Хакыйкатькә шагыйрь туры керә...
(Равил Фәйзуллии шигърияте турында)
1967 елның феврале иде булса кирәк. «Социалистик Татарстан» газетасында мин Равил кордашымның «Көрәшчеләр» поэмасын укып тетрәндем һәм әсәр хакында ташкын хисләремне кәгазьгә түгеп, тиз генә редакциягә чаптым. Әмма мәкалә дөнья күрмәде. Әйе, ул заманнарда кем турында кем һәм нинди рәвештә әйтергә, яки әйтмәскә тиешлеген бездән өстә — каләм ияләре белән җитәкчелек итүче даирәләр хәл итә иде. Кызганыч, кулдан һәм бер генә данәдә язылган мәкаләмнең күчермәсе калмаган. Шулай да, кызыклы булган булыр иде аны бүген — утыз елдан соң укып карау!..
Менә минем алдымда шагыйрьнең 1992-1995 елларда чыккан өч томлыгы ята. Аларда ике меңгә якын шигырь, миниатюра, поэмалар, лирик парчалар тупланган. Якынча утыз мең юлга якын шигырь — бу бит титаник хезмәт. Татар шигърияте тарихында бәлки бер генә шагыйрь дә бу кадәр шигырь иҗат итү бәхетенә һәм җаваплылыгына ирешә алмагандыр. Шунысы гаҗәеп: татар шигърияте тәҗрибәсеннән чыгып карасаң, томнарны укучыга тәкъдир итүдә яңалыклар, үрнәк алыр нәрсәләр тулып ята; беренче томны шагыйрь Ркаил Зәйдулланың тирән кереш сүзе ача; өченче томның азагында әдипнең Гөлзада Бәйрәмова әзерләгән җентекле, хәтта, әйтер идем, энәсеннән җебенә кадәр онытылмаган библиографиясе бирелә; шунда ук шагыйрь Наис Гамбәрнең Равил Фәйзуллин шигърияте нечкәлекләренә багышланган тәнкыйди хезмәте... Яшермим, тәнкыйтьчесе булмаган татар шигъриятенең шагыйрь Наис Гамбәр кебек искиткеч әзерлекле, белемле, саф, киң күңелле, бик тә акыллы тәнкыйтьчесе бар дип куандым. Моңа кадәр, минем карашка, Равил Фәйзуллин иҗатына әдәби тәнкыйть ике яссылыктан чыгып эш итте: башлангыч чорында кабул итмәс дәрәҗәдә кискен тәнкыйть, аннан, ягъни шагыйрь «аякка баскач», бу барлы-юклы тәнкыйть комплиментка күчте. Бу безнең тәнкыйтьнең дилетантлыгыннан, тагын да ачыграк итеп әйтсәк, булмавыннан килә иде. Наис Гамбәр бу ике башлангычны - җылы сүзне һәм чын тәнкыйтьне бәхетле рәвештә бергә куша алган. Мин бу мәкаләне Равил Фәйзуллин иҗаты буенча беренче чын тәнкыйть мәкаләсе итеп кабул иттем. Әгәр Гамбәр әфәнде киләчәктә аны тагын да киңәйтә һәм тирәнәйтә төшеп, яңадан эшләсә, шагыйребез иҗаты турында бер фәнни эзләнү — монография туган булыр иде...
Әмма Наис Гамбәр мәкаләсендә бер үкенечле, шулай да төзәтерлек хата киткән. Равил Фәйзуллин тарафыннан 1962 елда русчадан тәрҗемә иткән инглиз халык авыз иҗаты өлгесе — «Кадак» шигырен ул, шагыйрь китабына «инглиз халык иҗатыннан, С. Маршак буенча» дип күрсәтеп узса да, Фәйзуллинның үз шигыре итеп тәкъдир иткән.
Мин әдәби тәнкыйтьче
түгел. Бу кадәр зур хезмәтне аркылысын аркылысын аркылыга, буен буйга аерып чыгып, әдәби кануннар
һәм эстетик кыйммәтләр биеклегеннән торып, объектив бәя бирү минем өчен
мөмкин булмаган эш. Равил
Фәйзуллин иҗаты турында шигъри фәнгә бер генә
яңа фикер өсти алсам да шат,
чиксез шат булыр идем.
