«Үз тавышым үземә ошамый...»

(Шагыйрь Разим Вэлиуллин иҗаты)

Минем өстәлемдә 1970 елда чыккан «Беренче карлыгачлар» җыен­тыгы ята. Заманында сары кәгазьдә басылып, ничектер кимсенеп кенә кулга алына торган бу еллык мәҗмуга бүген безнең өчен сөйкемле сөяккә әйләнгән икән. Аһ, кем уйлаган... «Тоталитар» заманнар тарлыгы да сагын­дыргач, безнең, гомер бакый ирексез, гомер бакый ятим, мөлкәтсез-акча-сыз яшәгән шагыйрьләрнең бүген нинди хәлдә торып калганнарын аңлау авыр түгелдер. Әмма минем бурычым зарлануда түгел.

Аерым бер сагыну, аерым бер юксыну белән саргайган битләрне ак­тарам... Нәкъ егерме алты елдан соң... Бер буын гомере... Кемнәр исән, кемнәр киткән? Кемнәр иҗади гәүдәдә, кемнәр иҗади сәүдәдә? Әнәс Ис-хаков. «Киек казлар оча күктә, түшләренә җилләр урала...» Азнакай райо­ны һәм шәһәре хакиме ул бүген. Хәзер шигырьләр язамы-язмыймы, бел­мим, әмма сәнгатькә, иҗат кешеләренә тирән теләктәш икәнлеген беләм Илсөяр Ганиена. «Күл карап озатты торналар китүен...» Милләтебезгә дистәләгән җырлар — сөекле җырлар бүләк иткән шагыйрәбез. Легендар шәхес. Ходай Тәгалә аңа озын гомер бирсен. Эдуард Мостафин. «Мең мәртәбә үлдем, мең мәртәбә исән калдым тормыш яратып...» Гәзитчеләр теле белән әйтсәк, бүгенге шигъриятебезне әйдәп баручыларның берсе. Булат Сөләйман. «Авылдашлар тирги давылны, күмеп киткән өчен авы­лны...» Себер татары. Шагыйрьләр шагыйре. Вафат инде. Авыр туфра­гы җиңел булсын. Соңгы мәртәбә без аның белән Мәскәүдә 1984 елда очраштык, төне буе серләшеп Әдәбият институтының гомумторагында кундык... Әдхәт Синугыл. «Җир җиләге татлы җиләк, өлгермичә таты­мыйм. Татымыйм дигәч, татымыйм, — үз сүземдә каты мин....» Эль­мира Шәрифуллина. «Үзәкләрне өзеп, өзеп, өзеп, сызыла да гармун, сызыла...» Иң күренекле шагыйрәләребезнең берсе. Минем дустым, тормыштан вакытсыз һәм фаҗигале рәвештә китеп барган шагыйрь Фаил Шәфигуллинның тормыш иптәше... Фәнзаман. Заманыбызның иң әче телле һәм иң гадел сүзле публицисты, тәнкыйди хикәяләр остасы Фәнзаман Баттал ул елларда үзен шулай кыскартып кына атый иде. «Ба­тырларга бездә һәйкәлләр бар, көтә белгәннәргә бар микән?» Фәнзаман Баттал теге, хәтәр чорларда да Фәнзаман Баттал булган икән. Фәннүр Сафин. «Тегермәнче татар карты он тарттыра, он тарттыра. Кара кашы, керфекләре ап-ак кына...» Халык йөрәгендә яшен уты булып сызылып үткән һәм шулай ук вакытсыз янган шагыйрь. Хәтердә, алтмышынчы ел­лар азагында, Түбән Кама төзелешләрендә мин аның беренче шигырьләр шәлкемен чыгаруда катнашкан идем. Роберт Миңнуллин. «Бер без генәмени шашып сөйгән, бер без генәмени яраткан...» Зиннур Мансу-ров. «Язлар кебек гел китәбез, казлар кебек гел китәбез. Шулай дөнья көтәбез...» Шагыйрь һәм җәмәгать эшлеклесе. Яңа ачылган һәм милләт тарафыннан яратып укылган «Мәдәни җомга»ның баш мөхәррире. Мар­сель Галиев. Бу инде үзе аерым бер биеклек. Мөмкинлегеннән азрак, бик сагындырып язса да, ул безнең Бальмонт һәм Бунин токымыннан бул­ган әдип. Әнә ул әле иҗатының башында ук әйтеп куйган бит: «Дөрес, беренчеләре без түгел, тик соңгылар булмыйк дөньяда...»

