I.
Монда, таулар түбә-түбә булып, матур Дим елгасына төшкән тәңгәлдә, колмаклар белән үрелгән бөдрә талларның һәм куаклыкларның яшел юрганы елганы кочаклап, офыкка таба ашыккан җирдә һәм шушы тәбәнәк таулар, авыр көрсенеп һәм биеклекләрен киметә төшеп, Ырымбур далаларына әйләнә башлаган төштә, ике тигез рәт булып, борынгы башкорт авылы Туксанбай утыра...
Мин яр башында торам — ләкин бу яр элекке яр түгел инде. Йөз илле ел вакыт эчендә елга үзенең агышын күп тапкыр үзгәрткән: Камалетдиновларның йорты торган урынны дулкын юып алып киткән. Миңа калса, мин Акмуллага аның чын бөеклеген кире кайтарырга тиеш булган бердәнбер дөрес ярда торамдыр кебек тоела. Элекке йорт нигезендә хәзер мәңгелек елгасы ага: вакыт һәм кешелек хәтере талантларда ялгышмый.
Бөгелмә-Бәләбәй калкулыгы дигән географик төшенчә бар. Көньяк Урал тауларының соңгы көрсенүен хәтерләтә бу биеклекләр. Башкортстанның зур булмаган, ләкин шактый мул сулы елгаларына тормыш биргән, шушы елгаларның зәңгәр артерияләре ярып үткән көньяк-көнбатыш регионы. Табигатьнең оҗмахтай почмакларының берсе саналган һәм елгалар белән генә түгел, бик күп буыннар буена төрле илбасарларга каршылык күрсәткән бу төбәк халыкның күз яше белән дә сугарылган. Аның
кискен континенталь климаты бу халыкның тәвәккәл рухи характерын да билгеләгәндер төсле.
Сүз дә юк, Дим буе үзәннәре — табигать хәзинәсе. Монда һавада урман үләннәре һәм юкә балы исе аңкый. Ә эссе көннәрдә, аеруча кичкә табан, җил Ырымбур һәм казах далаларының әрем исләрен алып килә, Еш кына кайдадыр Идел-Каспий районында барлыкка килгән яшенле болытлар монда үзләренең яңгырларын бушата. Әйе, җырларда җырланган, шигырьләрдә һәм борынгы дастаннарда данланган Дим үзәне—талантлар үзәне ул. Анда һәр кеше, ул нинди милләт улы яки кызы булмасын, назлы һәм дәртле, эчкерсез булган, тормышны үзенчә ачарга тырышкан. Алдынгы кешеләрнең аның саф һаваларын суларга омтылып, монда килергә тырышуы юкка түгел. Менә шулай Дим үзәне үзе дә белмичә, исемнәре халыкның рухи паспортына алтын хәрефләр белән язылган талантларны биргән.
Монда, текә Дим ярында, рус әдәбиятының сүз остасы Сергей Тимофеевич Аксаковның балалык еллары үткән. Надеждино авылы Туксанбайга артык ерак түгел. Надеждино янәшәсендә генә дөньяга чуваш әдәбияты классигы Константин Ивановны биргән Слакбаш. Инде кирегә килеп, Аксен станциясендә, ул чакта әйтелгәнчә, Самара-Златоуст тимер юлын кисеп үтсәң, син ак каеннар арасындагы матур дачаларга тап буласың. Бу — кымыз белән дәвалау санаторие. Анда 1901 елда Антон Павлович Чехов ял иткән һәм дәваланган. Ә Туксанбай янәшәсендәге Ает авылында татар шигъриятенең сандугачы — озак көтелгән Җиңү көненә тиклем санаулы көннәр генә калгач, Кенигсберг янәшәсендә һәлак булган Фатих Кәримнең туган авылы Ает. Шунда ук, Миякәдә, башкорт әдәбиятына нигез салучыларның берсе — Гариф Гомәр үскән. Дим буйлап Уфага таба түбән төшсәң — данлыклы Келәш авылы. Талантлы педагог, Уфадагы «Галия» мәдрәсәсен оештыручы, философ Зыя Камали, төрки халыкларның онытылмас җырчысы Фәридә Кудашева, Башкортстанның халык шагыйрьләре Сәйфи Кудаш һәм Мостай Кәримне үстергән җир... Алга таба, шул ук Дим үзәне буйлап өскә күтәрелсәң һәм дала иркенлегенә чыксаң — бөтен дөньяга билгеле булган Мостафа авылы — Муса Җәлилнең туган җире...
...Август. Бөтен Дим буе уңыш өлгерү тынлыгында. Басу буйлап, артыннан урылган алтын иген ясмалары калдырып, комбайннар бара. Бу -- мотлак Акмулланың оныгы, ә бәлки, оныкчыгы иген уңышын җыйган сымак тоела миңа. Күккә карыйм — Дүсән, Туксанбай авыллары өстеннән гүләп лайнер очып үтә. Миңа нәкъ шушы пилот — әле штурвал артында утырган егет — Акмулланың оныгыдыр төсле тоела. Мин күпне күргән, борынгы һәм мәңгелек җиргә карашымны төбим... Бик күп тавышлар, кыштырдаулар ишетәм. Минем менә шушы күп тавышлар арасында Акмулланың да чын һәм югалмас тавышын да ишетәсем килә...