Алтмышынчы еллар уртасында татар шигърияте Равил Фәйзуллиң шигырьләре белән шартлады. Реаль дөнья-чынбарлыктан шигъриятнең бик тә реаль, бик тә катгый дөньясына, бер караганда, сюрреаль, бер караганда бик тә прагматик шагыйрь килде. Тоталитар шартлар басымы астында оемаган катыкны хәтерләтә башлаган татар шигъриятендәге стилистик һәм фикри яңарыш зарурияты законлы рәвештә яңа шагыйрьне — яңа шәхесне чакырды. Тарихи зарурият бар икән, шәхес һәрчакта да табыла, һәм ул Равил Фәйзуллин булып чыкты. Яшь шагыйрь яңа башлангыч-инициативаның шелтәле-кисәтүле булачагын белә иде. Җаваплылыкның кайнар үзәгенә кереп, ул җаваплылыкны үз күкрәгенә алды. Әмма тормышта бер генә нәрсә дә буш җирдә бар була алмый. Равил үзенең шигъри системасында меңьеллык тәҗрибәсе булган татар шигъриятенә аның бар байлыгы, рухи тупланышы аша килде. Форма яңалыгына игътибар итсәк, аның укытучы-остазлары итеп, бәлки, Сәгыйть Рәмиев, Һади Такташ, Әнвәр Давыдов, Шамил Анакларны күрсәтү урынлыдыр. Чынлап та, күз алдына китерегез: әле Юлсубин (Балтач) мәктәбендә укып кына йөргән, беркемгә дә билгеле булмаган һәм унбиш яшендә «яшәп үтелгән вакыт, яшьнәп үтелгән вакыт, бүтәннәр вакыты өчен сарыф ителгән вакыт!» дип саф традицион шигырь язган үсмер кинәт кенә татар дөньясына:
Әй, сез — салкын йөзле таш кешеләр!
Ялгышмыйсыз,
Мин — беренче безнең нәселдән! —
дип аваз сала. Безнең нәселдән беренче. Дөнья классикасына гына түгел, безнең язмышларны бизмәнгә салып утырган Мәскәү сәясәтчеләре — салкын йөзле таш адәмчекләргә ташланган чакыру иде бу. «Эрмитажда йөрим» дип исемләнсә дә, уклар Эрмитаж классикасына түгел, халкыбызны юк итүче классикларга атылган иде... Равил антитезаны түземнең соңгы чигенә кадәр кысты һәм татар шигъриятендә кушыла алмый торган кемсәләр һәм төшенчәләрне куша алды:
Шау-шу иде.
Ридикюльләр
Кәрзин белән сатулаша лотокларда.
Кәтүк кадәр малай тора.
Бер кулына бавын кысып тоткан.
Берсендә — алма...
Каш астыннан карап ала:
Кешеләр.
Алма.
Кешеләр.
Герләр.
Кешеләр.
Алма...
Аның өчен —
Яхшы,
гүзәл,
кызык бар да.
Дөнья әле —
Мәңге кортсыз кызыл алма...
(«Базарда»).
Кем бу кәтүк кадәр малай? Кешеләр белән алма, кешеләр белән герләр каршылыгында, акча янчыгы киштәдәге тулы кәрзиннәр белән сатулашканда, нигә тоткан ул кулына бау? Нинди бау ул? Ни өчен ул? Әлегә дөньяга кортсыз алсу алма итеп караган сабый «салкын йөзле таш кешеләр» тарафыннан алданганлыгын аңлап, бер заман шул бавы белән өрлеккә үрелмәсме? Бу хакта уйлау да куркыныч, әмма уйландыра, «Мәскәүләр тотса якаң...» дип Тукай бабай юкка гына әйтмәгән бит! Шәхес һәм җәмгыять, шәхес иреге һәм коллык темасы Равил иҗатында һичкайчан өзелмәс җеп булып сузыла һәм ул ничектер күзгә күренмичә генә, йомшак кына итеп шартлый;
Бер үрмәкүч узган
Җебен суза-суза
Тупас йөздән — чормадагы балавызга...