Һәм — Разим Вәлиуллкн. «Чабыгыз сез мине кылыч белән, мине кьщыч кисми, атыгыз сез мине мылтык белән, миңа ядрә үтми...»

Карагыз әле, нинди тирән тамырлы өянке яралган булган алтмышынчы еллар азагы — җитмешенче еллар башында! Унике каләмкарьнең берсе АЭ югалмаган, үзенчә эз салган, татар милләтенең иҗтимагый һәм иҗади фикерендә тиешле урын алган. Ал арның һәркайсына бүген кимендә илле яшь. Бу хакта уйланганда, «Их, нигә сиксәненче-туксанынчы еллар безгә якты шәмнәрдән торган шундый ук шәмдәлләрне тудырмый икән?» — дип үкенеп тә куясың...

Разим Вәлиуллин...

Шагыйрь. Композитор. Җырчы. Оста баянчы. Музыка белгече һәм музыка укытучысы. Бу мәшгульләрнең берсе генә дә артыгы белән җитә адәм баласына, әгәр аңа бирелеп хезмәт итсәң. Инде алтмыш ягына чык­кан каләмдәшем югалып, вакланып калмаганмы бу кадәр мәшәкатьләр арасында?

Юк, җавап ачык — вакланмаган да, югалмаган да. 1994 елда Әлмәттә басылган «Үз ягым» дигән җыентыгында авторның илледән артык җыры дөнья күргән. Дистәләгән шагыйрьләр һәм үз шигырьләренә языл­ган җырлар алар. Аның Гәрәй Рәхим сүзләренә язылган «Оныттың бу­гай», Мостай Кәрим сүзләренә язылган «Юлларым сиңа бара», Саҗидә Сөләйманова сүзләренә «Исәнме, тормыш!» һәм Шәмсия Җиһангирова сүзләренә язылган «Әле мин сине гафу итмәдем» һәм башка бик күп җырларын кем генә белми? «Кем генә белми?» дибез дә, тирәннән калык­кан икенче фикер белән килешәбез дә куябыз — белмиләр шул, тиешенчә белеп, аңлап, бәяләп бетермиләр. Ни өчен шулай? Эш җәмгыятьтәме, әллә каләмдәшемнең үзендәме югыйсә? Мин шушы куркыныч сорауга хәлемнән килгәнчә җавап бирергә тырышачакмын. Хәер, композитор Фа­сил Әхмәт китапка язган сүз башында айсбергның су астындагы өлешен ача биреп куя кебек: «Разим Вәлиуллин чәчрәп чыкмый, тыныч кына, басынкы гына эшли дә эшли, яза да яза. Әсәрләрен матбугатта басты­руны да, радио-телевидениедэн яңгыратуны да үзмаксат итеп куймый, ә алар чыга тора, яңгырый тора. Уңышлыларын халык күтәреп ала, җырлый, бикли...» Халык үзе күтәреп ала... Моннан да югары бәһанең булуы мөмкинме? Шулай да, тарткан атка йөк өстиләр, дигәндәй, миңа бик ошап бетми бу басылып «эшләү, язу да язу»... Чәчрәп чыгарга кирәк тә бит! Әнә ул шигъриятендә бөтен барлыгы, һәр күзәнәге белән чәчри һәм чәнчи бит!

Читлектәге коштай бәргәләнәм,

Чәнчи җанны эрәм иҗтиһат.

Бер эш өчен җиде генә түгел,

Ник үлчибез икән җитмеш кат?

Йа, рәхимсез вәхшәт, алдак тарих!

Барлык юллар ябык — төрмә күк.

Аларыннан битәр битарафлык

Мең гасырга безне төргән күк...

Яшермим, җан өшеп китә бу юлларны укыганда. Газимның «Зирекле күл» (1994), «Уч төбендә кояш» (1995) җыентыклары белән җентекле та­нышкач, аның шагыйрь генә түгел, ә тагын да «алдак тарих» табып биргән атаманы кулланып әйткәндә, әйдәп баручы, бүгенге татар шигърияте гео­графиясен аңардан башка күз алдына китерә алмаган шагыйрьләребезнең берсе икәненә ышанасың. Аны беләләр. Беләләр кебек, югыйсә. Әмма белмиләр. Нигә белмиләр, ягъни белмибез?

