Сагыну гамәле

Бу язма, чыгыш буларак, 23 октябрьдә, Әлмәттә, күренекле язучы­быз Миргазиян Юнысның җитмеш еллыгына багышланган кичәдә ясалган иде. Мин аны матбугатта бастырып чыгарудан кичектереп торган идем. Ни өчен дигәндә, Миргазиян Юнысның «Казан утлары» журна­лында чыга башлаган иң соңгы нәм исеме белән дә «Соңгы сулыш» дип аталган әсәрнең чыгып бетүен көткән нәм бер уңайдан, кыскача гына булса да, бу әсәр турында сүз әйтергә теләгән идем мин. Менә, ниһаять, «Соңгы сулыш» белән укучыларыбыз, шәт, танышып та өлгергәндер, һәм миңа, беренчеләрдән булып, «Соңгы сулыш» хакында фикер әйтү мөмкинлеге туды. Беренче фикерне ишетү язучы өчен дә күңелле ҺӘМ дулкынландыргыч шәй. Гомумән алганда, Миргазиян Юныс соңгы чор­да ифрат дәрәҗәдә күп нәм нәтиҗәле эшли. Быел көз «Татарстан яшьләре» газетасында басылган «Ахырзаманда татар хатыны» язма­сы белән ул укучыларны тетрәтте. «Аргамак» журналының сентябрь санында әдипнең «Иман үче» дигән повесте басылып чыкты. Соңгысы Исхакыйдан соң туксан ел эчендә беренче мәртәбә татарны чукынды­ру фаҗигасенә багышланган. Әлбәттә, бу әсәрләрнең нәркайсы аеръгМ тәнкыйть мәкаләләренә лаек. Бүгенге татар әдәбиятында бер генә про фессиональ тәнкыйтьчебез дә калмагач, бу бурыч бары тик киләчәк бу­рычы булып кына калыр микән, дигән уй күңелне өшетеп куя...

Җәйге таңнарда чык төшә торган бер сихри мизгел була. Тәүлектәге егерме дүрт сәгатьнең иң риясыз, иң керсез, иң садә мизгеле. Берничә се­кундлык чык төшү мизгеле ул тәүлекнең юксыну, сагыну гамәле. Ул бал төшү белән бер. Караңгылык белән яктылык, салкынлык белән җылылык, сүз белән гамәл, иман белән имансызлык, гаделлек белән гаделсезлек, хак белән нахак арасында бар була торган көрәш, изгелекне һәрдаим са­гыну гамәле. Әйтерсең, Аллаһы Тәгалә бу изге су — салкын чыкта шат­лыгы белән кайгылы, кайгысы белән шатлыклы Җиһанның йөзен юа һәм моны тәсдыйклый. Миргазиян Юнысның иҗаты татар тормышында нәкъ менә шул чык төшү мизгеле — сагыну гамәле ул.

Бу иҗат, һичшиксез, егерменче гасырның икенче яртысының гына түгел, меңъеллык тарихы булган татар әдәбиятының сирәктән-сирәк күренеше. Бер караганда, иҗаты белән кабатлангысыз Миргазиян Юныс татарның Толстое да, Достоевские да, Чеховы да, Бунины да түгел кебек. Икенче караганда, әйе, татар тормышының караңгылы-яктылы базларын­нан торып фикер йөрткәндә, ул чыгышлары белән татар булган Буниннар­дан биш башка өстен дә кебек. Туктагыз әле, татарның кайсы язучысын­нан без «татар Достоевские» булуын таләп иттек һәм итә ала идек? Шул ук вакытта сорау да куябыз: ә була ала идеме һәм бармы бүгенге урыс­та Миргазиян Юныс кебек язучы? Була алмый иде һәм ул бүген дә юк. Алпавыт, дворян утарларында тәмле шәраб эчеп, миллионлаган коллар исәбенә Пушкин булу, әлбәттә, җиңелрәктер. Кара урманнарда лашман тарткан, шахталарда тачка өстерәгән, урам себергән, төкрек ялаган һәм бөек урыс иҗатчылары өчен иген иккән, сыер асраган, үзенең миллияти иҗатын эш арасында, чыра яктысында, күз яше дәрьясында бар иткән мескен татар баласыннан без татар Достоевские булуны таләп итә алмый идек. Татарның Достоевкийларга тиң, урыны-урыны белән алардан да югары Исхакыйлар буынын Үктәбер инкыйлабы ЧеКа базларына тыкты һәм чылбырны өзде. Татар әдәбиятының Үктәбердән соңгы чоры советлар сеңдергән сәяси һәм милли үшәнлеккә батты, әдәбиятыбызның мондый Үшәнлеккә батарга теләмәгән батырларын шул ук советлар режимы юкка чыгара, һәлак итә килде. Әгәр без барлык татар совет әдәбиятын, шигъ-Риятен, драматургиясен, тәнкыйтен бүгенге мәнсезлегебезнең сәбәпләре биеклегеннән, бүгенге күзлектән, бүгенге зарурияттан чыгып карасак, бу әдәбиятны халык, милләт әдәбияты итеп түгел, ә халыкны, милләт кадәр милләтне ясалма, ялган ватандарлык, иҗтимагый җебегәнлек, аморфлык, сәяси үшәнлек сазлыгына җайлап батыру әдәбияты дип ка­рарга мәҗбүр булыр идек. Бу күренеш безнең барлык вафат һәм исән бул­ган классикларыбызга да хас. Чөнки аларның иҗади ирке һәм сәяси күз күреме Мәскәү тарафыннан сөннәтләнгән, яшәү шартлары алыначак һәм алынмаячак премияләр, фатирлар, төрле өстенлекләр белән чикләнгән иде. Мине дөрес аңлагыз, минем Миргазиян Юнысны һич кенә дә клас­сикларыбызга каршы куясым килми һәм ул гадел дә булмас иде. һәрхәлдә бу классикларыбыз, без «үшәнлек» әдәбияты дип атаган Галимҗан Ибраһимовның «Табигать балалары», Фатыйх Хөснинең «Йөзек кашы», Әмирхан Еникинең «Әйтелмәгән васыять», «Рәшә»ләре һәм башкалар тәрбияләде бит безнең сирәк каләмдәшебез Миргазиян Юнысны.