Бар иде
колунның ялтыраган чагы, —
Йөзәр
яшьлек имәннәрнең калтыранган чагы!...
(«Метаморфоза»).
...Ә бит куеныбызда —
Парикмахер кызның үткер пәкесе
аркылы уза,
буйга уза!..
Пәке бии муеныбызда!
(«Парикмахерскаяда»).
Күңелдә булган инсафсыз сүзләр,
Иреннән тәгәрәп,
Идән ярыгына төшеп югалдылар...
Өстәлдәге агач ручка яфрак ярды,
Урындык аяклары сөенешеп үзара
Пышылдаштылар
(такмак язучы шагыйрьдән акыллырак булып күренделәр алар бу минутта)...
(«Иңемә кулларың орынгач...»).
Карагыз, никадәр иркен фикерләү һәм никадәр «мантыйксызлык»?!! Мөмкинме сүзләрнең идән ярыгына тәгәрәве? Мөмкинме ручканың яфрак яруы, урындык аякларының пышылдашуы? Француз сюрреализмыннан җирлексез-нисез, кем әйтмешли, оригинальлек артыннан куып, бер дә юкка күчереп утыртылмаганмы болар татар җирлегенә? Әгәр күчереп утыртса, аннан миңа ни зыян? Үзебезне, телебезне, фикерләү мөмкинлегебезне киңәйтү, баету өчен тырышмыймы яшь каләмдәшебез? Онытырга ярамый: алтмышынчы елларның уртасы иде. Бөл ай да тар һәм икенче иҗеге нәкъ әнә шул «тар» сүзен эченә алган татар дөньясы урталай ярылды. Күсәкнең башы Равилгә төшсә дә, ул ялгыз түгел иде.
Татар шигъриятенең фикер һәм форма-калып офыкларын киңәйтү өчен көрәштә ул елларда өлкәннәрдән Әнвәр Давыдов, Шамил Арнак, Марс Шабаев, Роберт Әхмәтҗанов, яшьрәкләрдән Равил Фәйзуллин, Рөстәм Мингалим, Ренат Харис, Гәрәй Рәхим һәм бу юлларның авторы күтәрелгән иде.
Әйе, күк күкрәү көттермәде, әдәби-иҗтимагый мохиткә тирән анализ ясарлык сәяси эшлеклеләре, галимнәре, политологлары, әдәби тәнкыйтьчеләре булмаган, татар коллыгының сазлыгына кереп баткан номенклатура — татар латифундистлары, меңьеллык язма мирасы була торып, соңгы дистә елларда «бәхет турында җыр» такмакларында зәвыгы бозылган, конформизмда черегән татар җәмгыяте, зәвыклар һәм сәяси каршылыклар бәрелеше нәтиҗәсендә икегә бүленде — мәшрикъка һәм мәгърипка, җәдитчеләргә һәм кадимчеләргә, китапчыларга һәм печәнбазарчыларга, искеләргә һәм яңаларга... Бу бәрелештән хәтта иң зур шагыйрьләребез дә читтә калмады. Иң абруйлы шагыйребез Хәсән ага Туфан, мәсәлән, дистә елга якын бу «экспериментларны» кабул итмәде һәм әдәби атаканың тәүге көннәрендә үк «юкны эзләмәскә, барны үстерергә!» дигән программ белдерү белән чыкты.
Бу елларның әдәби тарихы әлегә язылмаган. Үзенә бирелгән тирән акыл һәм нечкә сизенү белән Сибгат ага Хәким гел безнең якта — эзләнүчеләр ягында булды. Әлбәттә, ул да безнең өчен бик борчыла, нинди эш майтарырлар икән дип эчтән генә сыза, ике арада йомшак күпер бурычын үти һәм тизрәк аякланып китүебезне көтә иде. Әйе, бер караганда, яңа фикер әйтү өчен татарда иске шигъри калыплар җитәрлек, мәйдан да тар түгел иде кебек. Чөнки, ни өчен дигәндә, һәр яңа фикер, яңа эчтәлекне әйтү өчен яңа форма, яңа калып уйлап табып, «шаккатыризм»нар белән шөгыльләнүдә милләтнең әдәби мирасын икенче, ялгыш юлдан алып кереп китү, милләт кадәр милләткә Ходай Тәгаләнең үзеннән бирелгән, изге саналган, гасырлар буе шомарган мөнәҗәт, бәдавәм, ягъни гаруз һәм силлабо-тоник калыплардан, ягъни, кыска итеп әйтсәк, Тукай шигыреннән ваз кичү кебек куркыныч күренә иде.