Күңелдә — давыллар, ярсынам —

Иңемдә канатлар бар сыман.

Шөбһәдән яшерәм канатым —

Шул мәлдә дөньялар тар сыман.

Әйтергә сүзем бар — эндәшмим,

Алдымда афәтләр бар сыман...

Замандаш шагыйрьләремнән кем яза алган булыр иде бу «куркыныч» юлларны? Юк, беркем дә яза алмас иде. һәм язмаган да. Аны бары тик Разим Вәлиуллин язган. Мин бу күренешнең үземә ачык өлешен укучы­ларыма да ачып күрсәтәсем килә. Хәер, соңгы китапка язылган сүз ба­шында Чаллыда яшәүче искиткеч нечкә шагыйрь һәм чәчмә әсәрләр оста­сы Рәшит Бәшәр минем алда торган бурычны шактый җиңеләйтә төшкән, рәхмәт аңа. «Разим да күп язды. Әмма теге елларның каһәрле сулышы, Разимның түрәләргә буйсынырга яратмавы, теге яки бу эшем иясенә тәлинкә тотмавы үзенекен итте: шагыйрь озак еллар буена китабын чыгара алмый интекте. Бары 1987 елда гына бер төпләм шигыре күмәк Җыентыкта дөнья күрә алды... Шагыйрь каршылыклы шәхес. Кай­чакларда бераз тынычланып та куя, кайчакларда ялкынланып күкләргә дә атыла. Чын шагыйрь җанында һәрчак бунт дөрли. Ул хакимияткә һәрчак оппозициядә...»

Искиткеч дөрес, гадел әйтелгән сүзләр болар. Шагыйрь хәтта оҗмахта яшәсә дә, хакимияткә карата оппозиция — каршылыкта торыр һәм иҗат итәр иде. Ничек кенә булса да мөгез чыгарырга, оригиналь булырга ты-Рышудан килмидер бит бу буйсынмаучылык?! Берәр төрле кыйлану түгелдер бит бу чын-чынлап куркыныч көрәш? Матурлык, гармониянең чиге булмаган кебек, шагыйрь эзләгән матурлык һәм гармониянең дә чиге юктыр. Аның чиген табу — шул чиккә табыну, димәк, колга әйләнү Дигән сүз.

Без — Алладан башка беркемнең дә

Колы түгел, колы түгел, колы түгел!..

Шагыйрь һәм җәмгыять. Шагыйрь һәм хакимият. Алар арасындагы гармония-дисгармония Разим Вәлиуллин иҗатында аеруча җете чагыла. Юк, мәсьәлә аның ана карыныннан ук «оппозиционер» булып тууында түгел, әлбәттә. Дөньяда беркем дә, аеруча шагыйрьләр, әгәр адәм бала­сы камил акыллы икән, гел генә кирегә саплап йөрү өчен яралмый. Ша­гыйрь җир йөзенә ике бурыч — гүзәллекне данлау, җырлау, гариплекне тәнкыйтьләү, утка тоту өчен килә. Аның өчен президент та, закон чыга­ручы, законны үтәүче парламентлар да юк — шәхес кенә бар. Җәмгыять тә шәхесне күрмәсә һәм ул шәхес чынлап та булмаса, шагыйрь үзенең беренче адымыннан ук шәхес өчен көрәштә хакимият белән каршылык­ка керә. Безнең кебек гарип, безнең кебек төшенчәләр буталган, безнең кебек дефициттан ирекле сагыз базарына кергән, безнең кебек шагый­рьне шигырьче белән бутаган, язучылар ширкәтенә керү чын шигырь язуга караганда күпкә җиңелрәк булган җәмгыятьтә бигрәк тә. Разим Вәлиуллинны киң катлам укучыларның (тамашачыларның) белмәве аның киң музыкаль һәм әдәби даирәдән читтә торуы белән түгел, киресенчә, аларның уртасында булып, бервакытта да тормыш дөреслегенә, иманга, мәхәббәткә хыянәт итмәвеннән, ягъни кешедән, адәм баласыннан гар­моник шәхес эзләвеннән һәм шул шәхесне көндез чыра яндырып эзләсә дә таба алмау фаҗигасеннән килә иде. Шуңа күрә, аның иң яратмаган лирик каһарманы — ул үзе, Башкалар үчен ул үзеннән, үзенең тирә-як даирәсеннән ала, кечкенә генә матурлык күреп тә чиксез куана, гаделсез­лек күреп үртәлә, өзгәләнә, бәгърен талый, кычкырып, бар тирәгә аваз салып, бу ат кәмитен туктатасы килә, әмма бишектән бирелгән тыйнак татар тәрбиясе, нишләмәк кирәк, аны кырык тапкыр тышаулаган, кы­рык сәбәп табарга өйрәтеп куйган шул, шайтан алгыры! һәм ул, үзе дә сизмәстән, үзен камчылап ала:

