II.
Сибгат Хәким егермегә якын поэма иҗат иткән эпик колачлы шагыйрь. Сугышта үлемнең күзенә туры караган кебек, ул үз иҗатына да ачык күз, аек караш белән карый. Сибгат Хәким, гомумән, үз каләмдәшләренә искиткеч киң күңеллелек, теләктәшлек, әйтер идем, хәтта вакыт-вакыт артык киң күңеллелек, ә үзенә карата гадәттән тыш каты бәгырьлелек, кансыз таләпчәнлек күрсәтә торган әдип. Бу хакта, әйдәгез, шагыйрьнең үзенә сүз бирик. «Поэмаларым турында берничә сүз» дигән мәкаләсендә ул үзенә менә ничегрәк бәя бирә: «Эпик киңлеккә омтылган беренче әсәрем — «Дала йорты». Соңыннан сөйләүгә корылган озынлыгы, күп сүзлелек күңелдә ризасызлык уятса да, романтик рухы белән барыбер якын иде. Еллар узгач, мин ул поэмага яңадан әйләнеп кайттым... Шуннан «Бакчачылар», «Сары капкалы йорт», Ленин турында поэмалар, «Үрләр аша», «Дуга»... Мин ашыктым. Моңа кадәр күргәннәрем ничектер тар арага килеп тыгылдылар. Яңгыр алдыннан борчуга төшкән игенче кебек, кырда төрле урында урыласы, җыеласы игенне көтелмәгән хәвефтән югалудан куркып калган игенче кебек, мине дә курку алды, мин дә ашыктым... Тормыш биографиясе ашыктырды, язылачак поэмаларның берсе бетүгә, икенчеләрен күреп торам: өлгерсәм ярар иде».
Таулар тигез була алмаган кебек, әсәрләр дә бертигез була алмый. Хәтта ал арны шул ук иҗатчы иҗат итсә дә. Ашыгыбрак язылганнары да очрый, автор әйткәнчә. Сибгат Хәким поэмаларына, гомумән, аның бөтен шигъриятенә бәя бирү минем бурычка керми. Ул хәлемнән дә килмәс иде. Мин бары тик үземне тетрәткән кайсыбер әсәргә тукталып, бераз автор турында сөйләмәкчемен. Минем карашка, шагыйрьнең иң көчле поэмалары — «Үрләр аша», «Кырыгынчы бүлмә», «Дуга», «Эзлиләр Европа буйлап», «Дәверләр капкасы», «Күги»... Мин шулардай ике тәүге поэмага кагылырга итәм.
Бүген
һич
икеләнмичә әйтергә мөмкин: татар шигъриятендә сугыштан соңгы чорны, тирән уйланулар аша кичереп, җир йөзендәге
һәм халыклар тормышындагы социаль-сәяси
үзгәрешләрне
фәлсәфи яктан анализлауга омтылып, вакыт сынаулары үтеп, башка тугандаш әдәбиятларга тәэсир итәрлек
көче
булган әсәр
бар, ул — Сибгат Хәкимнең «Үрлә аша» поэмасы. Ул Татарстан җиреннән
агып чыккан «Дуслык» нефть Үткәргечен төзүче тол хатын Халидәгә,
аның
ире —
сугышта батырларча бащьщ салган Яруллага багышланган. Бер караганда, күтәрелгән
темала яңа түгел дә кебек. Хезмәт.
Тынычлык. Мәхәббәт. Сугыш. Алар бөтенес дә сугыш корбаны булып халык язмышына килеп төйнәлә:
Азап белән,
бик
кыенлык
белән
Югарыга бергә үрләдем;
Халкым юлда күтәрелгән үрләр —
Алар бар да минем үрләрем...
Бу трасса
барып баса сыман
Эзләремә минем, үкчәмә...
Адымнарны трасса белән үлчә,
Тик үлемнәр белән үлчәмә...