Шигырьнең милли формасы — вәзене ул көн саен алыштырыла торган күлмәк түгел. Вәзен яңартып кына эчтәлек яңартып та булмый кебек. Әмма без алтмышынчы еллар уртасында үзебезне баскан ташлардан үч алу ниятендә яңа вәзенгә аңлата алмас дәрәҗәдә сусаган идек. Татар җәмгыятендә тупланган яңа эчтәлек белән искергән вәзен арасында каршылык ифрат да кискенләшкән, Хрущев «язы»ның безнең Казанга килеп җитә алмыйча тончыга башлаган чоры иде шул. Әйе, алтмышынчы еллар уртасында татар мохитендә фикер һәм форма кытлыгы шартлар дәрәҗәгә җитеп кысылган иде...
Ирекле, ягъни ак шигырьнең әйдәп баручысы Равил Фәйзуллин булды. Ирекле шигырь фикерне шомартмыйча, иҗек калыпларына салып, җәфалап тормыйча, беренче тоемда әйтеп бирү мөмкинлеге ача иде. Әмма ул үзенең беренче сулышыннан соң ук татарның шигъри тәрбия кануннары, ачык итеп әйтсәк, бу фикерләү консерватизмы белән бәрелешкә керде. Бер яктан без төрки-татарның ирекле шигырьдәге чиксез мөмкинлеген тойсак, икенче яктан бу мөмкинлектән күрә торып баш тарту, аны инкарь итү белән очраштык. Бу фаҗига иде. Әгәр бераз алгарак китеп, инде еллар аша «Без нәрсәгә ирештек соң?» дигән сорау куйсак, мин, шәхсән, һәм, кызганычка каршы: «Без чигендек һәм шушы чигенүнең корбаннары булдык», — дип әйтер идем.
Әмма без гарьләнмибез һәм зарланмыйбыз. Бүгенге татар шигърияте үзе хуҗа һәм үзе шаһит: ак шигырь, ирекле шигырь шаукымы вакытлы бер мавыгу фазасы булу белән чикләнмичә, шигъри тоеп-тануыбыз офыкларын киңәйтте, укучыларыбыз зиһенен масштаблы итеп, нәтиҗәдә шигъриятебезне дөньякүләм дәрәҗәдә күптөрлелек һәм күптөслелек, Дөньякүләм дәрәҗәдә сыгылмалылыкка алып чыкты.
Алтмышынчы
еллар татар шигъриятенең сул канатыннан менәмен дигән
шагыйрьләр, шагыйрәнә көрәшче шәхесләр
- ягъни шигъри УТ өләшүчеләр
үсеп чыкты. Роберт Әхмәтҗанов, Кави Латыйп, Равил Фәйзуллин, Рәдиф Гаташ, Ренат Харис, Рөстәм
Мингалим, Гәрәй Рәхим... Шулар арасында мин үзем
дә бар идем. Болар
бит инде барысы да тере һәм үлемсез тарих!..
Әйе, әле
китерелгән исемлектән укучыны иң сискәндергәне
Равил Фәйзуллин булды. Үзенең
беренче чорында дистәләгән япьле мөгезләре белән
тирә-юньне айкаган мамонт башка мамонтлардан иң алда тукал-ланды. «Ирекле» шигырьнең бигүк ирекле булмаганын, артык «ирекле» булган хәлдә,
аның тамырларыбызга балта чабу булачагын тирәнтен аңлаган, иҗтимагый тетрәнешне песи кебек алдан, һавадан тотып алган яшь шагыйрь еш кына яңа калып кармагына җим итеп иске калыпны каптырды:
Без, ахры, гыйбадәт
кылдык:
Тезләр тездә
иде, күзләр — күздә...