Кадерле укучы, уебыз белән әйдәгез, әйтик, 1851 елга, Акмуллага егерме яшь булган мәлгә кайтыйк. Ул чакта яшь шагыйрьнең йөрәгендә нинди ялкыннар януын күз алдына китерергә тырышыйк. Ярым күчмә, ярым ултырак тормыш алып барган патриархаль башкорт авылы... Әйтик, Акмулла аяусыз хәрби казачий укладның каты законнары буенча яшәгән, кантон чиновниклары һәм руханиларның болай да ярлы халыкны бөлдерүен һәм кыерсытуын күрми, ярлы-ябаганың ыңгырашуын ишетми булдыра алганмы соң? Үз заманының белемле һәм алдынгы кешесе буларак, Акмулла реформа алды крестьяннар Россиясенең һәм аның колониаль биләмәсе — Идел-Урал халыкларының нинди иҗтимагый-политик үзгәрешләр алдында торуын тоймый кала алганмы? Әлбәттә, Акмулла эле кичә генә утрак тормышка күчә башлаган башкорт җәмгыятенең күз ачып йомганчы җирсез калуын күрми булдыра алмаган. Ул, һичшиксез, башкорт дачаларының помещиклар, читтән килгән колонистлар тарафыннан бушлай диярлек — бер әчмуха чәйгә һәм бер чирек аракыга — сатып алынуын күреп сыкрангандыр... һәм халыкның белемле улы, ләкин дүрт яктан да халыкның рухи сукырлыгы, башкорт җәмгыятенең артта калганлыгы, колониаль изү айсберглары белән кысрыклаштан шагыйре күз яшьләренә буылып, ярлы хокуксыз, китаптан, үз алфавитыннан мәхрүм ителгән, наданлык һәм матди изелүнең караңгы төнендә балалар йокысы белән йоклаган кан-кардәшләре өчен бернәрсә дә эшли алмавына
көенгәндер... Менә бит нинди шартларда Мифтахетдин Акмулла, тарихта
беренче булып, башкортларны укырга чакыручы була!
Башкортларым, уку кирәк, уку кирәк!
Арабызда наданнар күп, уку кирәк.
Аңгыра аюдан Уралдагы курыккандай,
Әй, туганнар, наданлыктан курку кирәк!
Алтыга берне кушып, сан ун булмый,
Сәгатьне алга борып, төн көн булмый.
Белемлелек — арысланнан көчле батыр,
Шуңа атланмый, синең төшең һич өн булмый...
...Мифтахетдин 1931 елның 26 декабрендә (иске стиль белән 14 декабрьдә) туа. Дөрес, әлегә аның туган төбәге хакында төрле фикерләр яшәп килә. Берәүләр булачак шагыйрь хәзерге Миякә районының Туксанбай авылында Камалетдин хәлфә гаиләсендә дөньяга килгән дип раслый. Мәшһүр галим Риза казый Фәхретдинөв һәм башка бик күп документлар Мифтахетдинның биографиясен болайрак күз алдына бастыра: аның атасы — Мөхәммәдьяр, милләте ягыннан казах, ә әнисе — Туксанбайдан берничә генә чакрымдагы (хәзерге Бишбүләк районы) Дүсән авылы кызы. Мифтахетдин Казахстанда туа. Гаилә кайдадыр Сыр-Дәрья ягында яши. Мифтахетдин ничәдер яшькә тиклем әти-әни кулында тигез тәрбия күрә. Озак та үтми, Мөхәммәдьяр вафат була һәм әнисе, Мифтахетдинны ияртеп, Дүсәнгә кайтып төшә... Күпмедер вакыт үткәч, Туксанбай мулласы Камалетдингә кияүгә чыга.Камалетдин кечкенә Мифтахетдинне уллыкка ала. Мин шагыйрьнең биографы да, әдәбият белгече дә түгел. Шулай да миңа икенче версия дөресрәк сымак. Шагыйрьнең әсәрләренең тел төбе дә шуны раслый. Әлбәттә, киләчәктә галимнәр шагыйрьнең тәрҗемәи хәлендәге билгесез тапларны ачыклар һәм фәнне мондый фикри төрлелектән коткарыр. Минем бурычым исә бәләкәй — әдипнең үз шигырьләреннән чыгып, аның иҗатына үземчә бер караш ташлау һәм бу иҗатның замандашларыбыз тормышында тоткан ролен аныкларга тырышу.
Ярый, үзебезнең буразнага төшик.
Ничек кенә булмасын, малайга Мифтахетдин дип исем кушалар. Гарәп теленнән тәрҗемә иткәндә, ул «ачкыч саклаучы» дигәнне аңлата. Без әти кешенең бу исемгә нинди мәгънә салуын белә алмыйбыз. Әмма буыннар аша без малайга исемнең дөрес бирелүе турында кыю әйтә алабыз. Ул, Мифтахетдин, үзенең күңелендә поэзия ачкычын, димәк, яңадан изелгән милләтнең хакыйкате һәм прогрессы ачкычын саклаган. Ләкин болай да күп балалы гаиләгә тагы бер «тамакның» өстәлүе — унынчы бала! — Камалетдин мулланы әлләни шатландырмый. Малай кызыксыну чан булып үсә, ләкин балачагы моңсу ялгызлыкта үтә. Шагыйрьнең сүзләре белән әйткәндә, аның күңелендә җылы булмый.
Кат-кат сәлам мин мосафир Акмулладан,
Туры әйтеп, халыкка язган хак мулладан.