Үз тавышым үземә ошамый да,

Былбыл өркер, диеп тын калам...

Шагыйрь хакимиятне, җәмгыятьне дөрес үсеш юлыннан үстереп җибәрү, аны гармоник камилләштерү идиллиясендә яши, әмма ул мифның миф, чынбарлыкның чынбарлык икәнлегенә яхшы төшенә, шушы ике ут арасында идеал эзләп, яшәүнең мәгънәсен яшен ташын таба:

Фәрештәләр була ике төрле.

Нокталар да була өтерле.

Уң һәм сул фәрештәм,

Шул өтерләр

Быел бөтерчектәй бөтерде.

Бөтерделәр — бетерэлмәделэр.

Баеттылар җисем-фикерне.

Сул фәрештә язса, уңы җиңде,

Ул җиңүләр,

Бәхет китерде...

Әйе, маңгайларга язмыш язылган. Әйе, «хәнҗәр йөзе буйлап барды язмыш юлым». Башкача була алмый. Әлбәттә, фатыйр һәм башка тор­мыш ихтыяҗларын чираттан алгарак чыгып алу өчен шома басып кына, хакимияткә кирәген сөйләп, мактап-зурлап кына йөрсәң, яхшырак та, җиңелрәк тә булыр иде, әлбәттә. Моның өчен анаң сөте белән бирелгән иманны сатарга, шагыйрь булудан туктарга кирәк шул. Әмма, ярамый. «Ничә кабат йолдызларга туралган инде айлар». «Килгәннәр — китәчәк» — монысы дөрес. Шулай да:

Яшел ташлар.

Җете яшел.

Мин идем ул —

Зөбәрҗәт.

Йөзек кашы

Алмаз булдым,

Бер шомартып

Җибәргәч...

«Килгәннәр — китәчәк» булгач,

алтынга күмсәләр дә, адәмзат бер килеп «үз хәленә кайтырга тиеш». Аһ, тәүбәгә килүләр авыр! «Бакыр бурсык, бакыр байбак, җир куенындагы бакырлар» һәм адәмзат бер ки­леп үлән булып шытачак, «Хәзер инде нинди батыр мин?!» — дип инәлә лирик каһарман. Яшәүнең яшен ташы — мәгънәсе намуста, ди шагыйрь, кеше бары тик иҗаты белән генә үлемсез.

Алмаз, алтын,

Көмеш, бакыр,

Агач түгел

Ялгышмыйм:

Миннән чүлмәк

Әвәләгез,

Инде кызыл

Балчык мин...

Табигать һәм иҗат тәңгәле шагыйрьнең гомуми даирәсен тәшкил итә. Без башта үзәктәге ирекне, аннан үзәндәге зирекне бетердек. Ирек­сез Һәм зирексез адәмзатта шулай итеп шәхес корбан чалынды. Шәхес тоемы Разим Вәлиуллин иҗатында гомуммилли тоемга барып тоташа. Аның һәр шигъри юлында татар милләте, татар йөрәге, татар каны тибә. Авыр бу йөкне йөртү, хәтта әйтер идем, ирекле булып, богау сөйрәп йөрүгә тиңдер. Шуңа күрә, кабер ташы да кырылган зирекләр сукмагы буйлап күтәрелгән үз йөрәге буларак күз алдына килә. Тетрәндерә торган бу шигырьне мин тулысымча китерергә булдым:

Күпме таптадыгыз. Имгәттегез!

Нәфис кыллы, садә йөрәгемне.