Әллә егерменче гасыр,
Әллә мәҗүсилек
бездә?
Күк һаман пышылдый,
Вакыт һаман тукый.
Урман сагаеп тыңлап
тора.
Җил шуышып арага
керә...
Без, ахры, гыйбадәт
кылдык.
Күңел тулы яшь, күздә — бер тамчы юк.
Мәхәббәт бар, Сафлык, сәгадәт бар...
...кавышу юк.
(«Без, ахры, гыйбадәт кылдык...»).
Әлбәттә, шагыйрьнең исәп-хисабы бухгалтер исәп-хисабы түгел. Андагы процент һәм саннар дөньяны яңадан ачу, яңа образлар, яңгыраш аллитерацияләр, метафораларда чагыла. Әгәр син ачкан яңа тәгъбир, яңа сүз канатлыга әверелеп, кәгазь битеннән халык теленә сикерә икән, шагыйрь бурычы үтәлгән дигән сүз. Равил теленнән халык теленә сикергән тәгъбирләр моны үзе сөйли түгелме? «Башны салларга салып, китәсе иде агып...» «Җаныңның ваклыгын сылтама заманга...» «Ә бит үлеп үлемсезлек яулау — бердәнбер юл түгел тормышта...» һәм башкалар... Милләтнең бөеклеген тумышыннан, ана сөте белән белгән шагыйрь шул ук милләтне вагайткан, кечерәйткән, хәтта хокуксыз иткән сыйфатларын каушау белми утка тотты һәм бу юнәлештә турыдан-туры «таң вакытында йоклаган татар» быргычысы Сәгыйть Рәмигә, Габдулла Тукайга барып тоташты:
Кара учка: бар тапканым!
Кара тотып, тешләп, чиртеп!
Тик төпченмә — каян алган?
Иң мөһиме — түгел
ялган!
Без эзлибез — шунда
бәхет!
Туры карап хәвефебезгә.
Шуңа, ахры, шатлыгы да,
Газабы да бөтен бездә.
Әй сез, өстә йөзүчеләр!
Шактый оста йөзүчеләр!
Дулкын-күбек сөзүчеләр!
Сез Кояшның күзендәме?
Үпкәләүдән
биегрәк без!..
Биредә «улым, сиңа әйтәм, киленем, син тыңла» дигән кинаяне аңлау авыр түгел. Бугазлап ул үзеңнекен, күңелсезгә күлмәк кидермиләр — күрмисеңме, империаль тегүчеләр, безнең өлешкә кереп, безнекенә тиенәләр! Талама һәм талатма үзеңнекен! Күпмегә кадәр, кайчанга кадәр мөмкин?
Куйсыннар бәяләрен, тик
Асылыңа тиңен;
Үз хакыңны бугазлап ал,
Бирсәләр кимен.
Мут тегүчедәй, синекеннән
Киенмәсеннәр!
Бәяңә карап, исемеңә
Тиенмәсеннәр!
Менә шундый шәхсән гарьлек гомуммилли гарьлеккә әйләнмәгәнгә, «халыклар дуслыгы» тигезлек факторыннан чыкмаганга күрә, лирик геройның «башын салларга салып, китәсе иде агып». Әйе, әйе, «Җаныңның ваклыгын сылтама заманга. Куркырга, өркергә җай бар ул һаман да». Никадәр йөзгә бәреп һәм никадәр япьтәш әйтелгән! «Ә кем әле сез ул хәтле?» — дип сорый теге империаль Гыйфрит. «Көрәшчеләр!» дип җавап бирә шагыйрь.
Бөтен планета буйлап
вакансия —
Көрәшчеләр кирәк!
Көрәшчеләр кирәк!
Көрәшчеләр!
Бухгалтерлар, исәпләгез!
Хисаплагыз, электрон машиналар!
Күк астында
Кешелекле җаны булган кеше күпме?
«Кем МИН?
Нишлим?
Нишләячәкмен?»
