«Күңел ташкынын мин буа алмыйм...»

Яки

Биш гасыр штрафбатта...

(Кави Латыйп шигъриятенә бер каараш)

Халыкта «Сөйләсәң — сүз, төртсәң күз», дигән әйтем бар. Нәкъ менә шундый халәтнең корбаны мин бүген. Эш шунда ки, мин үземнең «кәнсәләрский» папкамда (тагын урыс сүзе, шайтан алгыры!) менә бер елдан артык инде «Ватаным Татарстан» гәзитенең 1997 елның 9 маенда чыккан «Әллүки» санының бер битен йөртәм. Кайларда гына булмады ул минем белән бу бер ел эчендә! Ижевскида һәм Мәскәүдә, Ырымбурда һәм Уфада, Алабугада һәм Эстәрлетамакта... Газетаның бу битеннән бер мөллаем зат карап тора.Гүя ул үз басуының бер ызанына баскан да, игеннәренең серле дулкынлануын күзәтә... Кави Латыйп. Шагыйрь Кави Латыйп. Шагыйрьгә җитмеш яшь тулу уңаеннан Гәрәй Рәхим сүз башы белән басылган бу шигырьләр мине укылган минутта ук биләп алган һәм миндә «Бу шагыйрь турында мин мотлак язарга тиешмен!» дигән фикер тудырган иде. Әмма сәяси тормышның көн кызуында ка­баланыбрак эзләвемнәнме, мин китапханәмдә Кави Латыйпның бер генә китабын таба алмадым. «Ярар, — дидем мин үз-үземә. — Шагыйрьгә мөнәсәбәтеңне җиткерү, аны тулаем аңлау һәм кабул итү өчен аның берничә, хәтта бер шигыре, бер юлыннан да ләззәт алу җитә. Син бу гәзит битен эш кәгазьләренең арасына сал да, үзең белән йөрт. Форсаты кайда туа, шунда язарсың». Әмма форсаты тумады. Менә мин, кичә төнлә генә Милли Мәҗлесебезнең Уфада үткән сессиясеннән кайтып төшеп, бүген иртән сессия кабул иткән карарларны актарып утырганда, тагын килеп чыкты бу гәзит бите. Мин үземнән-үзем оялдым. Их, әгәр милләт хакына дип керелгән сәясәттән читләшә алсам, бар вакытымны бары тик иҗатка бирсәм, бәлки мин һәр каләмдәшем турында язып өлгергән бу­лыр идем! Алар бит барысы да мактауга түгел, ә җылы сүзгә, хурлауга түгел — ә тәнкыйтькә мохтаҗ!.. Их, бу әдәби тәнкыйтебезнең булмаулары, тәнкыйтьче сыйфатында диссертация язып, академикка, академиктан романистка әйләнүдән килеп чыккан бер күзле әдиплек сасафатлары!...

Яңадан укып чыктым мин Кави Латыйп шигырьләрен. Юк, мин суынмаганмын, чөнки шигырьләр суынмаган. Алар элеккечә мөлдерәмә күзләр белән дөньяга бага. Аларның күзләренә ак та салмаган, май да бөрмәгән. Шигырьләрнең тын алышы тигез, әгәр бераз гына аритмия бар икән, бу — шигърият, мәңгелек дулкынлану аритмиясе. Яшермим, мин Уфадан шактый кызуланып кайткан идем. Чөнки анда башланган Президент сайлаулары дөнья тарихында сирәк кәмит булачак. Габриэль Маркесның Латин Америкасындагы сайлаулар Башкортстан өчен иде­ал бишеге генә ул. Мине тынычландырды бу шигырьләр. Салкын акыл өстәде. Темалары кайнар булса да, саф, салкын чишмә суы белән сугар­дылар алар мине. Я, әйтегез, бу безнең байлык, безнең милли байлыгы­быз түгелмени?! Башкалар, ягъни әдипләр, мин инде тәнкыйтьчеләрне әйтеп тә тормыйм, бу шигырьләрне укып та, фикер әйтмичә, ничек түзәләр икән? Казанның бу кадәр түземле булуы кайчан бетәр икән дә, кайчан үтәр икән?! Кави абзыйның шигыренең исеменнән күренүенчә, «Әҗәл кошлары» килеп җиткәчме?

Кошлар оча фронт кыры өстеннән,

һөҗүм башлана тагын өч көннән.

Мин тулы далада.

Кемдер үлә, кемдер исән кала.

Әҗәл исәп-хисап ала.

Минем язмышны да бизмәненә сала....