Бөтен сәхрә әсәренә бездән сәлам
Дошманның якасыннан пакь мулладан.
Шигърияттә социаль хакыйкать көчлерәк булган саен, анда трагизм хисе дә күбрәк була. Шагыйрьне язмыш трагизмы тормыштагы тәүге адымнарыннан ук эзәрлекли башлый. Ул иң мөһим нәрсәдә уңмый: патриархаль башкорт көнкүреше шартларында бөтен бер система — белем бирү, шәхесне тәрбияләү кебек җаваплы бурычларны үз өстенә алырга тиешле булган гаилә Мифтахетдинның күңелендә хәсрәтле уйлардан башка бернәрсә дә калдырмый. Аның үги атасы каты күңелле кеше булган, тик алла һәм байлык алдында гына баш игән. Мифтахетдин кече яшьтән үк авыр крестьян эшен эшләп үсә. Еллар үтәчәк, ә үги ата белән ир бала арасында якынлык урнашмаячак. Унөч ел аерылышып торганнан соң казак далаларыннан танылган шагыйрь булып авылга кайткан Акмулланы Алла каһәре дип исәпләгән атасы өеннән куып чыгара.
Атакаем, килешмәде эшең артык,
Без кайттык сезне сагынып, күңел тартып.
Унөч елда бер кайтып, күңел сынды,
Инде безгә тереклектән үлгән артык, —
дип яза шагыйрь, һәм Акмулла, атасы белән бәйләнешне мәңгелеккә өзеп, җир йөзендә «сәяхәт итүче шагыйрь»га әйләнәчәк.
Мин мескенне тәмуг шымчысы үрти,
ниләр кылыйм,
Алла биргән казага бәндә инкарь булмаган ,—
дип яза ул.
Камалетдин мулла үги улының мәхәллә җилкәсенә кадалган дин сакчысы булуын теләгән, һәм ул, аны мулла итәргә теләп, мәдрәсәгә Укырга җибәрә, ләкин ул еллардагы мөселман уку йортларында хөкем Сөргән акыл киптерүчән атмосфера Мифтахетдин күңеленә чит була. Ул Коръән сүрәләрен болай да яттан белә, ләкин аны материалистик сораулар борчый: ни өчен җир түгәрәк? Ни өчен йолдызлар төнен генә яна? Ни өчен берәү ярлы, икенче кеше бай? Төпле белем алырга теләп, малай бер Мәдрәсәдән икенчесенә күчә: тәүдә Мәнәвезтамакта, Әнәчтә, аннан соң Сәрлебаш, Троицк мәдрәсәләрендә укый. Дөрес, заманы өчен шактый алдынгы саналган Стәрлебаш мәдрәсәсе урта дөньяви фәннәрдән кызыклы мәгълүматлар бирә. Укытучысы суфи шагыйрь Шәмсетдин Зәкине (1825-1865) аеруча якын күрә ул. Тере шагыйрь белән очрашу егетнең күңел төбендә яткан хис-тойгыларны уята. Шулай да, Шәмсетдин Зәкинең булачак шагыйрьгә булган йогынтысы хакында фикер йөрткәндә сак булырга, чама белән эш итәргә кирәк. Шунысын онытырга ярамый: яшь аермасына караганда, алар арасындагы идея-эстетик аерма күпкә артыграк. Бөтенесеннән элек алар икесе ике тарихи чор вәкиле. Ике шагыйрь иҗатын чагыштырып караганда җиңел аңлашыла — аларның берсе китүче булса, икенчесе килүче. Талантлы шагыйрь Зәкинең шигъри тукымасы, тулаем алганда, нотыкка, вәгазь укуга, дидактикага корылган. Автор теге дөньядагы тормышка ышана, оҗмахка эләгү өчен җирдәге явызлыкка, кыерсытуларга түземле булу, ал арны өлешеңә төшкән көмешең итеп кабул итү темаларын бер бөтен фәлсәфә итеп алга сөрә. Дөрес, Акмулла да суфыйчылык шигъриятендә тәрбияләнгән, аның эчке кануннарыннан кайнап чыккан әдип. Ләкин иҗатына суфыйчылык аһлары булуга карамастан, ул инде бөтенләй башка: ул тулысы белән дәрт һәм ялкын, җил һәм сагыш, ул — көзге салкын яңгыр астында күшеккән тирмә һәм крестьян басуында урылмый калган иген учмасы. Ул үзенең шигъри ачышына халкының авыр язмышы, реаль чынбарлык аша килгән һәм, Андре Моруа сүзләре белән әйткәндә, «тормыштан туюны һәм аннан куркуны җиңеп, кеше халәте тирэнлекл әрендә иксез-чиксез чыганаклар таба алган көрәшче һәм җырчы», димәк, трибун-шагыйрь.
II.
