкка хезмәт итү мәсьәләсе Тукайның иң хәлиткеч сабакларының берсенә — башка беркайда да түгел, нәкъ әнә шул халык­ка хезмәтнең зарурлыгына, халыкка тугрылыкка алып килә. Кешелек тудырган бөтен рухи байлыкны, тарихны күз алдыннан кичергәндә җир йөзендә эшләнгән бөтен бөеклек, изгелекнең халык хакына бар булганы ачыклана. Без халыклар бәхете хакына социаль революция ясадык. Халы­клар бәхете хакына без камалышлардан исән чыктык, тарихта тиңе бул­маган каты сугышларда дошманны җиңүгә ирештек. Троя заманнарыннан алып бүгенге көнгә кадәр тарих милли хисне цивилизацияне алга илтүче көч итеп таный. Диалектик материализм аны шулай раслый. Әмма соци­алистик демократиянең ачык һәм яшерен дошманнары рухи яктан таза милли тойгыны милләтчелек белән бутадылар һәм халыкларыбызның үсешенә зур зарар китерделәр. Әгәр шулай булмаса, Алма-Ата һәм Таулы Карабах вакыйгалары булыр идеме? Бертуган татар-башкорттан көчләп «ике халык» ясарлар идеме? Таза милли тойгының милләтчелек белән бернинди катнашы юк. һәр милләт вәкилендә чын совет милли тойгысы тәрбияләү — безнең пропаганданың төп бурычларының берсе. Аңардан читләштерү түгел, киресенчә — тәрбияләү. В.И. Ленин әсәрләрен укы­ганда, аның безне бу мөһим өлкәдә сагалаган бәлаларны алдан күрүенә һәм киләчәк хәвеф-хәтәрдән сакларга тырышуына сокланасың. «Милли гаделсезлек пролетариатның сыйнфый теләктәшлеген үстерүгә һәм ныгытуга барыннан да күбрәк тоткарлык ясый, һәм җәберләнгән милләт кешеләре тигезлек хисенә һәм бу тигезлекнең саксызлык аркасында гына булса да, шаярту төсендә генә булса да бозылуы­на, бу тигезлекнең пролетар иптәшләр тарафыннан бозылуына ба­рыннан да сизгеррәк карыйлар... Менә шуңа күрә бу хәлдә пролетар теләктәшлекнең һәм, димәк, пролетариат сыйнфый көрәшнең төп мәнфәгате безнең милли мәсьәләгә беркайчан да формаль карама­выбызны, бәлки изелгән (яки кечкенә) милләт пролетариеның изүче (яки зур) милләткә карашындагы мәҗбүри аерманы һәрвакыт исәпкә алуыбызны «таләп итә», ди ул. (Әсәрләр, 36 том, 575-576 битләр,)

Халык мәңгелек категория, ә вакытлылар интернаты түгел, һәм аның турында фикер йөрткәндә, эш иткәндә әнә шул мәңгелек таләпләрдән чыгарга кирәк. Бу мәсьәләдә торгынлык елларында сәяси спекуляциягә киң юл ачылган иде. Хәзер инде аңа чик куелды. Шул хакта уйланып, партиябез җитәкчесе М.С. Горбачев үзенең күптән түгел булган бер чыгышында халыкның партия өчен түгел, ә партиянең халык өчен һәм халык мәнфәгатьләре өчен яшәгәнлеген сызык өстенә алып үтте.

Тукаебыз бу хакта да уйланган. Гомумән, нәрсә хакында гына уй­ланмаган ул! «Сугыш һәм Государственная Дума» мәкаләсендә, мәсәлән, менә нәрсә ди шагыйрь: «...Хәзер мәмләкәтнең һәр эше... халык хөкүмәт өчен булмыйча, хөкүмәтнең халык өчен булуы һәркем алдында расла­начактыр». Бүген әйтелгән диярсең! Халык кадәр халыкка нинди телдә «сөйләшергә кирәклеге» турында кабинеттан торып күрсәтмә бирүгә ба­рып җиткән кайбер «көнлекче җитәкчеләр», әгәр алар Тукайның шушы әсәрен генә укысалар да, шактый сәяси белем туплаган булырлар иде.

Әйдәгез, Тукай намусы аша уйланыйк. Башкортстанның массовый информация чаралары ничегрәк үзгәртеп корыла һәм ул бүгенге таләпкә Җавап бирәме? Юк, бирми. Әйтик, моннан ун еллар элек һәр иртәнге, төшке һәм кичке концертларда (90 минут), һәр кайсысында алты башкорт, уч-дүрт татар җыры җырлануы табигый хәл иде һәм аңа беркем аптыра­мый иде. Хәзер башкорт радиосы эшен менә ничек үзгәртеп корды: әгәр элек атна буе, якынча әйткәндә, йөз башкорт, алтмышлап татар җыры Җьфданса, хәзер җомга көнне «халыклар дуслыгы концерты» дигән бу-льщ үзгәртелеп, анда еш кына рус, чуваш, башкорт, мари җырларыннан соң бер йә ике татар телендә җыр яңгырый — ә башка көннәрдә концерт бары тик башкорт телендә генә бара. Менә сиңа үзгәртеп кору! Башкорт радиосында күптәннән инде татар, чуваш, мари һ.б. милли редакцияләр, я булмаса аны әзерли торган иптәшләр эшләргә тиеш иде дә бит.

Халыкның азатлык хакына биргән корбаннары исәптә. Халыкның үз күңелендә. Ул тапланмын да, тузанланмый да. Менә ни өчен һәркем үз милләтенең чәчкә атуын күрәсе килә. Бу бик табигый теләк бит. Ха­лык алдында бирелгән сүз безне батырлыкка әйди. «Хисапсыз күп ми­нем милләткә вәгъдәм» дип бүген һәркем Тукай сүзләрен кабатлый ала. Партиябезнең XXVII съезды һәм соңгы пленумнары совет халыкларының демократиясен нәкъ менә шундый халыкчан биеклеккә куйды. Исеме дә җирәнгеч милләтчелек белән бу демократиянең бернинди урталыгы юк. «Халык зур ул, көчле ул, дәртле ул, моңлы ул, шагыйрь ул».

Сабакларың өчен рәхмәт сиңа, Габдулла Тукаев.

Айдар Хәлим.

6-7 апрель, 1988 ел.

 

 

 

 

 

 

 

 

Используются технологии uCoz