Хөрмәт Бикколов

Күперләр салучы

Язучы-шагыйрьләребез күп. Башкортстанда аларның саны йөз иллегә җитеп бара. Бу зур куаныч, әлбәттә. Тик алар арасында тәрҗемәче-язучыларыбыз бармак белән генә санарлык. Хәтта берничә генә. Атап әйткәндә, прозада — Рим Әхмәдов, Илгиз Кәримов, шигърияттә — Хөрмәт Бикколов һәм Марсель Гафуровлар гына. Монысы инде кызганыч. Тәрҗемәчеләр — халыкларны — ярларны тоташтырган күперләр салучылар. Ә халыклар арасындагы күперләр — мәңгелек күперләр. Тирән елга төпләренә багана кагу җиңел эш түгел. Монда тормышка сөю дә, талант та, белем дә кирәк. Ә без кайсы чакларда күпер салучыларга игътибар итеп тә җиткермибез. Ә кирәк иде! Хөрмәт Бикколов та шундый күпер салучыларның берсе.
Башкортстан китап нәшрияты Чилиның бөек шагыйре Пабло Неруданың «Мин халыклар белән калам» исемле шигырьләр җыентыгын бастырып чыгарган. Моңа кадәр аны башкорт укучысы, шагыйрь Шамил Анакның берничә тәрҗемәсен искә алмаганда, нигездә, рус телендә генә укый иде. Хәзер Пабло Неруда безнең белән туган телебездә сөйләшә. Аны безгә моңа тиклем Роберт Берне, шулай ук Шекспир, Маршак, Чуковский, Жуковский, Прокофьев, Мирзо Турсун-Заде шигырьләрен тәрҗемәләгән Хөрмәт Бикколов «алып килде». Бер уңайдан шунысын Да әйтик. Хөрмәт Бикколов Роберт Бернсны моннан күп еллар элек турыдан-туры инглиз теленнән тәрҗемә иткән иде.
Китап — иҗтимагый күренеш. Ул күп кешеләр кулыннан үтә. күрә, бүген без шушы куанычны бүләк иткән, аңа катнашы булган бөтен иптәшләргә — махсус редактор шагыйрь Хәким Гыйләҗев, нәшрият редакторы Галим Дәүләтов, Тайфур Сәгыйтовларга, җыентыкны әзерләүгә, чыгаруга өлеш керткән башка хезмәткәрләргә рәхмәт әйтергә тиешбез.
Пабло Неруданың катлаулы шагыйрь булуы турында бик күп әйтелгәне, язылганы бар. Бу, минем карашка, хакыйкатькә туры килеп бетми. Әйе, Неруда шигърияте, һәр зур шигърият кебек, бер катлы, шакмак кебек күзгә бәрелеп торган шигърият түгел. Монда, бәхәскә кереп, шуны әйтергә мөмкин булыр иде: Неруда шигыре ул дөньяның үзе шикелле катлаулы, ләкин бу сурәтләү чараларын үзмаксаттан торып, әгәр шулай әйтергә яраса, «кыланып» катлауландырудан ерак, бик ерак тора. Киресенчә, Пабло Неруда без күреп өйрәнгән агач яфрагы сымак гади шагыйрь. Ә агач яфрагы гадиме соң? Юк, гади түгел ул агач яфрагы! Анда нинди генә төсләр алмашы, нинди генә форма-конфигурацияләр юк! Яфракка тормыш суты ташучы «кан тамырлары»ның төгәл сурәтен, андагы үзгәрешләрне, матдәләр алмашын секундына меңәр исәпләү башкарган, иң акыллы берәр кибернетик машинаның анык әйтеп бирә алганы бармы әле? Юк, бу ике икең — дүрт түгел. Чөнки монда тормыш бар, ә кайда тормыш — шунда үзгәреш. Пабло Неруда гадиләр өчен гади язган шагыйрь.