Сез беләсез, милли хәрәкәт дулкынында без егерменче гасырның туксанынчы еллар башында «Мәскәү кәмиссиәсе» шартларыннан чыгар­га тырышып караган идек. Үшәнлегебез аркасында бу мөкатдәс бурыч тормышка ашмый калды. Шулай итеп, безнең бүгенге тормышыбыз, кыз­ганычка каршы, тагын да «Мәскәүдән кәмиссиә килде» шартларына кер­де. Безнең бүгенге әдәби кичәбез дә «Мәскәүдән килгән кәмиссиә» шарт­ларында үтә. Нишлисең, шул кирәк безгә, дип сыкранмыйча булмый.

Совет басымының иң әшәке елларында да урыс һәм дөнья әдәбиятының прогрессив витаминнары белән азыкланып торган Мирга­зиян Юныс татар әдәбиятында үзенең сирәк каләмдәшләре белән гый­съянчылык агымын тудыруга йөз тота һәм аны саклап кала алды. Бу фер-маларыбыздагы «алдынгы савымчылар һәм шәһәр төзүчеләр» әдәбияты түгел иде, әлбәттә. Бу исә аның иҗатының безгә, яшьрәк әдипләргә биргән беренче сабагы иде. һәм бу сабакны ул безгә Татарстаннан, Ка­занда яшәп, Язучылар союзының Бауман урамындагы бүлмәләреннән торып түгел, ә чит кыйтгалар — тигезлеген югалткан диңгезләр, тау-тау дулкыннар, чит кабиләдә, чит кавемнәр арасында эшләгән һәм яшәгән шартларда бирде. Димәк, татар булып калу гына түгел, иң бөек батырлык — аның яңа әдәбиятына шартлар тудыру өчен көрәш иде ул. Бары тик Татарстан, Татарстан Язучылар берлегенең бүлмәләрендә гәп сату белән генә чикләнмичә, ә хәтта киресенчә икән — әгәр син үзең, Дәрдмәнд әйтмешли, «чын татар» булып калсаң. Әйе, нәкъ киресенчә, Татарстан­дагы мондый гыйсъянчы, пакь, камил телле әдәбиятны ул Татарстаннан читтәге материкларда тудырды. Каян алган ул бу кадәр эчке һәм тыш­кы кодрәтне гади «Исергәп малае»? Милләтнең аһ-зарларын, сулыш нечкәлекләрен, ком тулган кан юлларының буылуын, милләтнең багла­ныш, тел һәм хиссияти кадерләрен ничек кенәләр итеп онытмаган ул чит-ят тарафларда? һәм соңгы сорау: ничек кенәләр итеп тугры кала алган үз милләтенә бу диңгезчеләр номенклатурасының иң югары катламнарына үрли алган татар? Җавап бик тә гади һәм кыска: ата-анадан килгән мил­лилек, туган тел, Тукай саклаган аны. Исхакый үзе саклаган. Мөселман өммәте, ислам дине саклаган. Әти-әнисенең изге, тәрбияле рухы, димәк, татарның революциягә хәтле тупланып кала алган мирасы саклаган. «И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле.,.» Ничек онытырга мөмкин? «Галибанә яктырып, ал таң ата...» Ничек онытырга мөмкин, әгәр инде син татар булсаң? Ә ни өчен белми, белсә дә, тиз оныта моны бүгенге татар баласы? Җавап шулай ук кыска һәм гади: мохит юк, борынгы тәрбияне алган ата-ана юк, исламчылык юк. Менә ни өчен онытмаган Миргазиян Юныс Тукайның галибанә аткан таңнарын зәңгәр дулкыннар артындагы Занзибарларда. «Шәмдәлләрдә генә утлар яна...» дип көйләгән ул шаш­кан дулкыннарга, һәм шуннан илһам тапкан. Совет дәүләтчелеге татарны «чын татар» һәм «паспортлы татар» — урыс татарына