Заманның үз тын алышы бар шул. Трассалар «үкчәгә басып барса» да, милләткә чигенер урын юк, үз җырыңны җырлап, тормышка, киләчәккә хезмәт ит. Шагыйрь фәнни-техник прогресс алып килгән катлаулы күзәнәккә үтеп керә һәм проблеманы шактый үзенчәлекле хәл итә. Шулай. Бер үк теманы биш язучыга, бер үк чималны биш тукучыга бирергә мөмкин. Бишесе биш төрле камиллектәге әсәр һәм бишесе биш төрле төсләр белән уйнаклаган тукыма күрерсез. Халык, әлбәттә, аларның тик берсен генә аеруча югары бәяләячәк. Сәнгатьтә сыйфат ягыннан тигез әсәрләр булмый. Әйе, Сибгат Хәким һәркемнең күңеленә җиңел кереп утырырлык халыкчан поэма тудырган. Шагыйрь укучыга карата гаять ихтирамлы һәм таләпчән, укучы исә, үз чиратында, шигъри юлларда үз уй-хисләренә яңгыраш табып, аны мәхәббәт белән бүләкли. Заманның иң четерекле мәсьәләләре ярылып ята монда. Әсәр җаны-тәне белән яшь, чөнки «карт» темалар яңа магистральгә чыккан:
Магистраль буйлап кырдан җәяү
Йөрүемә һич
тә үкенмим...
Тагын авыл... Тәрәзәләр
— китап,
Бөтенесен шуннан укыйм мин...
Бияләйләр кирәк фронтка дип,
Утырганы истә җеп эрләп.
Агач күпер. Ватан сугышына
Ярты дөнья үтте дөбердәп...
Күрәсез, монда бары тик күперләр генә һаман иске. Дөбердәп үткән дөнья исә яңа. Хезмәт темасын алыйк. Кешене хезмәттә сурәтләү утызынчы-илленче еллар шигъриятендә заманы өчен ярыйсы гына үзенчәлекле булды. Әмма соңга таба кеше шәхесен хезмәтнең тар кысаларында күрсәтү, лирик каһарман — геройның эчке кичерешләренә җитәрлек күләмдә игътибар итмәү жанр торгынлыгына китерде. Безнең татар-башкорт шигъриятендә бу нәрсә үзен һаман да сиздереп куя әле. Кабатлауга корылган фанфаралы җырлар, шигырьләр, поэмалар туа тора. Хезмәт аларда шәхеснең рухи халәтеннән, җирдән аерыла, бер абстракт төшенчәгә әйләнеп кала. Ә бит хезмәт гомер-гомергә кешенең эчке җегәрен, фәлсәфи тел белән әйткәндә, эчке сан тупланышын сыйфат күренешенә әверелдерү чарасы булып килде. Сибгат Хәким хезмәт төшенчәсенә шушы күзлектән карый. Хезмәт — кечкенәме, олымы — ул, бөтенесеннән элек, хәрәкәт, анда кеше фантазиясе ята. Икенче яктан, хезмәт халыкларның туганлашу, үзара якынаюында күпер булып хезмәт итә.
Ул кадәр кинәттән генә дөбердәп, ике яктан ике халыкны куып кертеп, кавыштыра, аралаштыра торган күпер түгел ул. Цирк сиртмәсе, я булмаса сират күпере сымак күзгә авыр шәйләнә торган нәрсә дә түгел. Нәкъ киресенчә. Чөнки һәр дәвер диктатурасы үз күперен тудыра. Күперне аша чыкмау үлем дигән сүз. Үз халкы белән хаклы горурлану совет патриотизмының нигез ташы.
Бу — халыклар аралашкан зур чор.
Илтә алга дәүләт — ил эше…
Үз халкына мөрәҗәгать итеп,
Халидәнең килде сөйлисе:
Туганнан ук, ахыры, шулай тыныч,
Туганнан ук, ахыры, син сабыр...
Бу торбалар тулып нефть белән
Экваторы буйлап җир шарын
Ничә тапкыр әйләнерләр иде...
Күп нәрсәгә, халкым, ирештең;
Син граммлап җыйган нефть җитәр
Җылытырга бөтен җир өстен...
Граммлап җыйган җир каны! Милләт каны! Менә шагыйрь юл башындагы учакларга яңадан килеп юлыкты түгелме? Әмма хәзер масштаблар башка. Учаклар башка. Күренүенчә, йөз телдә сөйләшеп, киләчәккә юл сузган «Дуслык» үткәргеченә бер дә юкка килеп чыкмаган Халидә, һәм ул анда бары тик торбалар сумалалау, кәгазь урау өчен генә килмәгән.
Халидәнең кайчак сумаладай
Кайнар яше тама рулонга.