Пабло Неруда космик масштабтагы җир шагыйре. Ләкин ул космополит түгел. Ул һәр кайда үз халкының, җиренең улы. Шуңа күрә дә шагыйрьнең бөтен халыкларда, бөтен нәрсәдә эше һәм бөтен нәрсәгә катнашы бар. Ул бөтен нәрсәне үз вакытында әйтеп калырга омтыла. Аның өчен дөньяда шигъри эчтәлеге булмаган, яисә «игътибарга лаексыз» мөһере сугылган бер әйбер дә юк. Неруда континенттан континентка «сикерә», бөтенесен иңли, ярата һәм инкарь итә. Ул реактив самолеттан кырмысканы күрә, ә үзеннән дә зур йөк йөкләгән Неруда кырмыскасы исә фани дөнья мәшәкате белән генә көн итми, кырмыска булуына карамастан, ул уйлый белә, сизенә, борчыла. Неруданың бу бөҗәге һавадагы самолетны үзе дә күрми калмый, чөнки ул белә: әгәр җирдә ул булмаса - күктә шушы самолет та булмас иде. Неруданың төп юнәлеше шунда: ул мизгелдә мәңгелекне, мәңгелектә мизгелне, гадидә катлаулыны, катлаулыда — гадине күрә. Бер караганда, ул бөтенләй бәйләнеше булмаган атамаларны бәйли кебек. Әгәр Неруда «балыкчылар судан сөзеп ала елмаюыңны һәм тавышыңны» дип әйтә икән, моңа ышанмый түгел, чөнки шагыйрь яңа дөнья ача, аның үз образлар системасы, тавышлар әм өнләр галактикасы бар. Менә Испания колонизаторларына каршы көрәшнең мәшһүр җитәкчесе Боливарга (1783-1830) багышланган шигырендәге сүзбәйләгечләргә игътибар итик:
Ярсу полководец, синең чебек сының
киңлекләргә металл нурын чәчә:
тауларда синең кар бармакларың үсә,
көньяк диңгезләрдә балыкчылар судан үз авында
сөзеп ала елмаюың белән тавышыңны.
Розаларның нинди төстәгесен китерәбез сиңа?
Кызыл розалар алар — походларың сымак...
Синең көлеңә тигәч, кул нинди төскә буяла?
Синең көлеңә тигәч, куллар кызыллана...
Шагыйрь биографиясе бер вакытта да аның үз биографиясе генә булып калмый. Ул табигать һәм бөтен тереклек биографиясенең аерылгысыз бер өлеше. Моны Пабло Неруданың тормыш һәм иҗат юлы ачык раслый.
Пабло Неруда турында бик күп язылганы бар. Моңа өстәп, шуны әйтергә мөмкин булыр иде: Неруда шигыре дөньяның үзе шикелле катлаулы, андагы сурәтләү чаралары шул катлаулылыкны чагылдыра. Шул ук вакытта Пабло Неруданы гади шагыйрь, дип әйтергә мөмкин. Пабло Неруданың бер циклын «Гадиләргә мәдхия» дип атавы һәм шушы шигырьләрнең бөтен дөньяның иң гади хезмэтчәннэре арасында дан казануы һич тә очраклы нәрсә түгел. Ул, ирекле шигырь формасы биргән мөмкинлекләрне киң файдаланып, шигъри объектны атап кына китми, ә аны төрле яклап сурәтли, әйтерсең, аның алдына һәм артына чыга, өстән һәм астан караш ташлый, тикшерә, хәтта бу мәлдә кояшның, суның, һаваның нинди булуын да онытмый. Әлбәттә, моның өчен бары тик ирекле шигырь тулы мөмкинлек һәм ирек бирә. Неруда китабына язган баш сүзендә Мостай Кәрим шагыйрьнең мондый сүзләрен китерә: «Белер өчен сөйләү һәм сөйләр өчен белү максатыннан мин бу хәбәремне елгалар, яфраклар, урманнар, кошлар, авыллар хакындагы сүзләрдән башлыйм, чөнки шигърият, һәрхәлдә, минем шигъриятем — шундый...»