Акмулланың тәрҗемәи хәле, әйткәнебезчә, тулысынча өйрәнелмәгән әле. Шагыйрьнең бөтен артабангы тормышы казах далалары белән бәйләнгән. Атасы өеннән куганнан соң, ул яңадан Казахстанга юл ала һәм бер җәйләүдән икенчесенә күчеп йөреп, балаларны укырга-язарга өйрәтә, иҗат итә. Троицк, Кустанай, Петропавловск — менә аның сәяхәт юллары. Дөнья әдәбияты тарихында сирәкләрдән сирәк күренеш: бөтенләй ят кеше, ягъни «ногай» баласы, казахның импровизациягә корылган шигъри ярыш-әйтешләрендә катнашып, шунда ук казахның атаклы акыны буларак таныла. Шагыйрь хезмәтчән халыкка карата кылынган бер генә гаделсезлекне дә үз игътибарыннан читтә калдырмый — залимнарны ул үткер тәгъбирләр белән бүләкли. Идея камиллеге һәм хакыйкать өчен көрәштә ул килешүне белми. Шуның өчен дә мәрхәмәтле казах даласы аны Акмулла, ягъни ак мулла — туры сүзле остаз, укытучы — акыл иясе,
дип атый. Мондый шагыйрьнең дошманнары күп булуы табигыйдыр. Щулай бер мәлдә, Карасу авылы түрәсе Исәнгилде (әдип элегрәк аның балаларын укыткан була) җеназа вакытында Акмулладан көләргә тиеш таба: «Мулла, бездә, казахларда, шундый мәкаль бар: «Үләнле җирдә үгез, мәет булган җирдә мулла симерер».
Акмулла аңа тагын да ачырак итеп җавап бирә:
— Әкәм, дөрес әйтәсеңдер, утлак бар җирдә үгез симерә, үләксә бар җирдә эт симерә, үлек бар җирдә мулла симерә, сахрада безнең кебек мулла булмаса, сезнең кебек наданнарның башын эт кимерә!
Бу сүзләр шагыйрьгә кыйммәткә төшә. Исәнгилде тарафыннан оештырылган әләктә Акмулланы хәрби хезмәттән качып йөрүдә гаеплиләр. Үзенең үткер сүзе белән тынгылык бирмәгән шагыйрьнең дошманнары тантана итә: Акмулланы кулга алалар һәм Троицк төрмәсенә утырталар. Хөкемсез-нисез дүрт ел утыра ул монда. Җырчы төрмәдә халыкны изүчеләргә карата нәфрәт белән тулы шигырьләр яза.
Ябыктым кайгы белән, уйлый-уйлый,
Бу җирдә һич берәүгә сүзем сыймый.
Казага гарип бэңдэ чыдый икән -
Залимнар Акмулланың җанын кыйный...
Дусты, фикердәше, соңыннан әдәбият белгече булып киткән Дусмаил Каскынбаев раслаганча, аны Әхмәтбай Бакиров дигән бер татар бае еллык срок белән ике мең сумга порукага ала. Үзенең гаепсез икәнлеген исбат итү ниятендә Акмулла ерак юлга — Петербургка юнәлә. Башкалага барган уңайга ул Уфага һәм Казанга туктала, анда галимнәр, алдынгы фикер ияләре Риза Фәхретдин, Шиһабетдин Мәрҗәни, Каюм Насыйри-лар белән очрашу бәхетенә ирешә. Петербургта аны шул заман мөселман дөньясының алдынгы кешеләре Габидулла Җиһангиров, Гатаулла Баязи-товлар җылы каршылый. Аларның тәүгесе Александр II исеменә гариза яза һәм шагыйрьне арестантлар ротасында хезмәт иттерүдән йолып алып калуга ирешә.
Акмулла янә далага кайта. Аның көчле хакыйкатькә ия булган тавышы яңадан үз биләмәсендә яңгырый башлый. Казах акыны һәм Казан басмаханәләрендә китаплары чыккан татар шагыйре Акмулла үз
әсәрләрен ике туган теле — казах һәм төрки-татар телләрендә яза.
Зенең ат-арбасына утырып, ерак җәйләүләргә бара. Гаделлек сөюче
шагыйрьнең даны уйгыр, каракалпак, үзбәк кышлакларына кадәр барып
җитә. Шигырьләре аңа акча да, мал да китерми, гади генә әйткәндә, хәтта
тамагын да туйдырмый — ул, менә дигән балта остасы, тимерче һәм тегүче, физик хезмәт исәбенә тамагын асрый. «Изге дини фанатизм белән яңалык көрәшләре башланган уяну елларында, төн караңгылыгы белән яңа гына сызылып килгән таң яктылыгы сугышкан вакытта сайраган бер сандугач булып, менә шул яңа хәрәкәтнең мәгърифәтче бер пропаган-дист-җырчысы буларак, әдәбият мәйданына талантлы шагыйрь Мифтахетдин Акмулла килгән, — дип яза Сәйфи Кудаш үзенең «Яшьлек эзләре буйлап» исемле китабында. — Галим һәм укытучы, шагыйрь һәм балта остасы Акмулла һәрвакыт, үзенең бердәнбер мөлкәте булган ялгыз атын китап һәм столярлык кораллары төягән арбасына җигеп алган да, Шиһаб Мәрҗәни күтәргән яңалыкларны яклап һәм мактап, фанатик муллалар белән сугыша-сугыша, авылдан-авылга, каладан-калага мәгърифәтчелек пропагандалап йөргән».
Шагыйрьнең үлеме фаҗигале.
1895 елның октябрь ае. Арбасына утырып, Троицкидан Златоус-тка китеп барган 64 яшьлек Акмулланы башына кендек белән сугып үтерәләр. Бер чыганаклар буенча шагыйрьне юлбасарлар, икенчеләре буенча Исәнгилде сыман патша ялчылары үтергән. Минемчә, икенче фараз хакыйкатькә якын. Йә, әйтегез, букчасында китаплардан башка бернәрсәсе булмаган ярлы шагыйрь юлбасарларның игътибарын җәлеп итәр иде микән? Ай-һай, шикле бу. Ничек кенә булмасын, менә шулай Урал урманнары төпкелендә, Азия белән Европа чигендә туып килгән башкорт, казах, татар әдәбиятларының атаклы җырчысы — власть башында торучылар күрә алмаган, гади кешеләр өзелеп сөйгән шагыйрьнең
гомере өзелә.
