Озата килүче
Яратам мин Сибгат Хәким иҗатын. Әле 1968 елда ук бу искиткеч үзенчәлекле талант турында бер мәкалә белән матбугатта чыгыш ясаган идем. Ягъни үз сүзләрем белән әйткәндә, туфракка орлык «яшергән идем». Димәк, ботенләй буш булып чыкмаган бу орлык: егерме елга якын вакыт үткәннән соң мин аңа кире әйләнеп кайтам. Яңа гына диярлек иҗат юлына баскан, күкрәгендә дөрләгән ялкынын кайда куярга белми, урамнарга өләшкән бер егет идем мин ул чакларда... Ә мәкаләдән, дөресен әйткәндә, канәгать түгел идем. Күпләр мине уңышым белән котлады... Котлаучылар арасында әдәбиятның алтын баганалары, шул исәптән автор үзе дә бар иде... Яшь кешенең күңелен күтәрә белү үзе бер матур сыйфат бит әле! Шушы уңайдан кечкенә генә хатирә искә төшә. Уйга талып, Матбугат йортының икенче каты буйлап киләм. Кинәттән ишетәм: «Кил әле, егеткәй, кил!» Күземне күтәреп карасам — Рафаэль Мостафин... Ул гынамы? Гомәр ага Бәширов... Ул гынамы? Бу икәүнең артына безнең «Түгәрәк Имән» сымак базык кына булып «яшеренгән» Сибгат агай Хәким үзе!... Мин югалып калдым. Мәкалә хакында шактый җылы сүзләр әйтеп, алар минем кулымны кысты. Белмим, нәрсәләр генә кичермәгәнмендер мин бу мизгелдә, әмма бер нәрсә хәтердә калган: гомерем булса, мин бу темага кире әйләнеп кайтачакмын әле...
Һәм менә әйләнеп кайттым. Язган икән.
Бу мәкалә түгел. Моны иҗади сурәт, ягъни портрет дип тамгалау урынлырак булыр иде кебек, һәрхәлдә, эш исемдә түгел, җисемдә. Язмаларның нигезендә алдарак телгә алган мәкалә ятса да, алар бөтенләй икенче, кабат чәчелгәч шытып чыккан сымак яңа.
Беренче бүлек
Икенче бүлек
Өченче бүлек
Дүртенче бүлек
Айдар Хәлим.