Әлбәттә, Неруда шигырьләре безнең колакка — башкорт укучысы колагына — сәеррәк яңгырый. Ләкин бу фикерләр каршылыгыннан килгән нәрсә түгел, бу бары тик традицияләр төрлелеге генә. Классик стильдә язылган, рифмалы шигырьләрдә тәрбияләнгән укучы мондый әсәрләрне әлегә укып өйрәнмәгән. Ләкин ул тәүге танышу киртәсен тиз үтеп, Неруданы үз шагыйре итеп кабул итәчәк. Шуны алдан күргән даһи шагыйрь үзенең «Халык» дигән шигырендә менә бит нәрсә ди:
Бу кешене мин тәү
тапкыр
ике йөз ел элек күрдем,
атсыз, каретасыз иде
үзе,—
араларны, чаң-тузаннар
ярып,
җәяүләп ул узды,
хәрби кием, корал
йөртмәде,
Иңбашында морда яки
балта,
көрәк яки чүкеч
булыр иде.
Юлдашына сукмады
беркайчан —
ул сугышта җир һәм
су белән,
көрәште иген белән —
икмәк өчен,
юан имәннәр белән —
утын өчен,
стена белән — капка
ачар өчен,
кош белән — нык дивар
ясар өчен,
диңгез белән —
балык алыр өчен.
Без очраштык — һәм ул
миндә калды.
Пабло Неруда һәркайда үз халкының, үз җиренең улы. Шуңа күрә Дә шагыйрьнең бөтен халыкларга, бөтен нәрсәдә эше һәм бөтен нәрсәгә катнашы бар. Ул бөтен нәрсәне үз вакытында әйтеп калырга омтыла. Аның өчен дөньяда шигъри эчтәлеге булмаган, яисә «игътибарга лаексыз» мөһере сугылган бер әйбер дә юк. Неруда кыйтгадан-кыйтгага күчә, бөтенесен иңли, ярата йә инкарь итә.
Аның чын исеме — Нефтали Рикардо Рейес Басуальто. Шагыйрьнең Неруда булып китүе турында аның якын дусты Илья Эренбург болай ди: «Биографлары язуынча, шагыйрь славян халыкларына һәм чех язучысы Ян Неруданың реалистик иҗатына тартылуы сөземтәсендә шундый Псевдоним алган. Асылда исә эш башкача: үсмер Нефтали Рейесның үз шигырьләрен шул кадәр дә бастырасы килә, ләкин атасы дәресләр әзерләргә комачаулаган шигъри «сызлануга» каршы була. Шулай бер мәл, сурәтле журнал актарып утырганда, Нефтали Рейес хикәя астында «Ян Неруда» дигән имзаны күрә. Неруда исеме аңа ошый. Ул испанча бик шәп яңгырый: шагыйрь Кеведо, шагыйрь Мачадо, Сьерра-Невада таулары. «Пабло Неруда» туганда, малайга ундүрт яшь була, өч елдан соң ул әдәби премиягә лаек була».
Әйе, Неруданың тормыш юлы бик үзенчәлекле. Неруда — дипломат. Испания республикасының сугышчан сакчысы. Ут эчендә язылган атаклы «Испания —- йөрәктә» китабының авторы. Неруда — Чили коммунистлар партиясенең парламенттагы вәкиле, сенатор. «Идән астында»гы көрәш. Бөтендөнья Тынычлыкны яклау комитеты әгъзасы. Дөнья күләмендәге премияләр лауреаты һәм, ниһаять, яңа трагедия — Чилиның мәгълүм трагедиясе. Яңадан канга батырылган илне күрү аны, болай да чирле Неруда-ны, вакытсыз кабергә алып китте. Ул соңгы минутында да караңгылыкка каршы көрәште һәм, үзе әйтмешли, халыклар белән калды:
Мин каламын
халыклар, юллар белән,
мин каламын
дәртле җырлар белән;
алар мине әйди, чакыра,
йодрыклы куллары белән
тәрәзәмне шакып тора...
Неруда совет халкының олы йөрәкле дусты иде. Илебез язмышы кыл өстендә торганда, ул үзенең мәшһүр «Сталинградка сөю җыры» белән аргы як континенттан совет халкын яклап оран салды, икенче фронт ачуны кичектерә килгән Көнбатыш даирәләрен тәнкыйть утына тотты:
Нью-Йорк бии.
Лондон — уйчан, ә мин
ни кылырга белми,
сөрән саламын,
түзеп, йөрәк арыды,
сезнең йөрәкләр дә югалта
түземлеген.
Без арыдык болай яшәп
бу дөньяда:
аның батырлары утта
ялгыз кала.
Ташладыгызмы сез
аларны?
Чират сезгә дә җитәр!