Ялтыравык чагыштырулар, образлар чәчкәләп маташуларны шигъ­рият дип кабул итәргә өйрәнгән укучыга монда, бәлки, шигърият тә юк­тыр. Бөтен «могҗиза» да шунда шул. Шулкадәр «гади» сөйләмнең яз­мышка әверелүендә. Гүя ки бер авыл карты тупсага утырган да, риваять сөйли. Чәчкәләп торырга аның вакыты да, теләге дә юк. Ул ачышлар ясамый, чөнки ул үзе ачыш. Ул өзелеп ялганган матдә буларак, башка­ларны өзелеп ялганырга әзерли. Шулай итеп, ул, шагыйрь үзе үк расла­вынча, «фронт кырының астын өскә китерә. Бигрәк тә штрафбатта». Ә безнең милләт биш гасыр штрафбатта инде ул. Кави Латыйп кебек шагыйрьләрнең шәхси категорияләре алар һәрчакта да гомуммилли кате­гория була. Әгәр шагыйрьнең «мин»е бары тик «мин» генә булса, шигъ­рият сәнгатькә әверелеп, милләт категориясендәге гомумиләштерүләргә ия дә була алмас иде.

Әнә, авылдашым — яудашым

Гата Кошлар тавышын тыңлап гүрдә ята...

Кави Латыйп авылдашы Гата гына «кошлар тавышын тыңлап гүрДэ ята»мы? Аныкы, синеке, минеке түгелме мондый Гаталар? Шулай итеп, сүзләргә саран булган саен чын шигърият офыкларын киңәйтә. Шулкадәр кан коеп, шулкадәр корбаннар биреп, без бүген ничек яшибез соң?« Ни­шлибез инде, җәмәгать, бөтен Рәсәйдә шундый хәл бит инде» дигән акла­нулар өчен генә бирелгәнме бу корбаннар? Бармы бездә ихтыяр? Бармы бездә достоинство? Мин бу сүзнең татарчасын белмим. Ә менә

Әҗәл белми түгел моны, белә.

Әмма, ул хәшәрәт,

Аналар, балалар өлешенә керә,

Көпә-көндез, күз алдында.

Күпме ир-егет касә тотмаячак табында!

Сугышта, канлы суешта

Әҗәл — командарм, әҗәл — түрә...

Шагыйрьнең шигъри Гөләндәменә Гәрәй Рәхим тирән кереш сүз язган. Анда Кави Латыйпның төп үзенчәлеге менә ничек ачылган: «...Шигырь өлкәсендә Кави Латыйп чыннан да картая белмәде. Шигырь арсеналын ул еллар үткән саен яңарта гына. Әйтик, шагыйрьләрнең ба­рысы да диярлек, яшьрәк чакта кайнарланып, үтә дәртле шигырьләр язып ташлыйлар да, өлкәнәя барган саен юашлана, тыйнаклана баралар. Кави Латыйп исә яшьрәк чакта тыйнак кына традицион шигырьләр язды да, олыгая барган саен яхшы мәгънәсендә чыгымчылый, шигырь калыбы традицияләре тәртәсенә тибә башлады. Шагыйрь гомере буе язган тра­дицион шигырь формасыннан ирекле формаларга күчеп иҗат итәргә то­тынды, яңа бер шигъри сулыш алды. Тора-бара аның шигърияте яңа, саф рухка тиенеп, нык кына күтәрелде...»

Әйе, хак сүзләр болар. Соңгы елларда Кави Латыйп шигърияте безләрне шактый куандырып өлгерде. Ачышлар, әйткәнемчә, артык «гади» иде. Тыйнак иде. Табигый иде. «Бөгештеризм»нардан азат иде. Дөресен әйткәндә, без — Шамил Анак, Роберт Әхмәтҗанов, Равил Фәйзуллин, Рәдиф Гаташ, Рөстәм Мингалим, Ренат Харис, Гәрәй Рәхим һәм мин, алтмышынчы еллар уртасында котырып-котырып, татарга яңа шигырь, ягъни ирекле, имештер ки, ак шигырь яулап алып бирәбез дип сөнгеләр сындырганда, без, «даһилар», «ниндидер» Кави Латыйповларның тра-Аицион калыпта язылган «язмаларын» укып та тормый һәм аның үзен дә шагыйрьләр рәтенә кертми идек. Гамәлдә ничек килеп чыкты? Без татарда, татар өчен ирекле шигырь арсеналын тудырсак та, кызганыч, бик тә кызганыч ки, ирекле шигырь шигъриятен тудыра алмадык. Хәсән ага Туфан безгә: «Юкка маташасыз, егетләр, юкны эзләгәнче, барын фай­даланыгыз», — дип әйткәли һәм хәтта язгалый иде. Әйе, классик калып шигъриятендә тәрбияләнгән татар укучысы ирекле шигырьне кабул итми иде. Без нәкъ мөстәкыйльлек өчен көрәштәге кебек, чигендек һәм тон­чыктык. Бу кабул итмәү төрки-татар кавеменең яшәеш менталитетың санга сукмый вата иде. Әмма мин татар барыбер үзенең ирекле шигырь шигъриятен булдырырга тиеш дип исәплим. Беренче дулкын тончык­кач, бәлки, безнең арттан киләчәк икенче буын моны тудырыр? Татар­да ирекле шигырь яшәргә хаклы. Тик аның татар аңына сеңдерелә алу рәвешен табарга кирәк. Теге заманнарда шым гына «калимәтен-тайбәтен» дип йөргән, тыйнак кына классик вәзендәге шигъри корамаларын язган Кави абзыебыз бу рәвешне тапты (кемдер килешмәсә, я булмаса, таба биреп куйды) дип авыз тутырып әйтә алабыз.