Бу фаҗига халык дошманнарының яшь башкорт әдәбиятының йөрәгенә аткан ядрәсе. Бу фаҗига туып килгән яшь культураның нигезен шартлатуга тиң акция. Бу — Пушкинның Кара елгасы, Лермонтовның Машугы, Гарсиа Лорканың Севильясы, Муса Җәлилнең Плецензеесенен азиат варианты дип аталырга хаклы акция, Есенинның «шагыйрьләр бөтенесе дә бер каннан» дигән канатлы әйтеме ирексездән хәтергә килә.
Азия һәм Европа чигендә шагыйрь үлеме...
Минемчә, бу очраклылык та, түгел дә. Диалектика фәнендәге очраклылык категориясенең бик үк очраклы булмавын хәтергә төшерик. Монда Акмулланың тормыш һәм иҗат юлының катгый чынбарлыгы чагылй Акмулла үз үлеме белән ике буын ялганышында рационалистик Европаны йолалы һәм әкиятле Азия белән —- тиз ышанып баручан халыклары, җырлы далалары белән билгеле булган, ләкин тарихи сәбәпләр аркасында һаман уянмаган Азия белән берләштерергә теләгән төсле...
Урал урманы мең торбаларда гүләп шаулаган...
Канга баткан шагыйрьне Миәскә алып киткәннәр. Без бу җинаятьтән соң шагыйрь йөрәгенең тагы да ничә тапкыр типкәнен белмибез һәм мәңге белә алмаячакбыз. Бәлки, ул соңгы тапкыр күккә баккандыр һәм күзләрен басып килгән мәңгелек йокыдан арынырга теләп, үзенең бердәнбер шаһиты — йолдызы. Акмулла йолдызын күргәндер һәм калтырап кипкән иреннәре белән шушы шигырьне пышылдагандыр:
Кайгылы бәндәсенә Ходай якын,
Елатыр бәндәсенең асыл затын.
Кемне ул артык сөя — артык кыйнар,
Дустының ишетәм дип мөнәҗәтен...
III.
Гаҗәп, кем бай, аны аяк басып каршылыйлар,
Ә ярлы, мескен, кимсетүдән түгелеп елый...
Бу юлларны Акмуллага Некрасов пышылдап торган диярсең!
Шигыренең тематикасы, идея-эстетик юнәлеше белән төрки халыклар шигъриятендә башка бер генә шагыйрь дә Некрасовка Акмулла сыман якын тормагандыр! Некрасов кебек, ул да хакыйкатьне эчкерсез һәм чын күңелдән ярата. Бөтен нәрсәдән дә ныграк, хәтта үзеннән дә ныграк ярата. Зинданда утырганда Акмулла үз язмышы өчен кайгырырга тиеш иде кебек. Ләкин шагыйрь андый түгел. Халык кайгысы аның шәхси кайгысыннан югарырак. Аның патша төрмәсендә язылган шигырьләре дөнья шигьриятенең теләсә нинди антологиясен бизи алыр иде:
Тоткыннан, сорасагыз, җае шулай,
(Адәмне шушында да адәм сыный):
Күрәбез тәрәзәдән мирзаларны -
Үтәләр каршыбыздан сыбай-сыбай.
Кайсылары ун ел ята, озак калган,
«Эш»ләре Петербургка озап калган,
һиммәтле нинди ирләр заиг булып,
Аягы кешән белән тозакланган.
Ирексездән, Николай Александрович Добролюбовның сүзләре хәтергә төшә: «Тирә-яктагы шартларның мәгънәсезлеге тик эгоистик тойгылар һәм аяусыз омтылышлар тәрбияләүгә булышлык иткән шушы чынбарлык белән практик көрәшкә керергә тәвәккәллек итүе өчен һәр җанлы һәм эшлекле натура даһи акылга, саф ихтыяр көченә ия булырга тиеш», — дип язган бөек тәнкыйтьче Мифтахетдин Акмулла кебекләрне күз уңында тотып. Акмулланың изгелеккә, кешеләр һәм кавемнәр арасындагы дуслыкка булган чиксез сөюе аның шигъриятенең соклангыч юнәлешләренең берсе ул. Акмулла белемне халыкларны һәм илләрне якынайтучы төп элемент дип исәпли. Шагыйрьнең идеалы суфыйчылыкның канатсыз вәгазеннән ун баскычка өстен тора. Мин шагыйрьләребез Әбелмәних Каргалый, Ибәтулла Салихов, Габделҗаббар Кандалый, Гали Чокрый, Таҗетдин Ялчыголов һәм башкаларның шигъриятенә күз салам, аларның мәгърифәтче-суфый шагыйрьләр булуын күрәм һәм алар арасында Мифтахетдин Акмулла кебек материалистик позицияләрдән торып белем,иман өчен көрәшкән бүтән беркем дә юктыр, мөгаен, дип уйлыйм. Бу исәптән, бәлки, укыту эшендә реакцион кануннарга каршы сугыш ясаган Габделҗаббар Кандалый аның укытучысы санала аладыр? Милли аермалылык һәм этник хорафатларны җене сөймәгән Акмулланың идеалы тамырлары белән халык тормышына барып тоташа.