Легендар шәхес, бөек шагыйрь Пабло Неруда һәм аның иҗаты хакында бик күп сөйләп булыр иде. Әмма бу мәкаләнең максаты — бары тик шагыйрь китабының туган телебездә чыгуын укучыларыбызга хәбәр итү, аның хакында кыскача белешмә бирү. һәр бөек иҗатчы сымак, Пабло Неруда да катлаулы шәхес булды. Аның кешелек үзенчәлекләренә тукталып, Чили коммунистлар партиясе Үзәк Комитетының Генераль секретаре Луис Корвалан шагыйрьнең 60 яшенә багышланган кичәдә болай дигән иде: «Бөтенегезгә дә билгеле — интеллигентлар һәм художниклар безгә, гади кешеләргә караганда, күпкә катлаулы һәм үз-үзенә бикләнгән шәхес булалар, — мин моны партиянең интеллигентларга һәм аларның иҗатына карата булган олы ихтирамын түбәнсетүдән ерак торып әйтәм. Еш кына алар тарафыннан кабул ителгән тормыш рәвеше һәм кылынган эшләр аерым бер караш, шартлылыкка каршы протест буларак күзаллана. Пабло да шундый үзенчәлекләрдән һәм, һәр кеше сыман, хаталардан азат түгел иде. Ләкин аның гүзәл, тирән партияле рухы гадәттән тыш кимәлдәге сәяси алдан күрүчәнлеге, иң катлаулы хәлләрдә дә искиткеч тоючанлык белән дөрес юнәлеш таба белүе бөтен сыйфатларыннан да өстен иде». «Мин халыклар белән калам» җыентыгы Неруданың илебез халыклары телендә чыккан унсигезенче китабы булды. Моңа кадәр йөрәктә сакланган Пабло Неруда күренекле тәрҗемәчебез Хөрмәт Бикколов ярдәме белән, хәзер инде үзебезнең шагыйрь булып, китап киштәләребезгә менде. Шик юк, әгәр ул исән булса, бу китапны үзе дә күрер һәм чиксез куаныр иде.
Ә китап матур чыккан. Башкортостанның халык шагыйре Мостай Кәримнең җыентыкка язган кереш сүзе, яңа дөньяга ачылган тәрәзә сыман, аңа тагы да яктылык өсти. Неруда безнең белән һәм ул бездән беркайчан да китмәс. Ул үзе дә шулай ди бит:
Мин үләмен.
Бүген, шушы көндә,
янар тауларны мин таҗ
итеп,
юл аламын халык
арасына,
тормышның киң, чиксез
дәрьясына...

Безнең алда тәрҗемәченең икенче бер кадерле хезмәте.
Тетрәткеч исем — Таня Савичева...
Күп нәрсәләр турында сөйли бу исем. Хәзер аны белмәгән кеше җир йөзендә юк, дисәң дә дөрес булыр. Бер караганда, ул әллә нинди батырлык та эшләмәгән: бары тик яшәгән, якты кояш астында нибары унбер ел яшәгән. Бөек Ватан сугышы чорында ятимлеккә, ачлыкка-ялангачлыкка дучар ителеп, Ленинград камалышын кичергән меңнәрчә балаларның берсе ул. Әйе, кечкенә партизан буларак, засадага да эләкмәгән, дошман тылында җимерү эшләре дә алып бармаган. Пионерка Таня Сави-чева үзенең хәлсез куллары белән блокада китергән шәхси фаҗиганең көндәлеген генә язган. «Генә» дип әйтүдә билгеле бер кинәя бар, чөнки ул аны батырлык эшлим дип эшләмәгән. Ләкин аны тарих үзе тарихи итте. Шагыйрь сүзләре белән әйткәндә:
Нева ярындагы бер музейда

Саклана бик гади көндәлек.
Савичева Таня язган аны.
Игътибарны итә ул җәлеп.

Авыл халкы, яше, карты,
Туктап, карый аны шым булып.
Йөрәкләрне өтә, хәйран итә
Анда язылганның һәр юлы.
Зур түгел бу көндәлек. Ул арифметик кушу-алу гамәлләрен язгандагы сыман язылган кырык ике юлдан тора.