Бу турыда
Кешеләрнең күпмесе уйлый?
(«Көрәшчеләр»).
Бәлки бу сүзтезмәләрендә бүгенге күзлектән караганда шигърият юк дәрәҗәсендәдер, Шәехзадә Бабичның «Һәр шигырь юлында йолдыз янмаса, шигырьне язып торырга кирәкми» дигән кисәтүеннән чыгып, безгә шигъриятебезнең чакырулы-кычкырулы өлешен кисеп атаргадыр бәлки? Ирләр булыйк дип оран салып, ирләр, көрәшчеләр булыйк дип көрәшчеләр булалмагач, безгә кем булырга соң? Бәлки милләтче булырга кирәктер? Бөтен казаларыбыз без милләтче була алмаганнан килмиме? Равил Фэйзуллин «кычкыруы» ул кичергән планетар эзләнүнең чагылышы иде. Такташның Фэйзуллин үрнәгендә икенче кабатланышы иде ул. Кычкырган өчен битәрләргә мөмкин булса, кычкырмаган өчен дә битәрләргә мөмкин, һәр эзләнү, җәмгыять кадәр җәмгыятьне сискәндерү югалтусыз, ялгышларсыз була алмый. Бу «ялгышлар»ның әдәби яшьләребездә яңаны табу импульсын, эзләнү рефлексын көчәйтүе хак бит. Бәлки «укымышлы» укучы Равил Фэйзуллин иҗатында Назыйм Хикмәт, Пабло Не-руда, Гарсиа Лорка, Исикава Такубоку һәм башка бөек шагыйрьләрнең йогынтысын телескопсыз да күрә аладыр. Күрсен, моңардан нигә гарьләнергә? «Их, безгә дә шундый шигърият-мәдәнияткә ия булырга иде!» дип ачынып, милләткә бер генә булса да ачыш миләшен сузарга омтылган шәхесне ниндидер гаепләрдә гаепләргә ярамый, һәр шагыйрь, һәр чын шагыйрь тилебәрән орлыгын үзенчә ашый, үзенчә тилерә һәм аннан үзенчә арына. Бу табигый күренеш. Беренче чорында татар аңламас дәрәҗәдә «гарәби» шигырьләр язган Тукайны, яшен ташыдай чакмалы, көйдергеч, җен арбасыдай «килбәтсез» Такташны, ниндидер миллиграммлы шигырьләре белән күңелне кытыклап кына куйган Дәрдмәндне алыгыз. Равил Фэйзуллин алтмышынчы еллар азагында «Көрәшчеләр кирәк!» дип аваз салды. Әмма «көрәшче» төшенчәсенә тоталитар система белән шагыйрь салган мәгънәләр аермасы көн белән төн сыман ярылып ята иде. Басып алучының үз, басып алынучының үз көрәшчеләре бар. «Социализм, җирдә коммунизм җиңсен өчен» бар дөньяны басып алып килгән империаль үзәккә бүген революцияләр дә, гаделлек өчен көрәшчеләр дә кирәкми. Аңа барыннан да элек сакланып калган үз империясенең бөтенлеге — ягъни чечен сугышлары кирәк. Шулай итеп, «дус» халыклар империя мәнфәгатьләрендә «дошман, угъры, бандит» халыкка әйләндерелә. Милли азатлык көрәшчеләре империаль үзәкнең кан дошманы. Алар — «экстремистлар, милләтара гармонияне бозучылар, террористлар». Шагыйрь дә, мәңгелектән килгән «болгатучы» буларак, шул «экстремистлар» исәбендә йөри, чөнки ул империячел номенклатура күрмәгәнне күрә һәм ярып әйтә:
Гөмбәзләре — кояшмыни!
Сары алтын — чиркәү!
Бабайларның күз
яшьләре
Менә кайда икән!
Төссез түгел
күз яшьләре,
Сары төстә
икән!
Ничек ялтырый тәреләр!
Акыл — көчтә
икән!..
Тетрәтә бу шигырь мине. Шушы сигез юл өчен мин Равил Фәйзуллинның сигез йөз юл декларациясен гафу итәр идем.