Хәл җитсә, төрле фәнне күргән яхшы,
Камилләр катарына кергән яхшы.
Русча укып кына түгел белмәк,
Хәл килсә, французча белгән яхшы, — дип яза ул. Акмулла кара көчләрнең авангарды булган «кара муллаларга» каршы чыгыш ясый, бу исә аның мәгърифәтчелек шигъриятендә сатирик ялкынны көчәйтә. Бу Шиһабетдин Мәрҗәнигә багышланган мәдхиядә — шагыйрьнең иң яхшы әсәрләреннән саналган одада аеруча ачык чагылыш таба.
Ул Мәрҗәнинең иҗтимагый фикер торгынлыгына, ми киптерүгә һәм фанатизмга каршы кискен көрәшен бөтен йөрәге белән яклый. Дөрес, бәлки, әдип шундый тормыш шартларында галим-реформаторның образын бераз идеаллаштырып та күрсәткәндер, ләкин шунысы хак -билгеле тарихи, матди-рухи шартларда Шиһабетдин Мәрҗәни шагыйрь өчен бердәнбер «тулысынча камилләшкән кеше» була. «Мифтахетдин Акмулла әдәбиятка турыдан-туры рус культурасы тәэсирендә килмәде. Россиядә капиталистик формация раслануыннан туган яна идеология, иң элек демократик рус культурасы тәэсирен иҗтимагый фикере белән билгеләгән яңа рухи күренешләр көнчыгышта, бигрәк тә милли Казан яктылыгында, тирән һәм үзенчәлекле үсешен тапты, татар мәгърифәтчелегендә ул үзенә аерым гәүдәләнеш алды. Акмулланы шагыйрь буларак рухландырган, аның мөселман искелегенә каршы гайрәтләндергән кыю идея көче бөтенесеннән дә элек нәкъ әнә шул университетлы, Шиһабетдин Мәрҗәниле һәм Каюм Насыйрилы Казаннан килде», — дип Әхнәф Харисов бик дөрес әйтә. Әдип өчен укымышлы кешеләр дөньясы, Мәрҗәнне һәм Каюм Насыйрне, Россиянең бөтен көнчыгышы өчен китаплар чыгарган матбагалары белән билгеле Казан Акмулла өчен рухи азатлык һәм мәгърифәт уты бүләк иткән җылы почмак буларак кадерле.
Караңгыда фонарьларны кабызган ул,
Кайнар сөткә сары майны тамызган ул.
Сәламәтлек чишмәсеннән юллар ачып,
Хакыйкать елгаларын агызган ул.
Шиһабетдин Мәрҗәнигә багышланган мәдхиясендә һәм башка шигырьләрендә Акмулла үзен «халык байлыгыннан файдаланган» руханиларны ачы фашлаучы, дин әһелләренең ялганлыгын һәм икейөзлелеген тәнкыйтьләүче итеп күрсәтә:
Якын барсаң, тимерче күрегеңдәй,
Ул сине керләүгә бар, пакьлауга юк.
Тиеп китсәң, кара май чиләгеңдәй,
Карайтып, таплауга бар, аклауга юк.
Акмулла башкорт, татар, казах әдәби телләрен бер дәрәҗәдә үзләштереп камилләштерүдә бәяләп бетергесез роль уйнаган әдип. Аның әсәрләренең теле (анда еш кына гарәп-фарсы сүзләре өстенлек итсә дә) мөмкин кадәр халык — гади халык теленә якынайтылган. Халыкның бай тел-поэтик иҗатына таянып, Акмулла үз шигырьләрендә туган телне яңадан яктыртып чыккан төсле. Әдәби тел шулай итеп камилләшә. Акмуллага кадәрле һәм аннан соңгы тел — болар икесе ике тел кебек кҮренә. Акмулладан калган тел күпкә баерак һәм интеллектуальрәк, ягъни, халыкның үз теле белән әйткәндә — күпкә төгәлрәк. Бөтен гомере буе авыр тормыш сынауларына дучар булган Акмуллага тел һәм шигъри калып өлкәсендә экспериментлар ясап маташырга форсат тимәгән һәм ул аларны кирәк тә санамаган. Ләкин «үзе ясаган арбада сәяхәт итүче»нең елне Һәм яңалыкны тоюы шул заманның кабинет-галимнәреннән мең ашка югары булган. Туган телнең сүз байлыгы белән иркен һәм батыр Огамәлә итеп, Акмулла моңача күрелмәгән лексик аралык булдыра һәм Уның нәтиҗәсендә аның иҗаты төрки телләрдә сөйләшүче халыкларга Үпчелек очракта тәрҗемәчесез дә аңлашыла — бу үзе үк соклану тойгысы уята һәм тел белгечләренең бу байлыкны игътибар белән өйрәнүен таләп итә.