>b> Женя Дәү әни Лена
үлде үлде үлде
28 дек. 25 гыйн. 17 мартта
12.30 сәг. 3 сәг. көндез 5 сәг. иртән
иртән 1942 ел. 1942 ел.
1941 ел.
Көндәлек шулай дәвам итә. Алга таба ул Вася, Леша агайларның, әнисенең вафат булуын җиткерә. Ниһаять, соңгы язу:
һәм ул капыл дәфтәр читләренә
Икешәр сүз яза тагы да:
Сави-
чевлар
үлде.
Янә:
Үлде.
Янә өстәп куя:
Барысы да. 1941 елның соңгы көннәрендә, күбесе 1942 елда язылган шушы кырык ике юл язма бүген безнең өчен тарихта тиңдәше булмаган документ, фашизмга каршы тарихта тиңдәше булмаган гаепләү акты. Бу җир йөзендә фашизм тончыктырган тәмугтан язылган репортаж. Шушындый үзенчәлекле репортажның сүзгә бик саран булуы табигый: мондый тәмугта күп сөйләү мөмкин түгел, ул ышандырмас та иде. Таня сеңелкәшебез калдырган документның Нюрнберг процессында төп гаепләү актларының берсе буларак файдаланылуы аның нинди зур әһәмияткә ия булуы турында сөйли.
Мин Таня Савичева шәхесе, аның язмышы, ул алган тәрбия хакында уйланам, уйланам да хәйран калам. «Савичевлар үлде. Үлде барысы да». Бары дүрт сүз. Шушы дүрт сүзне язу өчен нинди йөрәк кирәк булган? Ә акыл? Чыдамлылык, салкын канлылык? һәм башка бик күп, бик күп кешелек сыйфатлары кирәк бит бу дүрт сүзне язу өчен! Карагыз әле, бөтенләй балигъ булмаган, ачлыктан шешенгән унбер яшьлек кыз бала яза алырлык сүзләрме болар? Тәмугтан мондый үлемсезлек телеграммасын шушындый ук салкын канлылык белән Таня Савичева язган, чөнки унбер елның һәрбер көне аны шушы рухи батырлык өчен әзерләгән, чөнки аның йөрәгендә мәңгелек уты, мин әйтер идем, алдан күрә белү, даһилык уты янган. Бер үк вакытта бу сүзләрне аның заманы — гаиләсе, мәктәбе, урамы, һавасы, йолдызлары, кыскача әйткәндә, кешене кеше, гражданин итеп тәрбияләүче совет мохитенең һәр үлән-кыягы, һәр әгъзасы язган...
Сергей Смирновның Таня Савичева турындагы «Йөрәк һәм көндәлек» поэмасын мин күптән укыган идем. Инде менә әсәрнең Хөрмәт Бикколов тәрҗемә иткән өзекләре белән «Башкортостан пионеры» газетасында танышкач, уйларым тагын да яңарды, тәрҗемәчегә һәм әсәрне дөньяга күрсәткән балалар газетасы редакциясенә рәхмәт әйтү теләге туды. Таня Савичеваның исеме һәм аның көндәлеге — бөтен милләт балаларына көң саен кабатланырга тиешле гражданлык дәресләре алар. Күпмилләтле совет поэзиясенең иң яхшы өлгеләрен тәрҗемә аша башкорт балаларына җиткерү — безнең милләтара бурычыбыз һәм ул һәр яклап хуплауга лаек.
Хөрмәт Бикколов зур тәҗрибә туплаган тәрҗемәче. Укучылар аның һәР тәрҗемә китабын көтеп ала һәм үз итә. Моның бер генә сере бар: тәрҗемәче өчен төп кыйбла — оригиналның мәгънәсен, образларны Төгәл бирергә омтылу, ритмны нечкә тотып алу хас. Бикколов тәрҗемә иткәң китапларны укыганда, аның тота-каба теләсә нинди әсәргә тотындың, югары эстетик зәвыгын һәм иң мөһиме — тәрҗемәдә үз ысулы, үз тавышы булуын тоясың. Ә моның өчен тәрҗемәче әсәрнең күзәнәгенә керергә, кыскасы, аның белән яшәргә тиеш. Бу аеруча ритмик төгәллектә чагыла, чөнки рифма ни дисәң дә рифма, анда синоним сүзләре кулланырга, сүзләрнең урынын алмаштырырга, инверсия алымы һ.б. кулланырга мөмкиндер. Ләкин ритмның синонимы юк, аның синонимы ритм үзе генә. Сергей Смирновның «Йөрәк һәм көндәлек» поэмасын тәрҗемә иткәндә дә Хөрмәт Бикколов бөтен белемен-тырышлыгын салган һәм байтак кына уңышларга ирешкән. Ритм һәм мәгънә төгәллеге аның өчен тормышчанлыкның үзе. Моны раслау өчен бер генә мисал китерү дә җитә. Менә, мәсәлән:
Ә гаилә, һэ-һэ, энә нинди!