бүлде. Нәтиҗәдә татарның чын татары 0,1 процент күләмендәге юка катлам — фольга бу­лып кына торып калды. Миргазиян Юныс милләтебезнең менә шушы иң юка катламының иң үзәк ноктасындагы вәкиле. Көнләшмик. Куаныйк кына. Аңардан үрнәк кенә алыйк. Миргазиян Юныс гомере буе бары тик паспорты буенча гына татар булган мәнкорт татар белән аяусыз рәвештә көрәште, аны бу түбәнлектән коткару өчен бихисап көч куйды, кан түкте һәм нәтиҗәдә тазалыгын җимерде. Әдип йөрәгенең тере диафрагмасын тимер диафрагмага алыштырып та милләтенә тугры калды һәм үзенең үлемсез әсәрләрен тудырды. Яшерен-батырын түгел, безнең бүгенге, бу залда да «паспортлы татарлар» җитәрлек, Алар монда бары тик «кэнсирт» карарга гына килгән, ә монда... акыллы сүзләр сөйлиләр. Нигә кирәк алар, имеш, син халыкка җыр бир, сикер, көлдер!.. Алар аңларга тиеш: милләттән башка милләт баласы бәхетле була алмый.

Кыскасы, иң куандырганы, аптыратканы, хәтта сискәндергәне шул: моннан илле биш ел элек авылдан чабатада чыгып киткән Исергәп яшүсмере безгә, үзен татар язучысы, татар шагыйре, татар әдибе дип исәпләгән әдипләргә һәм барлык татар халкына, шул ук халыкның иң саф, таушалмаган, талмаган, дөрес, анык, аһәңле телен алып кайтып бирде. Ул «зәңгәр утраулар артындагы Занзибарда» булган икән. Ул үшәнлек, куркаклык, холуйлык теле түгел. Ул көрәшчеләр, гыйсъянчылар теле. Хәнҗәр кебек үткер. Хәтфә кебек йомшак. Ошбу батыр телнең хуҗасы булган батыр йөрәге аны Әлмәт язучылар оешмасы һәм аның акыллы һәм тырыш җитәкчесе шагыйрь Разим Вәлиуллин ярдәме белән бөтенләйгә Әлмәткә алып кайтты. Мәскәүләрне ташлап. Соңгы илле ел эчендә иленнән чыгып тайган миллионнарча татарлар нигә кайтмыйлар икән дә, кайтсалар, нәрсәләр алып кайтырлар икән? Телне беләләрме, балалары, хатыннары — гаиләләре татармы? Кыйблалары татар-мөселманмы?

Әлеге көннәрдә «Казан утлары» журналында аның «Соңгы сулыш» дигән яңа әсәре басылып чыкты. Мин журналның һәр санын түземсезлек белән көтеп алдым һәм бер тында укып чыктым. Әсәр мине тетрәндерде. Анда безгә, татар язучыларына өйрәнерлек нәрсәләр тулып ята. Күрә генә белергә кирәк. Әмма күрә белмибез. Шул ук «Казан утлары» журна­лы алып барган «Бүгенге проза турында»гы сөйләшүдә катнашкан язучы-ларыбыз нишләптер 1965-97 еллар арасында, ягъни утыз ике еллык чор эчендә шактый ачышлар ясаган Миргазиян Юнысны, башка язучылар­ны күрмәмешкә салышалар, үзләренең су буе кадәр озын язмаларында чуерташ сыман шомарган берүк исемнәрне кабатлау, үзләренә эш уры­ны, фатир, премия бирдерткән даирәләрне мактау белән мәшгульләр. Бу мәсләктән Кояш Тимбикова, Нәҗибә Сафина, Әхсән Баян, Шәрәф Әхмәдулла, Мансур Шэһимәрдән, Рашат Низамиевларның чыгышлары бик тә сәер тәэсир калдыра. Соңгы чор татар әдәбиятын укып бара микән бу әфәнделәр һәм ханымнар, дигән урынлы сорау туа аларның язмалары белән танышканда.