Күкрәгемдә һаман сакладым мин

Йомшаклыгын аның — юләремнең?

Шәфкатьлелек нурын сүндермәдем,

Таш бәгырьләр ташлар бәрсәләр дә.

Әйткәнем бар: миһербанлыгыңны

Нигә сакладым мин, нәрсәләргә?!

Ярый. Үтердегез! Ак җәсадем

аф иманлы гүргә кереп ятты.

Каберем ташы булып зиратымда —

Рәнҗеп каткан, салкын йөрәк басты...

Әмма шунда ук:

Караңгыны куркытырга

Төннәрен йолдыз балкый.

Кояш астында бал корты

Әремнән баллар ясый.

Шагыйрь тапкан әрем балы җәмгыять өчен иң татлы, иң зару­ри бал. Аңардан тел дә бозылмый, ашказаны да чурламый. Иң мөһиме мондый тансыкый балны тәмләгән шәхестә иҗтимагый йокы, барны җимергән, җәмгыятьтән бигрәк, үзен саклау белән мәшгуль булган хаки­мият белән килешеп яшәү чире яралмый, ягъни аның үзәге нык була.

Минем урманнарга игътибар иткәнем бар. Анда, нәкъ безнең җәмгыятьтә татарда булган кебек бер генә сау агач очрамый дип әйтерлек. 'Әмма кыйралган агачларның һәркайсы бөеклек «күмпликс»е белән чирли һәм заман «кәмпүтере» сатып алу турында хыяллана. Кый-ралуга каршы чыккан «ике каен кочаклашып ауган».

Бергә аву, белмим, бәхеттерме?

Монда бер бәхәссез чынбарлык:.

Урман карагына каеннарга

Сөенә-сөенә балта чабарлык...

Һәм ул чаба да. Өендә газ янса да чаба. Авыл каршындагы, урамда­гы каенга чаба. Болай гына чаба. Чөнки аңарда бөеклек «күмпликс» яши һәм башында әлегә сатып алынмаган базар «кәмпүтере» гүли. Менә шуңа күрә, минемчә, Разим Вәлиуллинның сөекле зирек темасы ул иң тәүдә татарның ирек һәм гүзәллек темасы. Зирекнең теләсә ниндие дә осталык эше — йорт җиһазына бара, шуңа күрә төз буйлы зирекләр сирәк очрый. Зиректән такта ярганда пычкы астыннан гади агач оны түгел, кызыл дары коела, тактасын шомартканда гади йомычка түгел, ә ялкынлы яулыклар фейерверкы хасил була. Әйе, «зирек — гүзәл, монда, затлы агач», ул да, нәкъ татар кебек, үзенең тыйнаклыгы, җылаклыгы, яшәешкә кирәклеге, әгәр шулай әйтергә яраса, үзен-үзе яклый белмәве, агрессив була ал­мавы аркасында харап булган илаһи агач. Зирек. Бигрәк матур бит, ә? Ирек. Зирек, Сирәк зирек. Зирәк зирек. Кирәк зирек. Шагыйрь туган Кәдек авылының элеккерәк заманда Зирекле Елга дип аталган булуы, нәкъ татарның татар булып аталган булуы кебек табигый яңгырый. Ирек беткәч, зирек ник бетмәскә тиеш?

Ал таң. Тынлык.

Авыл йоклый эле.

Кошлар чыркылдашмый кагынып.

Гомерлеккә җырлар бүләк иткән

Зирекләрне эзлим сагынып,..

Татар темасы Разим Вәлиуллинга һәрчакта да шом аша килә. Ул үз-үзен саклау инстинктының соңгы чигенә җиткән. Аның иҗатында, хәтта әллә нинди аллегорияләргә яшеренгән шигырьләрдә дә, татар темасы калкып чыкмаган юллар бар микән? Әмма, һәр чын шагыйрьдәгечә, алар укучыны көчләми, туйдырмый, чөнки гармония законы бу даими шомнан «әрем балы» ясый. Шуңа күрә, ул әле сиксәненче еллар уртасында Кы­рымга барып, күзгә бәрмичә булса да, Кырым темасын күтәреп чыкты. Югыйсә, нәрсә югалткан ул анда? Милләтен югалткан. Башка бернәрсә дә түгел. «Күңелдә бу нәрсә утыра соң? Сагышмы ул, үпкә, каргышмы?! Бугаздагы төен ни елатмый, ни терелтми, ни үтерми шунда — таңмы соң бу, әллә баешмы?» Килешәсезме, укучым, куркыныч шигырь бу? Әмма Кырым да тынычлык бирми шагыйрьгә:

Үтелгән дә икән, кителгән дә,

Кайларга соң әле җителгән?!