Бер күтәргәч өй
булыр...
Инде бурада күз яше,
Салып кергәч ни булыр?
Ире гел кагып торса,
Яше гел тамып торса...
Бүрәнә
җеге җектә,
Дөнья тора нәзектә.
Салып кергәч, өй булыр.
Инде бурада күз яше,
Тора-тора ни булыр?
(«Бер күтәргәч өй будыр...»).
Соклангыч бит. Бик тә нечкә һәм тирән бит, ә? Бер караганда, шагыйрь булу авыр да түгел икән, тиешле сүзләрне тиешле итеп тоташтырсаң, классика туа да куя: «Бер күтәргәч өй булыр... Инде бурада күз яше, Салып кергәч ни булыр».
Без әдәбиятка көтүебез белән керсәк тә, Равил үзе әйтмешли, без, «арысланнар, көтүебез белән йөремәдек». Әмма ялгыз йөргән арысланнарга да үз нәселе-тарихы салган эзләр кирәк. Тәҗрибә кирәк. Урманы-кыры, чишмәләре-сулары кирәк. Ә болар, бу байлыклар фәлсәфи рәшәдә түгел, бары тик реаль дөньяда гына бар. Тәҗрибә-экспериментларга ничек кенә омтылсаң, үз-үзеңнән ничек кенә котылырга теләсәң дә, «кара сакалың артыңнан калмый йөри», ягъни реаль тормышның үз агышы бар: кояш иртән чыга — кичен бата. Киресенчә түгел. Формаль эзлән үл әребездә күп тапкырлар борын канатып һәм маңгай күгәртеп, без, туйганчы, күңелебез булганчы «тилереп», үз табигыйлыгыбызга кайт* тык. Арадан беребез әйтүенчә, «елгалар да кайтты ярга, һич зарланмый ярлар тарга». Безне иске үзәннәргә кырыс чынбарлык борды. Югыйсә, без халыктан, милли мирастан аерылачак идек. Минем карашка, Равил Фәйзуллин үзенең ачышларын, бу ничек кенә сәер тоелмасын, ирекле шигырьдә түгел, традицион шигырьдә ясады. Ирекле шигырь — киеренке дөнья. Анда һәр юлда ниндидер көтелмәгән образлы, фикри, метафорик, аллитерацион ачыш булмаса, укучы мәхәббәтен яулап булмый. Татар ирекле шигыре, ирекле шигырь, гомумән, бары тик һәр юлдагы яңа ачыш белән генә яши ала. Без бу сынауны үтә алмадык. Равил Фәйзуллин традицион шигырьдә халыкчанлыкның нечкә, оста сәясәтчесе булып калды. Тагын шунысы кызык: әдәбиятка аның белән бергә кергән кайбер «халыкчанлык сәясәтчеләре» чын халыкчанлыкны аңлый һәм кабул итә алмыйча, шигърият политиканнары булып кына калдылар. Болар барысы безнең әдәбият тарихчылары өчен күтәрелмәгән чирәм. Бу темага тотынучы тәнкыйтьчеләребез юк. Нинди зур тарих! Бу тарихның үзен тудырган шәхесләр исән чакта, ул, тарих, безнең күз алдыбызда югала түгелме?! Шуның аркасында бүгенге заман татар шигъриятенең үсеш тенденцияләре ачылмый, шагыйрьләрнең «туу-өлгерү-сүнү» чорлары күмелеп кала. Равил Фәйзуллин үзе дә бу хакта уйланып, ахры, менә бит нәрсә ди:
Идел ага. Ил барыбер
Идел-йортын онытмады.
Ярларында яши бирә
Идегәйнең оныклары.
Идел ага.
Без агабыз.
Артта — маяк, саллар кала.
Култыкларда пристаньнэр,
Яулык болгап ярлар кала.
Идел ага. Ул мәңгелек.
Кай елгалар кибеп кала.
Иделең белән акканда
Җанда барыбер өмет кала...
Килешәсездер, моңсу, бик тә моңсу.
Хакыйкатькә шагыйрь
туры керә —
Карап тормый: саймы-тирәнме...