Акмулла шигъриятенең теле нәфис, сыгылмалы һәм аһәңле. Гүя ки, әдип язганда шундый принциптан чыгып эш итә: җептән тартсаң, кыңгырау чыңлап китәчәк, ә бу кыңгырауга бөтен дөньяның кыңгыраулары кушылачак. Акмулла шигъриятенең теле кайнап торган вулканны хәтерләтә һәм бу вулкан күккә бары тик энҗе-мәрҗән сүзләр генә ыргыта төсле. Шигырьнең һәр юлы — афоризм. Эчке һәм аралаш рифмаларның муллыгы һәм бер үк вакытта кырыс гармониясе гаҗәпләндерә. Игътибар итегез, менә бу тәгъбирләрдә күпме хис, акыл ята:
Яманга юлдаш булсаң, яла ягар,
Еланга ярдәм итсәң, кулың чагар,
Бәла-каза килә калса, бул сабыр,
Ирмен дигән асыл затлар юнен табар.
Адәмнең хәйлә-мәкерен сизеп булмый,
Шулай да һәр адәмнән бизеп булмый.
Кулны селтәп, башны алып качар идең,
Бер ялгызың бу дөньяны гизеп булмый...
Замандашларына һәм үзенә карата искиткеч таләпчән булуы, караны кара, акны ак дип йөзгә бәреп әйтеп, сыланмас ярыкларны һич кенә дә сыларга тырышмавы, соңгы чиратта заманга карата тарихи гаделлек позицияләрендә тора алуы белән Акмулла бүген безгә, Язучылар союзы әгъзасы, ягъни язучы дигән олуг исем йөрткән каләм ияләренә, мәңге искермәс дәрес бирә. Акмулла туып, йөз илле ел үткәч, нәкъ әнә шул хакта уйлаган сымак, Чыңгыз Айтматов «Комсомольская правда» газетасында менә бит нәрсә дип яза: «Замандашың алдында ялагайланырга һәм аңа яла ягарга ярамый: ялагайлану һәм яла ягу икесе бер нәрсә — ялган. Замандашка караш җитди, таләпчән, әниләрчә теләктәшле һәм килешмәүчән булырга тиеш». Бу Мифтахетдин Акмулла турында түгел
дип кем әйтер!
Акмулла шигыре үзе бер мәктәп. Аның аһәңлелеге турында том-тоМ фәнни хезмәтләр язып булган булыр иде. Бу шигырь тоташы белән охшаш яңгырашлар — аллитерацияләргә корылган. Аның җанлы, тәү карашка артык күзгә ташланып бармаган структурасы күтәрелгән мәсьәләләрненең тормышчанлыгына, калыбы исә безне уратып алган чынбарлыкның мохитенә бәйләнгән. Акмулла бәет-кобаер-әйтеш жанрының җиде иҗекле формасын куллана. Шунда ук шагыйрь җыру һәм өләң кебек жанр калыпларына да кайта. Нигездә, Акмулла иҗатында классик робагилар
өстенлек итә.
IV.
Акмулла шигърияте шагыйрьләрнең берничә буынын тәрбияләде. Дөрес, Ватанның әдәбият гыйлемендә әле бу хакта авыз тутырып әйтелгәне юк. Аның Абай Конанбаев белән Габдулла Тукайга йогынтысы шактай ук көчле булгандыр, дип фараз итәргә кала. Мәҗит Гафури, Шәехзадә Бабич, Давыт Юлтый, Сәйфи Кудаш һәм башка бик күп хәзерге заман шагыйрьләре аның системасы аша шигъри тормышка килде.
Мин бу мәкаләдә Акмулла шигъриятенә төрле яклап бәя бирү бурычын куймадым. Бу минем генә көчтән килерлек нәрсә дә түгел. Тик шуны гына әйтәм: Акмулла бөтен төрки дөньясында моңача күрелмәгән дөньяви шагыйрь. Моны раслау өчен аның ел мизгелләре турысындагы шигырьләр циклын гына да искә төшерү җитә. Алар табигый талант кына тудыра алган энҗеләр. Бер кечкенә генә шәлкемдә Акмулла яулаган җылылык һәм эчкерсезлек плацдармы шул тиклем яңа һәм заманча яңгырый ки, укучының чыннан торып уйга калуы мөмкин — юк, бу шигырьләр моннан йөз ел элек түгел, бүген язылган!
Купшы кыздай чишмә ага чылтырап,
Еракта моңнар ята тонҗорап.
Тургай чырлап, былбыл җырлап сайраша,
Теле чыккан яшь баладай былдырлап...
Белмим, кемгә ничектер, миңа исә шагыйрьләрнең безгә килеп Җиткән әсәрләре арасында... мәхәббәт шигырьләренең булмавы ничектер сәеррәк тоела. Монда «безгә килеп җиткән» дигән сүзбәйләнешкә басым ясавым очраклы түгел. Эш мәсьәләнең формаль ягына гына кайтып калмый, әлбәттә. Дөрес, конкрет тарихи кысада һәм реаль көнкүрешнең кырыс, вакыт-вакыт артык тупас, кешелексез шартларда яшәгән гражданин-шагыйрь Акмуллага мәхәббәт турындагы шигырьләрнең «артыкта>> тоелуы, икенче төрле итеп әйткәндә, иркәлек булып күренүе мөмкин. Ләкин безгә шунысы билгеле — Акмуллага «суган суфыйлыгы» ят булган, дидек. Нәрсә, Акмулла сөймәгәнме? Акмулла сөйгән. Без, аның оныклары, Акмулла иҗатында мәхәббәт шигырьләренең булганлыгына ышанабыз. Чөнки ул үзе үк әйтеп тора — «кеше тормыш дулкынында өлгермичә, ягъни мәхәббәт чынаягыннан шәраб татымый торып, камил кеше була алмый, ди. Икенче бер урында ул шәхес һәм мәхәббәт темасын тагын да ачыклый төшә: «Кемнең сөйгәне юктыр — җаны юктыр...» Әйе, шагыйрьнең мәхәббәт шигырьләре булырга тиеш, чөнки Акмулла иҗатының чишмә башы — мәхәббәт һәм нәфрәт. Без шагыйрьнең табылачак әсәрләре арасында нәкъ менә без көткән шигырьләре булыр, дип ышанабыз. Менә йөз елдан ары инде Мифтахетдин Акмулланың киң катлам укучыларга билгесез шигырьләре табыла тора. Кайдан гына килеп чыкмый алар безнең кулга: ерак казах җәйләүләреннән дә, каракалпак кышлауларыннан да, башкорт-татар авылларыннан да. Свердловск, Чиләбе, Курган, Пермь өлкәләре хезмәтчәннәренең кулъязма китаплар тупланган шәхси китапханәләрендә дә табыла алар.