Хәстәрен күр, җиткер барын да,
Чәнчке, калак уйный гына кулда,
Аш талымлап тормый табында.
Авторда соңгы юл «уплетает плотную еду» — диелгән. Минемчә, аш талымлап тормый табында, дип тәрҗемәче фикеренең төгәл бирелешенә ирешкән.
Тәрҗемә бик нечкә нәрсә. Анда урынсыз кулланылган бер генә сүзнең дә әсәр динамикасын тоткарлавы, уй-тойгылар үсешенә «аяк чалуы» мөмкин. X. Бикколов сүзләргә карата таләпчән. Менә блокаданың бер күренеше. Строфаларда сүзләр үзләре дә кургаш сыман авыр.
Кыш авырдан килде. Кайгы, әҗәл
Өйдән-өйгә үтте сугылып.
Мәктәптә җан бирде укытучы,
Управдом да үлде егылып.

Кеше үлә, кырыла тирә-якта -
Караңгыда, якты чакта да.
һәм күмелә төреп простыняга -
Табутлар юк хәзер тактадан...
Мондый уңышлы мисалларны («простыня»дан башка. Аны җәймә, япма дип биреп булган булыр иде — А.Х.) күп китереп булыр иде. Төгәлсезлекләр дә күренгәли. Мәсәлән, Смирновта ачлыктан хәлсезләнгән галим турында болай диелә:
Потрошит
Аквариумных рыбок
На бульон для внука-малыша...
Бикколовта:
Аквариумнан балык тоткан була
Шулпага, дип ейән улына....
«Балык тоткан була»... Монда тәрҗемәче, әлбәттә, сүзләрнең матур яңгырашына, аллитерацияга ныгып, фикер хилафлыгына тап булган: дөрес тә түгел һәм аңлашылмый да. Беренчедән, «потрошит» сүзен (ботарлый, актара, тазарта һ.б.) «балык тоткан була» дип тәрҗемә итү бөтенләй урынсыз. Икенчедән, «для внука-малыша» сүз бәйләнеше «ейән улына» буламыни? Кем ул «ейән улы»? Аңлашылмый. Ул бит, гади генә әйткәндә, онык дигән сүз! Башкортча «ейән». Башка сүз тапмаганмы?
Әлбәттә, мондый җитешсезлекләр Хөрмәт Бикколов тәрҗемәсенең абруен төшерә алмый.
Хәзер Таня Савичеваның үзенә килик. Аның язмышының азагы бөтен кешегә дә билгеле түгелдер. Ленинград блокадасы өзелгәч, бөтенләй хәлсезләнгән Таняны Горький өлкәсенең 48 нче номерлы Крас-нобор балалар йортына озаталар. Озак та үтми, ул район больницасына эләгә. Горький өлкәсенең Шатковск урта мәктәбе эзтабарлары Таня Савичеваның каберен эзләп табалар һәм аны караштырып торалар.
Савичевлар бөтенесе дә үлми. Таняның бертуганнары Нина Николаевна Савичева-Павлова һәм Михаил Николаевич Савичевлар әле дә исән. Блокада чорында Нина һәм Михаил Ленинградта булмыйлар. Күрәсең, Таня аларны да үлгән дип исәпләгән һәм үзенең үлемсез көндәлегенә «Савичевлар үлде. Үлде барысы да» дип язган.
1976, 25 апрель.
Айдар Хәлим. 1971.
(Талант. Шәхес. Язмыш. 2007, Чаллы. 37нче бит.)

Используются технологии uCoz