Үзгәр дип үземне көчли алмыйм.

Башкача мин була алмыйм.

Күңел ташкынын мин буа алмыйм.

Яңадан туа алмыйм....

Кави Латыйпның сиксәненче-туксанынчы еллардагы шигъри си­керешенең сере нәрсәдә соң? Әлбәттә, укучы исәпкә алырга тиеш: без мисалга алган шигъри голәндәм аның иң яхшы, иң өлгергән әсәрләрен тәшкил итми. Әүвәлдә аңлатуымча, мин чарадан бичара булдым. Ә сер бар бит монда. Бик зур сер бар. Бу сернең чишелешен күпләр эзләп ка­рады, әмма табалмады. Мин, мәсәлән, бу серне үземнең 1965 елда язы­лган «Кызыл утрау иленнән репортаж» дигән поэмамда тоткан идем шикелле. Заманында, атап әйткәндә, 1974 елда, ул башкортча басылып чыккан иде, татарча әле булса чыкканы юк. Укучы гафу итсен, мин бу нәрсәне үземнең исемне күпертү өчен түгел, ә бары тик әдәби факт бу­ларак кына телгә алам. Ирекле шигырь белән тәмам чирләгән Кави Ла­тыйп бу серне кемнәндер күреп түгел, ә үз юлы, үзенең чамасыз эзләнү, өзгәләнүләре аша ачкан. Ул беркемгә дә әҗәткә кермәгән. Кави Латыйп татарга ирекле шигырьне укыта алу мөмкинлегенең бары тик ике чарада гына икәнлеген тетрәнеп аңлаган. Аларның беренчесе — яңа, таушалма­ган, зиһенне яктыртып җибәрә, айныта, уйландыра торган образ-фикер һәм шул фикерне кадаклап куя торган эчке агыш, эчке ритм, эчке һәм тышкы вәзен-рифма. Сез карагыз, югарыда китерелгән мисалда ул гүяки шыптагай бүрәнәләрдән бура бурый: көчли алмыйм-була алмыйм-буа ал-мыйм-туа алмыйм. Шигырь юллары таркалып китми һәм мәңге таркала да алмый алар почмакта береккән. Шигырьнең мондый калыбын Кави Латыйп классик шигъриятнең җир асты һәм җир өсте казылма байлыкла­ры ятыш ларыннан китереп чыгарды. Әгәр ул традицион шигырь мира сын энәсеннән җебенә кадәр белмәсә, аның адәм зиһененә ясаган көчле шаукымын тирәннән аңламаган булса, бүгенге ирекле шигырен һич кенә дә тудыра алмас иде. Татар шигъриятендә ирекле шигырь. Нинди зур, бөтенләй тотынылмаган тема бу. Нишләп берәр галимебез казынмый икән бу байлыкларда? Анда бит хәтта татарның тотынган эшен азакка кадәр илтеп җиткермичә, юлдан читкә сикерү, куркып-каушап калу, чигенү, традиция алдында ярымсаклану кебек «тарихи» чирләре дә ачыла. Кави Латыйп бу турыда уйлана. Хәтта күп уйлана, һәм күңелсез нәтиҗәләргә килә:

Яңа таңнар туа тора,

Маҗаралар була тора.

Шигырь яза-яза

Борыннан кан китә.

Әйтмәс идем: «Маҗаралар бетә».

Көн белән төн

Гел көрәштә,

Гел дуэльдә үтә.

Шигырь яза-яза

Борыннан кан китә...