Акмулла әсәрләренең ташка басылу биографиясе үзенең чын мәгънәсендә әле яңа гына башлана. Ләкин безнең хәтеребез җанлы һәм кешелекле. Заман һәм киләчәк буыннар 1892, 1904, 1907 елларда шигырьләрнең өч җыентыгын чыгара алган Казан нәшриятларына чиксез рәхмәт әйтә һәм әйтәчәк. Заман һәм киләчәк буыннар «Шура» журналының редакторы, галим Ризаэтдин Фәхретдиновны авыр реакция елларында Акмулла шигырьләрен басып чыгарганы һәм аның тәрҗемәи хәлен ачыклау юлында күп көч куйганы өчен ихтирам белән телгә ала. Заман һәм киләчәк буыннар казах нәширләренә, тәүге чиратта күренекле язучы һәм җәмәгать эшлеклесе Сәкен Сәйфуллинга чиксез рәхмәтле булыр. Ул Мифтахетдин Акмулла әсәрләренең тулы җыентыгын төзи һәм аңа баш сүз яза — бу китап Алма-Атада 1935 елда басылып та чыга. Шушы вакыттан алып шагыйрьнең әсәрләре беркайда да чыкмый. Дөрес, алар даими рәвештә Башкортстан һәм Татарстан мәктәпләренең, вузларының дәреслек-хрестоматияләренә кертелә килде. Шагыйрьнең бу тиклем озак дөнья күрми торуында, билгеле, безнең ашыкмаучанлыгы-быз белән бәйле кайсыбер объектив һәм субъектив сәбәпләр бар. Гомумән алганда, Акмулланың мирасын билгеләүдә берничә этап төсмерләнә. Революциядән соңгы елларда аның әсәрләренә карата уянып киткән кызыксыну Гражданнар сугышы алып килгән бөлгенлекләр аркасында сүнеп калды. Башкортстанның халык шагыйре Мәҗит Гафури һәм башка культура эшмәкәрләренең утызынчы елларда башкорт телендә Акмулла шигырьләренең академик басмасын чыгару нияте дә тормышка ашмады-Мәҗит Гафури үлеп китте, аннан Бөек Ватан сугышы башланды. ленче-алтмышычы елларда шагыйрьнең югалган әсәрләрен эзләү итте. Фәнни экспедицияләр көтелмәгән табышлар алып килде арасында дистәләгән әсәрләре табылды һәм язып алынды.
Бүген без җырчы эзләре буйлап җәяү үткән, аның иҗатын тулыландыруга бәяләп бетергесез өлеш керткән галимнәрнең исемнәрен тойгысы белән атыйбыз. Ризаэтдин Фәхретдинов һәм Сәгыйть Дусмаил Каскынбаев һәм Сәкен Сәйфуллин, Закир Шакиров һәм Гали, Бейсенбай Кенжебаев һәм Мөхәммәт Гайнуллин, Әхнәф Харисов һәм
Афзал Кудаш... Алтмышынчы елларда башкорт әдәбият гыйлеменә Акмулла иҗатын өйрәнүчеләрнең яңа буыны килде — Кирәй Мәргән, Әхәт Вильданов, Рәшит Шәкүр, Вафа Әхмәдиев...
Әдәбият дөньясында кайсы чакта шулай да була: китаплары онытылган шагыйрьнең бер шигыре белән халык күңелендә мәңге яшәүе мөмкин. Хәтта шушындый бер шигырь генә дә уйлар һәм тойгыларның сүнмәс ялкыны буларак, чынлап яши икән, ул халыкның рухи байлыгының аерылгысыз өлешенә әйләнә. Кем генә булмасын, кайда гына булмасын, кайчан гына булмасын, кеше бүген, йә иртәгә шигърият чынаягындагы шушы ялкынны бер генә тапкыр тәмләсә дә, ул бүген дә, иртәгә дә рухи яктан да баерак, шатлыклырак, өметлерәк һәм акыллырак булачак. Бүген халкыбыз шушындый бер генә шигырь түгел, ә тулы бер томны кулына алып, канатлану тойгысы кичерде. Әйе, Мифтахетдин Акмулла әсәрләренең «Акмулла» дигән җыентыгы басылып чыгуы башкорт республикасы хезмәтчәннәренең культура тормышында зур әһәмияткә ия булган вакыйгага әверелде.
Бу — Акмулланың туган халкына кайтуы.
Йөз илле елдан соң мәңгелеккә кайтуы.
Айдар Хәлим.
10.06.81.