Айдар Хәлимнең персональ сайты

Шагыйрь һәм драматург, прозаик һәм публицист, җәмәгать эшлеклесе

Айдар Хәлимнең

персональ сәхифәсе

Үзем турыңда үзем

Мин әдәбиятка шагыйрь буларак килеп кердем, һәм гомер буе төп хезмәтем шагыйрьлек булды. Мин шигърияттә бихисап көч түктем. Язылган шигъри әсәрләремнең яртысы да әле милләткә билгеле түгелдер. Кара исәп белән исәпләгәндә, аларның тулаем исәбе кырык-илле мең юл тәшкил итәдер дип уйлыйм. Гомеремнең күп, төп һәм энергия ташып торган өлешен Казан мохитеннән читтә үткәргәнлектән, аннан, табигатемә хас булган турытукайлыгым аркасында, Казанның шигърият Парнасын биләп алып, анда сукбайларча мөдәррислек (остазлык, укытучылык) иткән берничә эстет аша шагыйрьлеккә лицензия ала һәм, шагыйрь буларак, милләт-күләм таныла алмадым. Кыскасы, хезмәтләрем даими дөнья күрә, укучылар тарафыннан таныла, әмма исемем бернинди фәнни, әдәби, кануни чыгыш-докладларда, мәкаләләрдә — гомумән, теге «мөдәррисләр» аша югарыдан төшкән исемлектә бөтенләй күренми иде...
Шуңа күрә мин шагыйрьлек өчен беркайчан да, беркайда да, беркем белән дә тартышмадым.
Бу халәт минем йөрәк тибешемне тигез һәм стабиль итеп саклады.
Мин моны үкенеп түгел, ниндидер микъдарда горурланып әйтәм.
«Үзем турында үзем» дигән баш астында язганда, соңгы чиккә кадәр туры һәм намуслы булырга кирәк. Монда үпкәчел кызлар кебек кыланып азаплану бөтенләй урынсыз.
Бәс, шулай булгач, инде алтмыш аша да атлагач, мин үзем турында нәрсә уйлыйм? Мин үзем турында татарның киләчәге булган һәм, һичшиксез, Тукай йолдызлыгыннан булган зур шагыйремен дип уйлыйм. Мин бүген татарның иң күп укыла торган шагыйре, прозаигы, публицисты һәм ихтирам ителә торган җәмәгать эшлеклесе... Минемчә, монда арттыру юк. Болай уйлаучылар, минем белүемчә, татар бар җирдә бихисап. Минем үземне болай итеп тануымнан миңа күңеллеме соң? Юк. Күңелсез, ай-һай моңсу миңа! Миңа иптәшкә үзем кебек тагын да бер-ике, өч-дүрт язучы кирәк булыр иде! Бирче, Аллаһ! Әмма шагыйрьнең, әдипнең киләчәге аның танылган булуы белән генә бәйләнмәгән. Күбрәк ул милләтнең үзенең булганлыгы һәм булуы белән бәйләнгән. Шуңа күрә, мин исән чагымда «тарихта үземне булдыру» түгел, анда милләтне булдыру өчен көрәштем һәм чамасыз күп кан һәм көч түктем. Милләт булсын! Бу — иң мөһиме. Милләт булса, без дә булырбыз, Алла-һы боерса. Милләт булмый икән, без була алмыйбыз. Без ул чакта беркемгә дә кирәкмибез.
Үземнең шигърияткә килүемне хәтерләсәк, мин шигъри корамаларны хәреф таный башлагач та яза башладым. Мин аларны кәгазьгә язып тормый идем, чөнки, үземә ул чакта тоелганча, шигъриятне яратмый идем. Әгәр берәр шигыремне кәгазьгә төшерсәм, аны, берәрсе күрә күрмәсен иде дип, кая куярга белмичә аптырап бетә идем. Аннан, шигырь язган көнне мин үземне гаепле санап, башкаларга күземне күтәреп карарга ояла идем. Гүя башкалар бүген шигырь язганымны беләләр һәм шуның өчен мине хөкемгә бирергә җыеналар кебек күренә иде... Аһ, балачак, балачак!..
Кайчак әдәбият буенча укытучыларым минем язган сочинениеләрне барлык сыйныфка үрнәк итеп укыйлар иде. Мин борын тишекләремә кадәр кызарынам, миңа моннан да зур җәза юк; мин аларның ни өчен шулай маташуларын аңламый идем.
Хәзер, уйлавымча, миндәге бу тойгы, бу хис, бу халәт Шигърият Иркәмнең үзе булган икән диеп уйлыйм.
Мин тумыштан һәм канымнан патриот идем. Сабый чагымда Таҗикстан якларындагы чик сакчысы — «йөз ыпшиун» тоткан Никита Карацупа һәм аның эте Индус белән хыяллана идем мин. Өченче сыйныфта булсам кирәк, аларга багышлап шигырь яздым. Ул әле булса минем исемдә:
Бер! Ике! Өч!
Биргән приказларга буйсынып без
Кулга автоматлар алырбыз.
Кулга автоматлар алырбыз да
Дошманнарны кырып салырбыз...

Әлбәттә, монда шигърият юк. Ләкин, зур дәрьялар чишмәләрдән башланган кебек, чын шигърияткә юл да шушындый тезмәләрдән башланган.
Илленче еллар башында минем хәбәрләрем һәм шигырьләрем үзебезнең туган Миякә районы газетасында чыга башлады. Шигырь язгач, минем аны чыгарасым килсә дә, редакциягә алып барып тапшырырга ояла идем. Мин ике ут арасында яна идем. Беренче тапкыр гонорар акчасының кәгазе мин яшәгән ятим балалар интернатына килгәч, без, төрле авыллардан җыелган утызлап малай: «Бу нәрсә икән?» — диеп аптырап беттек. Мин, киресенчә, минем шигырьләрне бастырып тараткан өчен үземнән түләтерләр, диеп куркып йөри идем. Мин гонорар дигән нәрсәне беркайчан да барып алмадым. Аларны, яңа шигырьләремне алып баргач, бухгалтериягә көчләп алып кереп, кесәмә сала торган булып киттеләр. Ул редакциягә «отчет өчен» кирәк булган икән.
Шул заманнардан тагын бер хатирә хәтердә калган.
Бер тапкыр редакциягә барып кергәч, аның коридорындагы йомшак линолеумга песи кебек кенә баскач, машинкаларын тукылдаткан арада туктап, ара-тирә сөйләшеп алган хатыннарны тыңлап тордым. Алар минем бүген генә чыккан «Начар эшләр Ишледә» дигән шигъри фельетоным турында көлешә-көлешә сөйләшә иде.
— Үзе язмагандыр ул аны,— диде берсе.— Шуны... шул малай актыгы яза ала диме? Бигрәк шома! Үзе тагын җырлап тора!..
— Икенче бер килгәндә, бүлмәгә алып кереп сорашырбыз әле,— диде икенчесе.— Үзе язадыр, нигә язмасын?
Тотып алып керерләр дигән куркуымнан мин редакция бинасыннан шым гына чыгып сыздым.
Менә мин дә, бу вакыйгага инде кырык алты-кырык җиде ел үткәч, шушы кечкенә язмамны: «Ышаныгыз, барлык язган нәрсәләремне үзем яздым һәм язачакмын»,— диеп тәмамлыйсым килә.


© Сайт 2009 елның 27 апрелендә теркәлде.
© Әхмәт Дусайлы студиясе.

Рейтинг@Mail.ru

 

Используются технологии uCoz