Уйландырып, сызландырып менә

Кырым җиле сыйпый битемнән...

Ялтада көз. Кипарислар шавы

Хәтерләтә нарат урманын.

Тетрәндергеч шомнар, моңнар белән

Ылысларның җырын тыңладым...

Татарның аның кирәге, һәм кирәген алыр өчен сатылуының сәбәбе бетми. Чәй алганнан соң мәй, мәй алганнан соң чәй, ике бүлмәледән соң өч бүлмәле фатыйр аласы, кандидатлыктан соң докторлык диссертациясе яклыйсы, аннан балаларына юл ачасы, гомумән, милләтен якламас өчен сәбәп-чарасы тулып ята. Шуның аркасында без Рәсәйнең урыстан кала иң күп санлы, әмма иң ихтыярсыз кавеменә әйләндек. «Милләт» дигән шигырендә шагыйрь бу хакта менә нәрсә ди:

Их, очар идем кагынып —

Кайрылган канатларым.

Йөгерепләр китәр идем —

Агачтыр аякларым.

Ашар идем — тәгамем юк,

Корсак бар — кашыгым юк.

Уйлар идем — аң җуелган,

Муен бар — ә башы юк.

Терелермен: өмет — иман,

Йөрәк бит урынында.

Нәфис бер җан дөп-дөп тибә

Карыным — куенымда...

Безнең кайбер эстет шагыйрьләребез, бәлки, бу «тупас» шигырьдән йөз җыерырлар. Әйе, алар фикеренчә, Әлмәттә беренче булып ачылган татар гимназиясе, хәерчелек, качаклар турында шигъри хикәятләр язып торуның кирәге юктыр. Бәлки ал арның кайберл әрендә вакытында әйтеп калырга тырышудан килеп чыккан ашыгу да сизеләдер. Әмма һәр әдип иҗаты олаулардан тора. Олауның юл яручы атына, гадәттә, йөкне азрак салалар. Олауның башында, уртасында һәм очында төрле кыйммәттәге йөкләр салына. Олау башында яисә очындагы йөк иң кадерле, халык ми­расына кереп калачак йөк булмас дип кем раслый ала? Караманың «кире­леген файдаланып, ясыйлар аннан чана», — ди шагыйрь. «Оста кулда бар нәрсә дә урынлы кулланыла. Бөгелмәгәненнән — арба, сынмаса — дуга була». Шулай гына була күрсен иде.

Иҗатының башыннан азагына кадәр җеп булып сузылып барган милләт темасының түбәсен качаклар алып тора дисәк, һич тә ялгыш бул­мас кебек. Чөнки китү-кайту ул бәхет табу-тапмауга тиң. Үлү-терелү, сагыну-оныту, ашкыну-үкенү — болар барысы да бер татар тамырын нан. Еллар буе миллионнарыбызны таратып, без соңгы ун ел эчендә та­ралган татарның йөз меңен дә җыеп алалмадык. Ә мөмкин иде. Моның өчен милләт, милләтнең дәүләте, дәүләтнең хөкүмәте, хөкүмәтнең анык милли программасы кирәк иде. Бездә, кызганычка каршы, берсе дә юк булып чыкты. Бу еллар татар миенә аң кертү чоры булырга тиеш иде дә бит... Разим Вәлиуллин «Качаклар» шигырендә милләтебез балаларын гарьләндерү аша булса да туган илгә кайтырга, төпләнергә чакыра:

Качаклар, качачаклар!

Әйләнеп кайтачаклар!

Китү — бик гаярь чаклар да,

Ил-йортыңны кем саклар?!

Читтә сине кем яклар?

Илдә сине кем аклар?

Бар көчеңне, җелегеңне

Суырып беткәч ятлар...