Миңа күп тапкырлар ишетергә
туры килде: имеш, Равил Фәйзуллин шигырьдә кыскалыкка омтылып, киресенчә — күпсүзлелеккә бата һәм шигъриятенең җиңел
укылу мөмкинлеген чикли. Моның белән бәлки ниндидер дәрәҗәдә килешергә
дә буладыр. Әмма һич шикләнми расларга
кирәк: Равил кыскарткан юл, ул алып кергән «нюанслар иле» — бер, ике, өч, дүртьюллыклар
татар шигъриятендә аерым жанр булып тамырлана аямасалар да,
аңардан соң килгән яшь шагыйрьләрнең барысы өчен
дә өйрәнү, сискәндерү мәктәбе
бурычын үтәде. Чаллыда, мәсәлән, бик тә сәләтле шагыйрьләребез Габделнур Сәлим
һәм Нияз Вәли Равил башлангычын
шактый уңышлы дәвам итәләр. Бу куанычлы күренеш,
Равил безнең барыбызны
да «шулай да мөмкин икән» дигән фикергә инандырды. Аның җиңел кулы
белән еш кына гипотеза аксиомага әйләнде.
Бил каешын кочаклап
яткан улым...
(«Беръюдлыклар»).
Тоннельдә бер үптең!
Поезд, һай, тиз үтте...
(«Икеюллыклар»),
Әй, быел кыш озын
булды!
Тәрәз арасына куйган
Мамыкны да эретер идем!
(« Өчъюллыклар»).
Йолдыз, Кояшларны күрми торып,
Ничек белмәк кирәк
бу Айны!
Мин Пушкинның торган
җирен күреп,
Бөеклеген тойдым Тукайның.
(«Дүртьюллыклар»).
Әлбәттә, Равил Фәйзуллин кебек киң масштаблы шагыйрь турында бер мәкаләдә тулы картина тудыру мөмкин түгел. Мин үзем мөһим санаган кайбер үзенчәлекләргә генә тукталырга булдым. Аның эпик әсәрләре, чәчмә әсәрләре, балалар өчен язган әсәрләре читтә калды. Әлбәттә, һәр иҗатчының үз «чирләре» була. Әмма алар җитлекмәгәнлек, ниндидер «Иомшаклык»тан түгел, ә үсеш баскычларын тәшкил итә торган вакыт юшкыны. Безнең барыбыздагы кебек, Равил кордашыбызда да бар ул чирләр-сырхаулар». Урыны белән ашыгу, тыныш билгеләр белән артые мавыгу, бер генә көн дә шигырь язмыйча калмаска омтылу, лаборатор тәҗрибәләрне ашыгыбрак укучыга күрсәтү... Эксперимент өлгеләре була рак, шагыйрьнең аңа да хакы бардыр, әлбәттә. Хис белән ныгытылмаган, коры мантыйктан чыккан кораламалар өч томлыкта, минем карашка, очраштыра. Аларның кайберләрен, бәлки, авторга, әдәби юл башында үзе үк белдергәнчә, әлегә чыгармый «яндырып» торырга кирәк булгандыр.
Равил Фэйзуллин кебек үзенчәлекле шагыйрь һәм шәхеснең замандашы булуым белән куанам мин. Аның характерында, табигатендә мине сокландырган сыйфатлар байтак. Ул бик кешелекле. Рухи һәм матди юмарт. Эшчән. Кешене бервакытта да кимсетмәс, хурламас. Арага кермәс, интригалар, чуар интереслардан ерак торыр. Авыр чакларда да олпатлылыгын, җитдилеген саклар, каударланмас һәм каушамас. Кирәк чакта тыныч кына читтән карап тора белер. Кирәк чакта уртага-утка керер. Кабатлап әйтәм: аның шигъриятен, аныкын гына түгел, башка дистәләгән шагыйрьләребезнең иҗатын тәфсилләп ачып салган тәнкыйть китаплары, тикшеренү-монографияләрнең булмавына бик тә үкенәм. Аһ, күпме сер аларда, аһ, күпме сер бездә!..
Айдар Хәлим.
Чаллы. Март-июлъ 1996 ел.