Кәгазь түгел, келәм җәя кебек
Ярулласын көткән урынга...
Аның халыкларны азат итеп үз ире үткән юлны яңадан хезмәт белән яшәртеп үтәсе килгән. Татар кызы Европага җылылык илтә! Үз иренең җылысын илтә! Яшь аша! Әйтүе генә рәхәт... Нәкъ ире һәлак булган җиргә — Шведтка. Якында гына — Германия федератив республикасы. Бәлки, иренең башына җиткән адәм аламасы шушында гына, янында гынадыр? Халидә өстендә моң һәм нәфрәт басымы... Йөрәкне җәрәхәтләдең, мәхәббәтне телгәләдең, артык миһербансыз булдың син, чор!..
Эшләделәр Одер буйларында,
Эшләделәр белми көн-төнне.
Трасса үзе Янар
Ярулланың
Каберенә барып
төртелде...
Шагыйрьләр шагыйре Дантел әр каләменә торырлык табыш, тетрәткеч табыш бу. Әйе, бу образдан Данте үзе баш тартмас иде. Күрәсең, мондый җанөшеткеч хәлне кичерү өчен шагыйрьгә Данте үтмәгән тәмуглар аша үтәргә кирәк булгандыр... Халидә урынлыга борчыла: бу нефть киләчәктәге яңа сугышларның бугазына барып бәйләнә. Трасса барып төртелгән кабер рухы Ярулла Европаны яңадан капларга әзер:
Рәнҗемәде, сукранмады бер дә,
Түгел сәгать, сәгать ярымга
Кабереннән торды,
басты кабат,
Мәңгелеккә
басты Ярулла...
Үрләр аша...
Менә нинди гомумиләштерү көченә ия бу каһарман. Үрләр аша килә бу көч.
Халидәсе дә Яруллага тиң. Халидә — сыерын җигеп, колхоз җирен сөргән, армый-талмый эшләп, илне җиңү сызыгына сөйрәп чыгарган, ил күргәннең бөтенесен күргән-кичергән бу хатын — трагик шәхес. Әмма күңеле тулы җыр аның. Торганы белән романтик яңа бер Янар Ярулла ул. Туган җире Татарстан җылысы белән илләрне тоташтырып йөри...
Бу — халыклар аралашкан зур чор...
Халидә
мине тагы бер уйга этәрде. Нинди шәхес ул бүгенге татар хатыны?
Кем ул? Шушы сорауга Сибгат Хәким шактый яңача җавап
бирә. Беренчесеннән, Халидә образы,
тарихи вакыйгаларга төренмәсә дә, тарихи
образ. Бу типиклыктан яралган тарихилык. Әгәр мин авылым
толларының язмышында Халидә язмышын таныйм икән, бу инде чынбарлыкның
дөрес сурәтләнүе һәм шагыйрьнең мактаулы
рәвештә башкарып чыккан эше дигән сүз.
Икенчедән, Халидә — милли кабыгында
бар булып, үсеп, давылларда, бозлы елларда имгәнә-имгәнә,
дөнья киңлекләренә чыккан кеше.
Искә төшә
тәрҗемәләр аша,
Муса аша кергән
шигырьләр,
Халидәне дөнья киңлегенә
Чыгардылар Гете, Шиллерлар...
Әгәр башы палач балтасы астына куелган килеш тә Муса Җәлил Гетенең «Фауст»ын тәрҗемә иткән икән, бу халыкның рухи потенциалы турында сөйли торган нәрсә. Халидә үз халкын ничек сөйсә, башка халыкларга да шундый ук хис саклый. Ул Европага дуслык өләшергә чыккан. Халидә өчен күптән билгеле: кеше никадәр культуралы, никадәр интеллектуаль бай булса, ул шул кадәр интернациональ була. Әмма ул Янар Яруллаларны беркайчан да онытмый. Ул якташларын эзли, һәр кабер өстендә хәтер учаклары — ут кабызу турында хыяллана. Һәм моңа хакы да бар:
Халидә... Ул трассада һаман...
Трассада яшә, кал бергә...
Мәңгелек
ут кабызып чыгар иде
Ул юлында һәрбер
кабергә...
Учаклар, учаклар...
Сибгат Хәкимнең «Үрләр аша» поэмасындагы ачкан ачышлары, минемчә, менә шушылар.