Миргазиян Юныс бу әсәрендә үзен татар әдәбиятында, шигъриятнең югары дулкынын тәшкил иткән публицистик алкымга җан өрә алган язучы итеп күрсәтте. «Соңгы сулыш» — батырлык, шәхеснең шәхес бу­лып калуы турында тыйнак язма ул. Язучы һәр образны, детальне, фи­керне публицистик ялкын, ачыну белән сугара белә. Куану белән янәшәдә әрнеш, Әрнеш белән янәшәдә куаныч. Без «урынсыз» дип исәпләргә өйрәнгән урыннарда бик тә, бик тә урынлы һәм әйтергә кирәк, җиһаный гомумиләштерүләр ясый. Бу гомумиләштерүләр бик ипле итеп туган җиренә, туган халкына барып тоташа. Менә берничә генә мисал:

«Күзләремне чытырдатып йомам. Миңа йокы кирәк. Иртәгә хәлиткеч көн. Миңа ял кирәк. Тынычлану кирәк. Ә галәмне салкын котып төне биләп алган. Үткән көннәр, бүгенгелек, безнең киләчәкләр — барысы да караңгылыкка томаланып югалган. Ә музыка туктаусыз рәвештә шом агызып тора. һаман йокларга тырышам; Шушы тырышу качыра йокым­ны. Ниһаять, йокыга кул селтим, уйлар давылына ташланам.., Тукта әле... Мин бит утыз елга якын туган туфрагыма кайтып, бабаларым су­лаган һаваны сулап, алар эчкән суны эчеп яшәү турында хыялландым. Хыялымны Мәскәү җимерде. Ул эләктереп алды минем якамнан, һәм җибәрмәде. «Тотса Мәскәүләр якаң...» дип Тукаебыз юкка гына әйтмәгән икән». Менә йөрәгенә операция ясатырга дип шифаханәгә яткан адәм халәте: лирик герой шулкадәр нечкәргән ки, ул хәтта әңгәмәдәшенең өч кенә аваздан торган сүзеннән дә глобаль нәтиҗәләр ясый. «Мине биш кешелек палатага урнаштырдылар. Җыештыручы хатын урын җәйгәндә әйтергә өлгерде:

— Бу караватта сезгә кадәр яткан кеше шундый әйбәт иде.

«Иде». Менә шушы өч хәрефтән торган сүз ул әйбәт кешенең кайда икәнлеген ачыклады».

Менә тагын бер өзек.

«Хирургия кабинетының ишегенә таба борылганда «каталка» бер генә мизгелгә тукталгандый итте. Нәкъ шул чакта мин тәрәзәнең өске өлгесеннән җептәй нечкә ботакка эленгән ике сары яфракны күреп ал­дым. Коела алмыйча калган ике ятим яфрак. Козге җил аларны әкрен генә селкетә. Сары яфракларның миңа кул болгап саубуллашуы иде бу. Шул ике нәни теләгән теләкләр әнкәемнең васыятедәй күңелемнең иң түренә кереп урнашты: «Курыкма, бар әле синең гомерең... Шикләнмә, бар... Ышан. Бирешмә, яме». Мин ым белән булса да яфрак-фәрештәләргә җавап бирдем: «Сау булыгыз, яфраклар. Уяна алмасам, миннән бәхиллек. Туган җиремә, минем Кара Ярыма, туганнарыма сәлам тапшырыгыз. Кайгырмасыннар. Үкенерлек түгел, яшәдем мин...»

Без бу кадәрле сүзләрне әдәбиятыбызның кабер ташына түгел, ә КАДЕР ТАШЫНА язарга бурычлыбыз. Миргазиян Юныс кешеләр ара­сында сирәк очрый торган Пәйгамбәрләр нәселеннән. Бу пәйгамбәрлек аның иманы белән тәэмин ителгән. Рәхмәт сиңа, Миргазиян абзый. Чын күңелдән рәхмәт. Син һәрвакыттагыча сагыну гамәлендә.

Айдар Хәлим.

Әлмәт-Чаллы. 21.10-23.11.97.

 

 

 

 

Используются технологии uCoz