Маҗаралар бетмәве үзе генә дә тормышның дәвамлылыгын раслый. Кави Латыйп үзе дә маҗара, үзе дә бөек маҗара шаукымчысы. Аның бай­ракчысы. Без мондый шагыйрьләрнең кадерен белергә тиешбез. Мин, мәсәлән, әгәр кулымнан килсә, аңа, тормышның ифрат та эчкерсез, бер­катлы бөек шаукымчысына, беркайчан да олылаулар күрмәгән, шигърият «фронты кырын астын өскә китергән» Дон Кихотка, «мина тулы далада» исән калган татар сугышчысына, әле үзе исән чакта ук, бер кулына ку­рай, икенче кулына каурый тоттырып, һәйкәл куяр идем. Менә шундый ярату безнең милләтне күп чирләрдән коткарыр иде. Без бер-беребезне яратырга өйрәнер идек. Бер-беребезне дошман күрүдән ваз кичәр идек. Кайчан килер икән, гомумән, килер микән безнең милләткә шундый шагыйрәнә киң күңеллелек?! Чирләребезнең яртысы җырга нәкъ менә Шундый киңкүңеллелек күрсәтә белмәгәнгә түгел микән? Шагыйрь бу хакта да уйлана:

Җыр югалмый,

Җыр үлми,

Җыр яши,

Калса да җир йөзендә

Бер генә исән ана,

Бер генә исән бала.

Бишектә икән бала!..

Бишектә икән бала!..

Күрәсезме, күк гөмбәзен яшен телеп ала? Яшен нәҗәгайлары астын­да яктырмаган бер генә үлән, бер генә адәмзат калмый. Ирекле шигырь менә шулай «ирекле» туа. Ул рифма эзләп көчсезләнми һәм укучыны да көчсезләми. Ирекле шигырь — секундында яралган галәми энергия. Чиксез энергия. Аның бер юлы ун сүз-кәлимәдән торса, икенче юлы бер генә сүздән, хәтта ымлык-пышылдаудан гына торуы мөмкин. Чын ирекле шигырь язылмый, ул бары тик туа гына. Ничек туа, ничек ярала, шул ки­леш кала. Ул традицион шигырь кебек «соңыннан шомартылмый», риф­ма артыннан куып, фикерен үзгәртергә мәҗбүр булмый. Ирекле шигырь традицион шигырьгә караганда хакыйкатькә якынрак. Менә шуңа күрә дә сиксәненче-туксанынчы еллар шигъриятендә Кави Латыйп безгә караган­да хакыйкатькә якынрак булып чыкты. Минем аны чын күңелдән котлый­сым гына кала. Аны бүген һәр каләмдәше котларга, аның барлыгына ку­анырга, әдәбият белгечләре аның ирекле шигырьләрен үз ирекләре белән уку китапларына, хрестоматияләргә кертергә, ә нәшриятларыбыз аның әсәрләрен аерым китап итеп басып чыгарырга тиеш. Онытырга ярамый: дөнья мәдәнияте алдында безнең абруебызны Кави Латыйп достойно (башка сүзен табалмыйм) итеп яклый алачак.

Мэнкортлар — рухи банкротлар,

Уйламагыз:

Милли хәрәкәт,

Милли үсеш туктар.

Туктамас!

Татар сөннәтсез калмас.

Чучка чалмас.

Безнең денгэ,

Дингә, Телгә

Юк алмаш.

Җиде миллион халык

Җир йөзеннән югалмас.

Бернинди Касьян — россиян

Милләт җомгасын җуя алмас.

Татар үзе булып калыр,

Икенче юл ал ал мае.

Татар үзе булып калыр,

Икенче юл алмас!

 

Амин, шулай була күрсен иде. Шагыйрьнең пәйгамбәрлеге раска цыксын иде. Без барыбыз да шуны телибез. Шуңа инанабыз.

Язмамны тәмамлар алдыннан кечкенә бер төзәтү кертәсем килә. Газета, барлык татар газеталары, барлык язучыларыбыз, шул исәптән Кави абзый Латыйп та «мәнкорт»ны «маңкорт» дип язудан туктасак иде. Беренчедән, дөрес түгел. Икенчедән, бик тә ямьсез, тупас. Безнең үзебезнең сүзебез бар. Миңа бу хакта матбугатта язып чыгарга туры килгән иде. Әмма һаман да ялгыш язуны дәвам итәбез. Ул сүз — мәнкорт. Мән корты, ягъни ми корты, мие кортлаган кеше. «Мән» — ми, акыл, кеше, акыллы инсан дигән сүз. Ул төркиләрдән хәтта һинд-ауропа телләренә дә күчкән. Немецларда, мәсәлән, «менш» — кеше, «манн» — ир кеше, инглизләрдә — мен кеше, бармен, конгрессмен, бизнесмен һәм баш­калар. Шулай итеп, килешик, җәмәгать: «маңкорт» түгел — мәнкорт, ягъни мие кортлаган адәмчек.

Айдар Хәлим.

Чаллы. 2 июнь, 1998 ел.

Используются технологии uCoz