Менә шулай хәнҗәр йөзеннән килә шагыйрь. Милләт темасының иң биек, таза һәм иң бозык үзәген хатын-кызларыбыз проблемасы алып тора аның иҗатында. Дәүләтсез булып, сәяси яктан бер, мал, байлык, ал­тын өстендә утырып, үз малына үзе хуҗа була алмаган, икътисади яктан икенче тапкыр таланган татар, инде татарның алтын каныннан яралган, көмеш карыныннан төшкән, үзе ашатып-эчертеп, тәрбияләп үстергән, иң акыллы, иң зирәк, иң матур, гүзәл балаларын «Мә, синең өчен генә үстердемдигәндәй, ике дә уйламый икенче милләт кулына бирүе -аның, милләтнең, өченче тапкыр, инде килеп, генетик яктан талануы дигән сүз. Дин ир-ат дилбегәсеннән ычкынган хатын-кызларыбызны тәмам азындырды. Без соңгы алтмыш елда гына да башка «тугандаш» милләтләрне берничә миллион татар белән баеттык һәм шуның белән горурландык. Бу да дәүләтебез булмау касафатыннан килә. Татар хатын-кызы ике дә уйламый башка милләткә кияүгә чыгарга, татар егетләре ике дә уйламый башка милләт кызына өйләнергә һәм, иң мөһиме, ба­лаларыннан татарны үстерү түгел — алла сакласын! — тавышсыз-тынсыз үзләре кушылган милләт балаларын үстерүне гомуми тәртип итеп алды. Җирәнгеч, корсак мәхәббәте бу. Кая әхлак, дин, ата-ана тәрбиясе? Туган җир, туган милләт алдындагы җаваплылык? Моңа ничек чик ку­ярга? Гомумән алганда, нечкә, лирик шагыйрь булган Разим Вәлиуллин менә шундый «вак, публицистик» проблемалар белән баш вата. «Ычкын­ган» татар кызын һәм егетен бары тик мөселманлык, ислам дине генә коткара алыр кебек. Бәхетсезләр саны, кызганычка каршы, кимеми, арта гына бара — чөнки дәүләтебез һәм милли үсеш программабыз юк. Хәзер беренче чиратта: «Татарстандагы татар халкын генетик саклап калу буенча закон» кабул итәргә кирәк тә бит. Әмма парламентыбызның, теге шигырьдәге кебек, муены бар, башы юк. Җәмгыятьтә катнаш никах проблемасы кискенләшкәннән-кискенләшә бара, «Татар хатын-кызы: милләт алдындагы җинаять» кебек көтелмәгән темалар газеталар битенә күтәрелергә тора. Разим дустыбыз аларны шигъри ялкынга төреп бирә һәм алар, кызганыч, һич тә тамакка тормый, һаман да йотыла, онытыла тора...

Кая бара милләтебез,

Кая бара кешелек?!

Татар йоклый! дидек.

Хәзер

Үләр чиккә җиткердек.

Оят булыр киләчәктән:

Юллар салып иреккә

Үлеп бетсәк, юкка чыксак,

Җан бирмичә тереккә...

Бала үз ризыгы белән

Килә диләр дөньяга.

Ник кыясыз ул җаннарны

Туам диеп торганда?..

Каләмдәшем, Әлмәт язучылар оешмасының җаваплы сәркәтибе ша­гыйрь Разим Вәлиуллинның иҗаты турындагы кайбер фикерләрем менз шулар. Әлбәттә, алар тулы түгел, ә шагыйрь иҗатына сызатлар гына. Калганнарын каләмдәшләрем тулыландырыр, дип уйлыйм.

Шунысы шатлык: безнең арада менә дигән лирик шагыйрь Разим Вәлиуллин яши. Шунысы кызганыч: аны бик аз беләләр. Белү өчен бер­беребезгә игътибарлырак булырга, аның шигырьләрен дә дәреслекләргә кертергә, баяны, искиткеч матур көйләре-җырлары, шигырьләре белән сәхнәгә күтәреп, иҗат кичәләрен үткәрергә кирәк.

Разим Вәлиуллин үзенә игътибар таләп итми торган эре сөякле, тирән тамырлы нәселе булган бик могьтәбәр шәхес. Аның адымы саллы, йөзе нурлы. Намус белән алыш-бирешкә кермәү, һәрчак иманына тугры калу аның йөзендәге һәм күзендәге нурны кешелекле һәм илаһи иткән.

Айдар Хәлим.

Чаллы.

25.10.1996.

 

 

Используются технологии uCoz